Wikibooks:Әкиятләр китабы

Әкиятләр китабы

Әкиятчегә

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.

Хәрәкәтләрнең, геройлар сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән: «Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар...», «Баралар, баралар... ниһаять, барып җитәләр...» һ. б.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Ләкин, шуны да искәртергә кирәк, әкиятләрне сайлаганда балаларның яшь аерымлыкларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тотарга кирәк. Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Баланың әкиятне тыңлаганда мәгънәсенә төшенүе, идея эчтәлеген дөрес аңлавы зарури.

Персонажларның характерларын, үз-үзләрен тотышларын, сюжеттагы төсмерләрне балалар тиз сизәләр. Игътибарлы балалар геройларның характерларына һәм алар кылган эшләргә дөрес бәя бирә беләләр. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Балалар иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәръяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк.

Әкиятнең балалар тарафыннан ничек кабул ителүе аның сөйләнү рәвешенә дә бәйле. Интонация, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны дөрес кулланып сөйләгән әкиятләрне балалар аеруча яратып тыңлыйлар. Сөй-ләмнең сәнгатьлелеге, эмоциональ байлыгы әкиятнең эчтәлеген аңларга да зур ярдәм итә. Бала вакыйгаларның чынлыгына ышана, әкият герое белән бергә шатлана яки борчыла, бу баланың эчке активлыгын — аның күңел көчләрен уңай якка юнәлтергә, аң һәм белем эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.

Балага әкиятне берничә тапкыр уку зарури. Беренче тапкыр укыганда кичерешләрне аңлау дөрес булмаска да мөмкин. Ул вакытта бала бары тик әкиятнең сюжетын гына истә калдыра, әкиятнең тәрбияви нечкәлекләренә игътибар итми.

Балалар игътибар белән тыңласын өчен, аларны алдан әзерләргә кирәк. Әкиятне нинди дә булса курчак исеменнән сөйләтергә мөмкин. Курчакның тышкы кыяфәте белән кызыксындыру әһәмиятле (өстәл театры курчаклары).

Халык иҗаты әсәрләре — балаларда хис тәрбияләү мәктәбе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, геройның уй-хисләрен аңлый белү, эмоциональ кабул итү тәрбияләүдә әкиятне сәхнәләштерү, иллюстрацияләр карау, әкият герое турында сөйләшүләр тәрбия процессында зур урын алырга тиеш. Мәсәлән: Абдулла Алишның «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар», «Бикбатыр һәм Биккуркак» әсәрләрен сәхнәләштереп тыңлау балаларга зур эмоциональ шатлык китерә.

Әкиятләр дөньясына рәхим итегез!

Шүрәле
(Габдулла Тукай әкияте)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр;
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап...(дәвамы)

Ил гизүче бака
(Всеволод Гаршин әкияте)

Яшәгән, ди, дөньяда бер бака-бакылдык. Ул сазлыкта чебен-черкиләр аулаган, үзенең дуслары белән бакылдаган.

Бервакыт шулай, кәкре агач ботагына ябышкан да җылы вак яңгыр астында коена икән.

— Их, бүген нинди яхшы, юеш һава! Дөньяда яшәве нинди рәхәт! — дигән бака. Тамчылар аның түшеннән, тәпиләреннән тәгәрәп төшәләр икән.

Кинәт һавада «фью-фью-фью» дигән канат тавышлары ишетелә. Бу шулай итеп үрдәкләр очуы икән. Ул арада үрдәкләр бака яши торган сазлыкка килеп төшәләр.

— Бак, бак! Әле очасы бик ерак. Тамак ялгап алырга , кирәк!— ди үрдәкләрнең берсе.

Аларны күргәч, бака, куркып, яшеренә. Бераз уйлап торгач, ул үзенең шардай күзле башын судан чыгара. Үрдәкләрнең кая очканын беләсе килә аның.

— Бак, бак, инде салкыная башлады бу як! Тизрәк көньякка очарга кирәк!—ди икенче үрдәк... (дәвамы)

Татар халык әкиятләре

барлык татар халык әкиятләре

Башка халыклар әкиятләре

барлык халыклар әкиятләре

Авторлар язган әкиятләр

барлык авторлар язган әкиятләр

Татарча әкиятләр тупланган башка сайтлар

Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар: