Ак бүре

(татар халык әкияте)


Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бер заман патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзенең шәһәренә кайттылар. Патша ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп хатынны эзләргә тотынды.

Хатынның югалганына тәмам бер ел булган вакытта, патшаның өлкән улы укудан, укуын бетереп, атасы янына кайтты һәм атасына әйтте:

– Инде, әти, мин укуның чигенә чыктым. Син инде миңа әнине эзләргә бер ел рөхсәт бир, – ди.

Атасы моңардан сорады:

– Рөхсәт иттем, сиңа ниләр бирим? – дип.

Атасыннан үзенә юлдашка бер йөз солдат алып, бер елга җитәрлек акча, азык-төлек алып, анасын эзләргә чыгып китте. Киткәннән киттеләр. Ай китеп, ел китеп, әйләнгән җирдә әйләнмә үсеп, тулганган җирдә кызыл тубылгылар үсеп, ташка тары үскәндә, бозга бодай үскәндә, аны шатыр-шотыр урып ятканда, болар барып җиттеләр бик куе бер урманның эченә. Шул урманның эче белән, беләк буе трубканың куышы белән барып яткан вакытта килеп җиттеләр бер суның буена – сахралык җиргә.

Шунда патшаның улы уйлады: «Без шунда берәр көн ял итеп, атларыбызны ашатып китәрбез», – диде. Иптәшләре, атларыннан төшеп, куышларын корып, шул ук сәгать су эзләргә киттеләр. Суны алып килеп, ашларын пешереп, ашап утырган чакта, патша улының чатырына бер Ак бүре килеп сәлам бирде һәм әйтте:

– Әй, ахмаклар, кем рөхсәте белән минем урманыма кереп, үләннәрне таптап йөрисез? Рөхсәт юк, хәзер чыгып китегез, – диде.

Патша улы:

– Син үзең кайдан килдең, шунда кит. Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтерермен, – диде.

Бу сүзләргә Ак бүренең ачуы килеп, һаман да боларга моннан чыгарга кушты һәм куды. Куган саен чыкмагач, Ак бүренең ачуы килеп боларга карап бер дога укып өргән иде, бар да тораташ булып каттылар.

Инде без килик патшаның үзенә. Биш айдан бирле улыннан хәбәр көтте. Алты ай көтте – улыннан һичбер хәбәр-хәтер юк. Бер елдан соң укый торган ике уртанчы улы укудан кайттылар. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, болар да аталарыннан рөхсәт сорадылар:

– Без дә әнине эзләргә чыгыйк, – диделәр. Патша боларга таба карап:

– Олы абзагызның киткәненә инде бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтере юк. Инде мин, сездән аерылып, берүзем нишләрмен? – диде.

Болар аталарының ай-ваена карамыйча, һәркөнне рөхсәт сорыйлар иде. Бер дә беркөнне боларның аталары, бик күп сорый торгач, боларга да бер елга рөхсәт бирде.

– Ләкин бер елдан артык йөрергә рөхсәт юк, – диде. һәм болар да, аталарыннан йөзәр атлы солдат алып, бер елга акча, азык-төлекләр алып, агай-эне, аталары белән саубуллашып, ике йөз дә ике кеше булып, юлга чыгып киттеләр; иртә киттеләр, кич киттеләр, арт итәкләре җирдән китте, төкерекләре билдән китте, ат өстенә ятып, агач мылтыклар атып, муеннары аладай булган чакта, битләре тургайдай булган чакта барып җиттеләр баягы урманның бер як читенә.

Боларга да бик яхшы су, үләнлек очрап, ял итәргә туктадылар. Нәм атларыннан төшеп, чатырларын корып, су эзләп алып килеп, аш пешереп ашарга утырган чакта, баягы Ак бүре килеп җитеп, баягыча:

– Кем рөхсәте белән килеп, бу чаклы солдат, атлар белән урмандагы үләннәрне таптап килеп кердегез? – диде. – Һич рөхсәт юк, – дип боларны да куа башлады.

Бу патшаның улы ике йөз атлы гаскәренә таянып, Бүредән алайрак ачуланып:

– Син үзең кайдан килдең, шунда кит, – диде.

Боларга яхшылык белән берничә әйткәннән соң, тыңламагач, Ак бүре баягыча бер әфсен укып өргән иде, болар да тораташ булып каттылар.

Инде без тагын патшаның үзенә килик. Иң өлкән улына ике ел, уртанчыларына бер ел булган чакта, төпчек улы мәдрәсәдән укудан кайтты. Кайтып керүгә, атасыннан исәнлек-саулык һәм абыйларын сорашып, хәбәр-хәтердән соң патша моңарга:

– Менә иң өлкән абыеңның китүенә ике ел, уртанчыларына бер ел булды, һичбер хәбәр-хәтерләре юк, – диде.

Моны ишеткәч, төпчек улы:

– Инде алар кайтмады, берәр хәл булгандыр. Миңа да рөхсәт бир дә, мин дә китим, – диде.

Патша:

– Мин синнән дә аерылгач, кемгә карап торырмын, югалганнар югала торсын, әмма сиңа һич рөхсәтем юк, – диде.

Бу атасына көн-төн ирек бирмичә сорый торгач, атасы моңа да рөхсәт бирсә дә бирде, бирмәсә дә бирде. Атасы моңа рөхсәт бирмәскә теләгәч, ул:

– Әти, мин сине гаскәр сорап, азык сорап борчымыйм бит, миңа бары бер елга, кая барсам да җитәрлек итеп, акча гына бир, – диде.

Моңа каршы атасы җитәрлек акча бирде.

Бер бик яхшы атка яхшы ияр салып, аллага тапшырып, юлга чыгып китте. Шул көннән соң, күп айлар, күп көннәр, сәгатьләр, күп минутлар киткәннән соң, әлеге абзалары яткан урманның читенә бу да ялгызы барып җитте. Бу да урманны үтәргә теләп бара торгач, юл буенда бер бик һәйбәт аланга очрады. Һәм: «Бик күп көннәрдән бирле мин атымны ял иттергәнем юк, тукта, монда бераз туктап ашатыйм», – дип, атыннан төшеп, бер зур тирәкнең ботагына атның башын югары күтәреп

бәйләп куйды. Муенындагы мылтыгын корып, үзенә ашарга берәр кош атып килә алмаммы икән дип, урманның эченә кереп китте. Бер ун адым гына киткән иде, баягы Ак бүре килеп очрады һәм әйтте:

– И егет, син монда нишләп йөрисең, кая барасың, кайдан килдең? Монда минем рөхсәтемнән башка үләннәрне таптау җитмәгән, тагы урмандагы кошларны атарга барасың, – диде.

Егет бүрегә:

– Әнә ул күренә торган кошны атып алып, үземә пешереп ашарга уйлаган идем. Бик арыдым, талдым. Бик ерак җирдән килдем. Инде алай булгач, синең рөхсәтеңнән башка мин монда бер эш тә эшләмим, кошыңны да атмыйм, атымны да ашатмыйм. Әнә күрәсең, атымның башын югары күтәреп бәйләп куйдым. Чыгам да китәм, – диде.

Бүре аңа каршы:

– Инде, егет, мин сине күрәм, үзең күркәм, сүзең ямьле, һичбер каршы килгән җирең юк. Алай булгач, мин сиңа урманымда йөрергә, атыңны ашатырга, кошларымны атарга рөхсәт иттем. Теләгәнеңне эшлә. Тик менә бу күренгән кошны атма. Әнә теге зур тирәкнең артында бер кош бар, тирәкнең башында утыра. Бар да шуның күкрәгенә төзәп ат. Бер атуда егылыр да төшәр. Аннан соң алып кайт та тазартып пешер. Аш ашарга мин дә килермен, – дип әйтте дә үз юлына китте.

Егет бүренең сүзен тыңлап, тирәккә якын барып, кошны күреп, күкрәгенә төзәп мылтыгының чакмасын сугып җибәргән иде, кошның нәкъ күкрәгенә барып тиде дә әйләнеп төште. Соңра егет, аты янына алып кайтып, арчып куйды. Үзенең чатырын корып, аш хәзерләп, атын үләнгә җибәреп, әлеге Ак бүрене көтеп калды. Моның чатыры янына искәрмәстән генә бер яктан бер яшь кенә егет килеп чыкты да моңа сәлам бирде. Егет тә, якты чырай белән каршы алып, хәзер булган ашны куеп, чатырга моны да ашарга чакырды. Кунак егет тә, сүзне тыңлап, чатырга кереп утырып, ашый башладылар. Карыннары бик ач булганга күрә, хәзерләнгән ашны тәмам ашап бетерә яздылар. Шул чакта келт итеп патша улының исенә Ак бүре төште һәм: «Аңа куярга инде ашым азайды; бетеп үк бара, килә калса, ни куярмын», – дип йөрәгенә курку төште.

Кунак егет моның уйлаганын күреп:

– И дустым, яхшы гына, күңелле генә утырган чакта, әллә ни күңелсезләнеп киттең. Нәрсә уйлыйсың, ник эчең поша? – дип сорагач, егет кош атуын, Ак бүренең очраганын, аның белән бергә ашарга вәгъдә куюларын – барын да аермачык иттереп баштанаяк сөйләп бирде:

– Хәзер шул Ак бүре килсә, ни ашатырмын икән дип уйлый башладым, – диде.

Кунак егет аңа каршы:

– Әй, егет, син аның өчен бер дә кайгырма. Ул бүре булып күренгән нәрсә мин идем. Минем җитмеш төрле һөнәрем бар, җитмеш төрле сурәткә керә алам, – диде.

Шуннан соң егетнең кайгысы бетеп, башка нәрсәләр шйлэрта тотынып, үзенең кая, ни өчен юлга чыгуын, анасы-ның югалуын, агаларының аны эзләргә китеп тә юлда югалып калуларын – барын да баштанаяк сөйләп бирде.

Аңа каршы Ак бүре:

– Йә, егет, син ул агаларыңны хәзерге көндә исән-сау дип уйлыйсыңмы? – – диде.

Егет аңа каршы:

– Мин, әлбәттә, аларны исәннәр дип уйлыйм. Чөнки алар бер бозык юлга, яман уй белән киткән кешеләр түгел, өч агам өчесе дә йөзәр атлы солдат белән һәм акча, азык белән чыгып киткәннәр, – диде.

Ак бүре моңа каршы:

– Соң син ул агаларыңны күрсәң таныр идеңме? Әйдә әле монда, мин сине бер җиргә алып барыйм, – дип, иң олы агасының тораташ булып каткан җиренә алып китте. Алып барып, өстенә күкле-яшелле мүк үсеп беткән таш янына китереп:

– Менә бу нәрсә, син таныйсыңмы? – дип күрсәтте. – Алай булгач, син белмәсәң; мин әйтим: менә бусы синең өлкән агаң, әнә ул янында яткан ташлар аның батыр солдатлары. Алар минем сүземә каршы килделәр дә, мин аларны менә бу сурәткә керттем, – диде.

Егет, бу ташларның агасы һәм гаскәрләре икәнен белгәч, күңеле нечкәреп елап җибәрде. Ак бүредән аларны яңадан әүвәлге кыяфәтләренә кайтаруын сорап ялына башлады.

Ак бүре егеткә:

– Ярый, мин синең сүзеңне тыңлап, аларны әүвәлге кыяфәтләренә кайтарам. Мәгәр синең бу агаң һәм гаскәрләре синең эшкә вә сиңа юлдаш булырга ярый торган кешеләр түгел. Терелгәч тә син аларны тиз генә шәһәрегезгә кайтарып җибәр, – диде.

Шуннан соң Ак бүре, тискәре якка карап, озын бер дога укып, ташларның өсләренә өргән иде, бар да сикереп торып, үзләренең иске кыяфәтләренә кереп, кайсы мылтыгын тота, кайсы атын иярли, кайсы тәмәке төрергә башладылар. Болар-ны күреп патша улы:

– И егетләр, тизрәк булыгыз. Без бик озак йоклаган икәнбез. Тизрәк үз юлыбызга китик, – дип кычкырган иде, бу ике егет килеп, сәлам биреп, бик һәйбәт ләп күрештеләр.

Патшаның өлкән улы, әлбәттә, моны танымады. Энесе, агасына үзенең кем булганын сөйләп:

– И агай, мин синең иң кечкенә энең булам. Сез мин укыган чакта әнине эзләргә дип киткәнсез һәм ничә еллардан бирле әти сезне көтсә дә, сезнең һичбер хәбәр булмагач, елый-елый күзсез калды. Инде мин дә сезнең арттан, әтидән рөхсәт сорап, әнине эзләргә дип чыктым. Бу урманга килеп, Ак бүрегә очрадым. Сез, аңарга карышып, үзегезне үзегез һәлак иткәнсез. Әмма мин, аның белән дуслашып, сорашып, сезнең монда икәнлегегезне белдем һәм аңардан сезне әүвәлге сурәтегезгә кайтаруын үтендем. Ул да, мине кызганып, сезне аякка торгызды. Инде сез сау-сәламәт көенчә кире өйгә кайтып китегез, – диде.

Бу сүзләрне ишетеп, агасы үз гаскәрләре белән бергә шәһәренә кайтып китте.

Соңра уртанчы агалары янына барып, ал арны да әүвәлге сурәтләренә кайтаруын Ак бүредән үтенде. Ак бүре тыңласа да, болардан һичберсен үзенә юлдаш итеп алырга ярамаганлыгын белдерде:

– Бик кирәк булса, үзең теләсәң, бары үзеңнән бер яшь зур агаңны гына алып калырсың. Башкалары синең эшкә ярамаслар, алар кайтып китсеннәр, – диде.

Баягы кебек бүре бер дога укып, боларны да тергезде һәм болары да, агасы кебек саубуллашып, шәһәрләренә кайтып киттеләр. Әмма егет үзеннән бер генә яшькә олы агасын үзенә юлдаш итеп алып калды.

Соңра бу егет, агасы һәм Ак бүре белән өчәүләп, чатырларына кайтып киттеләр. Чатырга кайтканнан соң бу егет Ак бүрегә:

– Йә инде, Ак бүре, мин юл кешесе, юл кешесенең юлда булуы яхшы. Син мине тотма. Урманыңнан чыгып китәргә рөхсәт бир, – диде.

Ак бүре аңарга каршы:

– Ярый, мин сезгә рөхсәт бирәм. Мәгәр мин сезне, бу урманнан чыгып киткәнче, үзем озатып җибәрим. Алайса бу урманда бик зур ерткыч җанварлар бар, алар сезгә зарар китерерләр дип куркам, – диде.

Соңра чатырларын бозып, атларына атланып, үз юлларына өчәүләп йөри бирделәр. Юлда барганда, Ак бүре егеткә:

– Йә, егет, син озак юл кешесе, мин белгәнем кадәр юлларыңны өйрәтим, бәлки минем әйткәннәрем сиңа файда булып төшәр. Менә бу минем урманым. Шул җирдән өч көн, өч төнлек юл. Шул минем урманымнан чыгып, өч көн, өч төн киткәннән соң, дию патшасының җиренә барып чыгарсыз. Ул дию җиреннән өч көн, өч төн барганнан соң, бер алтмыш колач юанлыгы алтын тирәккә очрарсыз. Ул алтын тирәкнең астында бер кечкенә генә күл булыр. Ул күлгә җиткәч, аның янына бер землянка казып, абзацны шул землянкада калдырырсың. Үзең тирәкнең бер ягына бер баз казып, үзеңне үзең күмәрсең, тик ике күзең генә калсын. Берничә сәгатьләр үткәннән соң, бу күлгә бер көтү елкылар килеп су эчәрләр. Алар менеп киткәч, бер сәгатьләрдән соң, күк күкрәтеп, җир дөбердәтеп, өермәләр өереп, алтмыш чакрымнан аяк тавышлары ишетелеп, бер алтмыш колачлы ала айгыр килер дә алтмыш колачлы алтын тирәкнең бер ягына ялын ышкый башлар. Ышкып арганнан соң, бик сусап, әлеге күлнең суын бөтенләй эчеп бетерер дә әлеге агачка килеп, икенче як ялын ышкырга тотыныр. Шул вакытта, күлдә су беткәнлектән, күлнең төбендә булган балыклар барысы да җыелышып калырлар, агаң шул арны үзенең базына ташып куйсын. Алар ашарга азык булыр. Айгыр озак ышкына торгач, әлеге алтмыш колачлы алтын тирәкне сындырыр. Аның шатыр-шотыр сынган тавышына син базыңнан сикереп чык та бик тизлек белән әлеге алтмыш колачлы ала айгырга атланырга тырыш. Атлана алмасаң, ялына ябышырга, ялына ябыша алмасаң, койрыгына ябышырга тырыш. Әгәр дә син аңарга эләгә алсаң, бәлки анаңны таба алырсың. Инде бер аңарга эләксәң, ул утка керсә – утка кер, суга керсә – суга кер, ябышкан җиреңнән кулыңны ычкындыра күрмә. Әгәр дә ычкындырсаң, шул вакыт һәлак булырсың. Шушы михнәтләргә түзә алсаң, анаңны табарсың, чыдамасаң анаңны таба алмассың, – диде. Егет:

– Инде мин, ни күрсәм дә чыдарга, анамның юлында корбан булырга җиттем, һәммәсенә түзәчәкмен, – диде.

Ак бүре аңа каршы:

– Ярый, егет, мин синең анаңны табуыңа да ышанамын. Анаңны табып, шәһәрегезгә кире кайтканда, минем яныма керми китә күрмә. Урманымның теләсә кай җирендә туктап, атыңны ял иттереп, үзең теләсә ни аша. Әмма миндә кунак булмыйча китәргә һичбер рөхсәтем юк. Инде бер килеп урманыма төшкәч, кайда туктасаң да, мин сине үзем табармын, – диде.

Егет, Ак бүре белән исәнләшеп, аның урманыннан чыгып китте.

Бүре әйткәнчә өч көн, өч төн барганнан соң, дию патшасының җиренә килеп кереп, әлеге әйтелгән алтын тирәкнең янына барып җиттеләр. Икәүләп, тиз генә күл буена берәр баз казып» җир өстендә күзләрен генә елтыратып калдырып, үзләрен күмеп куйдылар. Азмы-күпме ятканнан соң, бер көтү елкы килеп, бүре әйткәнчә су эчеп үлән ашарга менеп киттеләр. Бер сәгать үткәннән соң, зил-зилә куптарып, күкне күккә очырып, җирне җиргә орып, өермәләр өрдереп, алтмыш колачлы ала айгыр алтын тирәкнең төбенә килеп, ялын ышкып, су эчәргә төшеп, күлдәге бар суны эчеп бетереп янәдән икенче як ялын ышкырга тотынды. Шул заманда, бик каты ышкуга чыдый алмыйча, алтмыш колачлы алтын тирәк шартлап төбеннән сынды. Тиз заман егет, үзен-үзе баздан атып ташлап, ала айгырның ялына ябышты. Бик биек булганлыктан, өстенә менеп утыра алмады. Шул ук заман айгыр, ялына адәм заты ябышканын белеп, җилтерәтеп, бер җиргә, бер күккә, бер ташка орып алып китеп, җиттеләр ут тавына. Ала айгыр ут тавының янына туктап, егеткә:

– И егет, инде син миннән кулыңны ычкындыр. Мин хәзер бу ут тавының аргы ягына чыгачакмын. Аның аркылы чыккан вакытта синең һәммә җирең көеп, янып бетәр, – диде.

Егет аңа каршы:

– И айгыр, мин янган-көйгән җирдә син дә исән калмассың. Синнән кулымны ычкындырмыйм, – дип, кулын ычкындырмады.

Ала айгыр шул сәгать егетне өстерәп утка алып кереп китте. Ут эчендә егетне өч сәгатьләп бутап йөрткәннән соң, аргы ягына барып чыктылар. Егетнең тәннәре пеште, куырылды һәм бик әрнеде. Соңра егет артына әйләнеп караса, әлеге ут тавы беткән, бернәрсә дә калмаган. Егет үз-үзенә: «Бу атның сөйләгәне дөрес түгел икән, бу бер шәһәр генә икән», – дип, курыкмыйча, атның ялына тагын да катырак ябышып алды. Алтмыш колачлы ала айгыр егеткә янә:

– И егет, инде кулыңны миннән ычкындыр, – диде. Шулай итеп низаглашып, болар бер диңгезгә барып җиттеләр.

Ала айгыр:

– Инде, егет, кулыңны ычкындыр, син ут тавыннан котылсаң да бу диңгездән котыла алмассың. Авызыңа-борыныңа су тулып, шунда гарык булырсың, мин аның аръягына чыгачакмын, – диде.

Егет:

– Инде минем синнән аерыласым юк. Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын. Минем авызыма, борыныма су тулганда, синекенә дә тулар. Үлсәк, бергә үләрбез, – диде.

Ат, ачуланып китеп, егетне диңгезгә алып кереп китте.

Өч көн, өч төн йөзгәннән соң, диңгезнең аръягына чыктылар. Чыккан вакытта ат егетне үлсен дип, башын суга тигезеп, болгап чыгарды. Ләкин егеткә һичбер зарар килмәде.

Бераз коры җир белән барганнан соң, бер бик куе урманга җиттеләр. Бу урман аша чыпчык үтәрлек тә юл юк иде.

Алтмыш колачлы ала айгыр егеткә:

– Әнә күрәсең, нинди кара урман. Мин шул урманны ва-тып-җимереп аръягына чыгачакмын, инде син, исән вакытыңда, миннән кулыңны җибәр. Син аннан чыкканчы җибәрмәсәң, бары ялыма ябышып кулларың гына калыр. Башка һичбер җирең калмас, – диде.

Егет:

– Ычкындырасым юк, үлсәм үләрмен, һич ычкындырмыйм, мин ботарланган җирдә син дә коры калмассың, – дигәч, ала айгыр, ачуы килеп, егетне урманга алып кереп китте. Урманның куе агачлы бер җирендә егетне арлы-бирле агачларга сугып харап итмәкче булды. Әмма егеткә һичбер зарар килмәде.

Өч көн, өч төн үткәннән соң, мең мәшәкать белән, болар урманның аргы ягына барып чыктылар. Азмы-күпме киткәннәр иде, бер бик биек тау-таш араларына килеп җиттеләр.

Ала айгыр:

– Йә инде, хәзер кулыңны миннән ычкындыр, шул җирдә кал, – диде.

Әмма егет:

– Үлсәм үләрмен, һичбер ычкындырасым юк, – дигәч, ала айгыр ачуланып, моны бер тауга, бер ташка орып, өч көн, өч төн үткәчтән, бер ялан җиргә барып чыктылар. Ала айгыр:

– Инде, егет, син хәзер күп нәрсәләр күрдең. Бу сулар, утлар, таулар бар да дию патшалыгыннан адәм үтмәсен өчен эшләнгән эшләр иде. Инде афәттән котылдың, өстемә менеп утыр да, мин сине бара торган җиремә кадәр алып барыйм, – диде.

Шуннан соң ала айгыр, егетне атландырып, өч көн, өч төн барганнан соң, егеткә таба карап:

– И минем дустым, юлдашым, инде мин өстемнән бурычымны төшердем. Миңа моннан ары барырга рөхсәт юк. Син инде минем өстемнән төш тә бу ком тавының аръягына чыгарга тырыш. Ул ком тавының аръягында яман диюләр, усал арысланнар, аждаһалар яталар. Алар янына чыга алсаң, анаңны табарсың, – диде.

Егет моңарга күп рәхмәтләр укып, өстеннән төшеп, тау итәгендә калды. Алтмыш колачлы айгыр үз юлына китте.

Бу егет, шул сәгать азрак тамагын туйдырып, тауның өстенә чыгарга теләп тауга менә башлады. Бераз менгән иде, ком ишелеп янә түбән төште. Никадәр менәргә тырышса да, ком ишелеп, һичбер менә алмады. Бик арып-талып, күңеле тулып, анасы исенә тентеп, елап аптырап утырганда, һавадан бер кара болыт кисәге төшеп килгәнен күрде дә куркып китте. Карап торды, болыт һаман төшә дә төшә. Төшеп җитә башлагач, егет күрде – бер кош, пырылдап әйләнеп, моның янына килеп төште дә:

– И егет, әйдә минем өстемә менеп утыр. Мин сине бер җиргә алып китим, – диде.

Егет утырырга да, утырмаска да белмәде. «Утырсаң да һәлак итәр, утырмасаң да һәлак итәр», – дип шикләнеп, аллага тапшырып, менеп утырган иде, шул сәгать бу кош күз күреме һавага алып менеп китте. Егет һавага менгәннән соң курка башлагач, кош:

– И егет, син куркасыңмы? – дип сорады.

– Мин куркам, – диде. Кош моңа:

– И дустым, син мин барында курыкма. Син үзеңнең егетлегең аркасында әллә нинди куркынычлардан котылдың. Инде мин сине: «Ала айгыр белән бу ком тавына кадәр килгәндер дә, анда менә алмый торгандыр», – дип кызганып, сәмруг кош сурәтенә кереп килдем. Мин – күптәнге дустың Ак бүре. Мин сине хәзер Каф тавының башына илтеп куярмын, аннан ары барырга миңа рөхсәт юк. Үзең ничек булса да чыгарсың да анаңны табарсың, – диде. Шулай итеп, сәмруг кош егетне Каф тавы башына китерде дә: «Инде миңа монда озак торырга ярамый. Тизрәк үз юлыма китим. Сау бул, алла ак юл бирсен», – дип, саубуллашып, үз юлына очып кире китте.

Егет тау башында бик күп ат, адәм сөякләре күреп хәйран-вәйран булып торганнан соң, ике кулына ике ат сөяге алып, таяк итеп таянып, тауның бер ягына таба төшеп китте. Өч ай дигәндә тауның аргы ягына төшеп җитте. Бераз бара башлагач, бер көтү арыслан чыгып, бу егеткә ыргылдылар. Тәмам ашарга дигәндә генә, араларыннан берсе чыгып, боларга: «Ашамагыз!» – дигән кебек итеп, барын да егеттән куып җибәрде.

Шулай итеп, бу бәладән азмы-күпме котылып ятканда, янә бер кечкенәрәк кенә тауга очрады. Тауның башына менеп караса, ерактан бер ялтыраган нәрсә күреп: «Бу нәрсә икән?» – дип, шул ялтыраган нәрсәгә карап китте. Ялтыраган нәрсәнең янына килеп җитсә, дөнья зурлыгында эшләнгән бер бакыр сарай булып чыкты. Бакыр сарайның бер тәрәзәсеннән караса, ни күрсен: кырык бер кол кыз озын өстәлгә салып адәм итләре юып яталар иде. Бу егет шуларны күреп, күңеле нечкәреп, куркып: «Минем итемне дә шул кызлар бу өстәлгә салып юарлар, мин дә бу җирдә харап булырмын», – дип кычкырып елап җибәрде. Елый торгач: «Елауда файда булмас», – дип, егет гайрәткә килеп, батырланып ишек янына килеп сәлам бирде.

Шул минутта бер бик сылу, матур, кызыл битле, кара кашлы бер кыз ишекне ачып, егетнең сәламен алды:

– И егет, син адәми затмы, пәри затмы? – диде. Егет аңа каршы:

– Адәми затмын, – диде. Кыз егеткә:

– Ат килсә, тоягы көя, кош килсә, канаты көя торган җиргә син адәми зат булып ничек килеп җиттең? – диде.

Егет аңа каршы:

– Минем күп заманнардан бирле ашаганым юк, бик ач-мын, мине сарайга алып кереп, бераз ашарга бир, тамагым туйдыр, – диде.

Кыз моңа каршы:

– Алай булса, син бераз туктап тор. Минем абыстам адәми заттан – диюнең хатыны. Мин аңардан рөхсәт сорап чыгыйм. Ул ни әйтсә – мин шуны эшләрмен, – дип кереп китте. Кәм абыстасына барып: «И җаным-солтаным, ишек төбенә бер адәми зат килгән. «Кертеп бераз ашатыгыз», дип ялынадыр. Кертергә рөхсәт итәсезме? – дип сорады.

Абыстай:

– Адәми зат булса, керт, ашат, рөхсәт, – диде.

Кыз моны ишеткәч, ишеккә барып, егетне кертеп, абыстай янына алып килде. Егет сәлам биреп, абыстай белән күреште. Шуннан соң абыстай, бер урынга утырып, кызга ашарга китерергә кушты. Кыз шул заман төрле кош итләре куырып китереп егетне сый-хөрмәт итте. Егет ашаганнан соң, абыстай, аның янына килеп:

– И егет, син кайдагы кеше буласың, нинди җирдән? – дип сорады.

Егет әйтә:

– Мин фәлән җирнең патша ул ымын. Мин укуда вакытта анам югалган иде, мин, атамнан рөхсәт алып, анамны эзләргә дип чыгып китеп, бу җиргә килеп җиттем. Инде моннан соң кая барасымны үзем дә белмим, – диде.

Абыстай аңа каршы:

– Инде, егет, ерак җирләрдән үк михнәтләр күреп килгән икәнсең. Әгәр дә анаңны табып кайта алсаң, минем сараема кереп кунак булмый китмә. Бу сарайның иясе җиде башлы дию тугыз айлык юлга китте. Әгәр дә тиз көннән кайта калсаң, һич курыкма, минем сараема сугылмый китмә, – диде.

Егет тә керергә вәгъдә кылды. Абыстай янә:

– Мин синең коры сүзеңә ышанмыйм. Син анаңны тапкан шатлыгыннан мине онытырсың. Син онытмасаң шуны онытмассың – менә мин сиңа шул үзеңә ишек ачкан кызны никахлап бирим дә, ул монда калсын. Син дә аны исеңә төшереп, минем яныма керерсең, – диде.

Егет, шуңа риза булып, агасы исенә килеп төште дә:

– Мин монда рәхәттә ятам, минем агамның ашый торган ризыгы бетеп, аптырап ята торгандыр. Инде мин бара торган җиремә барып җитим, – дип, абыстайдан рөхсәт сорап, юлга азыклар алып, бикәче белән саубуллашып, юлга чыгып китте.

Бу бакыр сарай буйлап өч көн, өч төн барганнан соң, бер көмеш сарайга килеп чыкты. Көмеш сарайның тәрәзәсеннән караган иде: баягы кебек, кырык бер кол кызларның өстәлләргә салып адәм итләре юып торганнарын күрде. «Минем дә итләремне шул өстәлләр өстенә салып, шул кызлар юарлар микән?» – дип куркып китте.

Янә гайрәткә килеп, ишеккә барып сәлам бирде. Баягыдан да матур бер кыз чыгып, моның сәламен алып:

– Адәми затмы син, пәри затмы син? – дип сорады.

– И кардәш, адәми затмын. Бик күптәннән бирле юлда йөреп, ачыгып киттем. Кертеп бераз ашатсана, – диде.

Кыз моңа каршы:

– Минем өлкән абыстам бар. Аңардан кереп сорыйм, – дип кереп китте. Кәм абыстасына барып: «Юлдан арып бер адәми зат килгән, кертеп бераз ашатырга сорыйдыр», – диде. Кыз да, абыстасының сүзен тыңлап, егетне кертеп, баягы кебек хәл-әхвәл сорашып, егет боларга анасын эзләргә чыкканын, патша баласы икәнен сөйләгәч:

– Бик яхшы, – дип сыйлап, – кайтканда курыкмый-нит-ми минем сараема кер, керми китмә, – диде. Абыстай: «Син болай гына онытырсың. Менә мин үзеңә каршы чыккан кызны никахлап бирим, аны исеңә төшереп керерсең», – диде. Абыстай кызны никахлап бирде.

Егет янә өченче кич кунганда, агасы исенә төшеп: «Бу җирдә озак торырга ярамас», – дип, яңа кәләше белән саубуллашып, үз юлына китте.

Көмеш сарай буйлап өч көн, өч төн үткәннән соң, күрде – бер бик зур алтын сарай янына бик зур вә матур итеп бакчалар корылган. Егет бераз каранып, хәйран булып торды һәм алтын сарайның тәрәзәсеннән килеп караса, баягы кебек кырык бер кол кызларның өстәлгә салып адәм ите юганнарын күрде. Баягы кебек янә ишеккә барып сәлам биргән иде, баягыдан сылу, бер бите ай, бер бите кояш кебек бик матур кыз килеп моның сәламен алды һәм:

– Адәми затмы, пәри затмы? – дип сорады.

Егет, кызның матурлыгына хәйран калып, бераз карап-ка-рап торды да, исенә килгәч, адәми зат икәнен белдерткәч, бу кыз да абыстайдан рөхсәт сорап, бу егетне сарайга, туры абыс-тасы янына алып керде.

Абыстай белән күрешеп, күрсәткән урынына утырып, китергән кош итләрен ашап, китергән эчемлекләрне эчкәч, егет абыстайга карап:

– И абыстай, син кайсы шәһәрдән буласың? – дип сорады.

Абыстай моңа:

– Мин фәлән патшаның хатыны, фәлән шәһәрдән идем, мине урлап шушы дию бу җиргә алып килде. Инде минем югалганыма фәләнчә ел булды. Минем дүрт улым бар иде. Инде алар үсеп, синең кадәр була торганнардыр, – диде.

Егет аңа каршы:

– Соң улларыңнан берсе синең яныңа килсә, син аны таныр идеңме? – диде.

– Әлбәттә таныр идем, кеше үз баласын танымыймы, – диде.

– Соң алай булгач, мин кем булам? – диде.

Абыстай:

– Белмим, – диде.

Егет:

– Алай булса мин синең улың булам. Мин фәләнчә айлардан бирле сине эзләп монда килеп җиттем. Аллага шөкер, синең нурлы йөзеңне күрдем, – дип, муенына барып асылынды. Сорашып, шатлыктан елаштылар.

Атасының исәнлеген, ике агасының юлдан кайтып киткәнлеген, үзеннән бер генә яшь олы абзасының күл буенда базда калганын – барын да аермачык сөйләп бирде. Сүзләр тәмам булгач, абыстай улын алып чыгып, бер сарайның ишеге төбенә алып килде дә, сарайның ишеген ачып, алдан улын кертеп җибәрде. Сарай ачылгач, егет сарайның уртасында биш йөз пот авырлыгында бер шар күрде. Анасы шул шарны егеткә алып чыгарга кушты. Егет шарны алып чыгыйм дип, барып тотынып караган иде, урыныннан да кузгата алмады. Шуннан соң анасы улына:

– Синең кавырсының да катмаган икән. Диюебез унике айлык юлга киткән иде. Киткәненә инде ике ай булды. Тагын ун айсыз кайтмаячак. Ул дөньяда адәм итләре ашап кинәнә, өйгә дә алып кайтадыр. Диюнең шундый бер җимеш бакчасы, бер күле бар. Шул алмагачның алмасын ашап, күленнән су эчкән кеше дөнья йөзендә беренче батыр булачак. Син өч ай иркенләп шул алмагачтан алма ашап, күленнән су эч. Шуннан соң мин сине яңадан, теге шарны күтәртеп, сынап карармын. Бу көйгә син батыр түгел әле. Сиңа ышанып юлга чыгарга ярамый, – диде.

Егет анасының сүзен тыңлап, өч ай шунда ашап-эчеп ятканнан соң, янәдән килеп кергәч, анасы моңа шарны яңадан күтәреп карарга кушты һәм диде:

– Диюнең һөнәре шул иде, буш вакытларында шул шарны алып чыгып, менә шул биек тауның башына ыргытып җибәреп, шар төшкән чагында яңадан бер кулы белән тотып алып, һавага ыргытып җибәрә иде.

Егет анасыннан ишеткән сүзләргә гарьләнеп, шарны ачу белән алып, тау башына ыргытып җибәреп, тәгәрәп төшкәндә тотып алыйм дигәндә генә, шарны тота алмыйча, шар егетне бәреп егып, тагын да үз юлына китеп, тау итәгенә барып төште.

Анасы бу хәлне күреп:

– Балакаем, инде кавырсының яңа гына ката башлаган икән, тагын берничә айлар ирек алсаң, үзеңә бераз көч керер, – диде.

Егет, яңадан алма ашап, бакчада тора башлады. Егет шунда ай ярым торганнан соң, анасы:

– И балакаем, инде тагын бер сынап карыйм, вакытлар кыскарып бара, – дип егеткә яңадан шарны ыргытырга кушты. Егет, анасының сүзен тыңлап, әлеге шарны ыргытып җибәреп, шар төшкән вакытта бер кулы белән генә тотып, яңадан биек тауның башына сыңар кулы белән ыргытып җибәрде. Икенче кат тагын тотып алып, ыргытып җибәрде.

Шулай итеп уйнаганнан соң анасы улына:

– Инде хәзер көчең диюнеке белән тигезләнде. Дию аңсыз-дан кайтып керсә дә, көрәшерлек көчең бар, – диде.

Анасы улын җитәкләп өйгә алып кереп:

– Йә инде, улым, җитәр, кыз куеныннан чык, аңсыздан дию кайтып керсә яисә туганнарыннан берсе килсә, харап булырбыз, – диде.

Шуннан соң анасы, тагын бер сарайга алып барып, ишеген ачып, икәүләшеп һавада очып йөри торган бер зур иске машинаны алып чыгып, ватылган җирләрен төзәтеп, тузаннарын кагып, юлга китәргә әзерләп куйдылар. Кереп, ашап-эчеп туйганнан соң, сарайдан кырык бер кызны да, кәләшен дә үзләре янына утыртып, югарыга күтәрелеп киттеләр.

Киткән чакта егетнең анасы бер әфсен укып, алтын сарайларны һәм бакчаларны юк итеп, бер алтын күкәй итеп йомарлап, кесәсенә салды. Алтын сарайларның, бакчаларның беленмәслек булып бәгъзе урыннары гына калды. Шул машина белән иртәдән кичкә хәтле генә очканнар иде, килгәндә очып кунак булып киткән көмеш сарайның уртасына килеп җиттеләр. Егет, анасына карап:

– Әни, без бераз монда туктыйк әле. Син машинаның рулен бор. Монда минем тагын бер кәләшем бар. Аны да алып чыгабыз, – диде.

Анасы егетне тыңлап, машинаны борып, көмеш сарайга килеп төштеләр. Анда боларны бик тансыклап көтеп торалар иде. Каршы алып, ашап-эчеп, ял итеп, кунак булып бу сарайны, алтын сарайлар кебек, көмеш йомырка ясап, кесәләренә салып, эчендәге кырык бер кол кызны һәм үзенең хатынын алып, тагын алга таба очып киттеләр.

Шунда чак кына очып барганнар иде, бакыр сарай турысына килеп җиттеләр. Бу чакта бакыр сарайның диюе кайткан иде. Болар килеп төшкәннән соң, каршы һичкем чыгып алмады. Анасы егеткә карап:

– Улым, без моннан китик. Күрәсең, монда безне каршы чыгып алучы юк. Боларның диюләре кайткандыр. Әгәр дә кереп китсәң, ул вакыт безгә зыян китерерләр, – диде.

Егет, анасына карап:

– Әни, монда кермичә китәргә һич ярамый. Монда минем өченче хатыным бар. Шулкадәр алмалар ашап, сулар эчеп, инде бу диюдән куркып торыр хәл юк, – дип, машинадан төшеп, бакыр сарайның ишегеннән кереп китте.

Ни күзе белән күрсен, моны диюнең хатыны һәм кол кызлары үкереп елап каршы алдылар һәм егеткә:

– Бәхетебез юк икән, диюебез кайтты. Җир астында, фәлән сарайда йоклап ята. Тора калса, сине дә, безне дә үтерер, – диделәр.

Егет үзенең хатынына карап:

– Кайсы подвалда йоклый? – дип сорап, подвалның ишеген ачып кереп китте.

Керсә, ни күрсен, тугыз башын тугыз якка салып, бернәрсә белмичә, җәйрәп йоклап ята. Керүгә, алмаз кылычын чыгарып, бер башын кисеп төшерим дигәндә исенә килеп: «Тукта әле, йоклаган кешене кем дә үтерә. Мин моны уятыйм да көчемне сынап, сугышып карыйм. Үлсәм, хак үлем булыр», – дип, диюнең баш очына килеп бераз утырды. Дию һаман уянмады.

Соңра сарайга кереп, диюңең хатынына:

– Бар, диюегезне уят. Мин аның белән көрәшеп, сугышып, көчемне сынап карар идем, – диде.

Диюнең хатыны:

– Адәми зат килгәндә, аны уята торган бер без бар. Син шул безне ал да, табан астына кертеп бетереп бута. Шуны сизеп, ул уяныр. Уянгач та сиңа тәмле сүзләр сөйли башлар. Әмма син, аның алай йомшак сөйләвенә карап, алданма. Ул бик хәйләкәр. Йомшак торган саен, син каты тор. Юкса, ул алдар. Кара, алданырга тырышма! – диде.

Егет безне алып диюнең бер табанына тыгып бутаган иде, дию бернәрсә дә сизмәде. Икенче табанына ныграк тыгып бутаган иде, дию сизеп уянды да, хатынына кычкырып:

– Кая, адәми зат килгән икән. Нигә кунак итмисез? – диде.

Егет аңа каршы:

– Мин ач түгелмен. Мин бары синең каныңа сусап кына килдем. Кая, тор, әйдә чыгып алышыйк, – диде.

Дию, егетнең бу сүзләренә гарьләнеп, урыныннан сикереп торып шул ук сәгать мәйданга чыгып, алышырга тотындылар. Шулкадәр алыштылар – тигез – түмгәккә, түмгәкле җирләр карашакка әйләнеп беттеләр. Озак алыша торганнан соң, егет диюне күтәреп алып ыргытып җибәргән иде, дию килеп тезенә кадәр җиргә батты. Диюнең ачуы килеп сикереп торып, егетне тотып җиргә күтәреп бәргән иде, бил кадәр җиргә батты. Соңра егетнең ачуы килеп:

– Юк, бездә алай бәрмиләр, менә болай бәрәләр, – дип, диюне күтәреп алып җиргә бәргән иде, бил кадәр җиргә батты.

Шулай нихәтле алышсалар да, берсен-берсе җиңә алмады. Соңра дию:

– И егет, инде берникадәр алыштык, бер-беребезне җиңә алмадык. Мин бик ачыктым, бераз ашап чыгыйм, – диде.

Егет диюгә:

– Оятсыз, үзең генә ашарга оят түгелме? Мин дә арыдым, хәлем бетте. Мине дә алып кер, – диде.

Дию, риза булып, егетне дә өйгә алып керде.

Диюнең өендә ике өстәл бар иде. Берсенә үзе генә утырып ашыйдыр иде. Икенчесенә килгән кунакларын утыртадыр иде. Дию хатыныннан ашарга аш, эчәргә су сорады. Диюнең ике төрле суы бар иде – берсе хәл кертә торган, икенчесе хәл китәрә торган. Диюнең хатыны, эшне аңлап, диюгә хәл китәрә торган суны, егеткә хәл кертә торган суны салып биргән иде, дию эчүгә бөгелеп төште. Шул ук сәгать дию эшне сизеп, хатынына карап:

– Сез мине бүген харап итәсез икән, – диде.

Үтерергә теләсә дә, егеттән куркып, хатынын үтерергә кыймады.

Соңра дию белән егет, сахрага чыгып, тагын алыша башладылар. Егет диюне күтәреп бер ыргытып бәргән иде, дию башларына кадәр җиргә батты. Шул вакыт егет, алмаз кылычын чыгарып, диюнең тугыз башын тугыз җиргә кисеп ташлады да үзе сарайга керде. Хатын һәм кызлар, бу хәлне күреп, егеткә күп рәхмәтләр укып:

– Бу көнне дә күрәсебез бар икән, – дип, бик шатландылар.

Соңра егет:

– Әйдәгез инде моннан китик, – диде. Аңа каршы хатыны:

– Тукта, монда тагын безнең кардәшләребез бар, аларны коткарыйк, – диде.

Егеткә ачкычларны биреп, сарайларны тикшерергә киттеләр. Бер сарайны ачып җибәргәннәр иде, күрделәр: сарай тулы картлар икән. Бу картлар диюнең гадәтен белеп: «Симезебезне тотып ашар инде», – дип, куркытып кача башладылар. Егет боларның курыкканын күреп:

– И картлар, сез миннән курыкмагыз. Мин дә сезнең кебек адәми затмын. Мин сезне диюнең кулыннан коткарам. Әйдәгез, чыгыгыз! – диде.

Соңра тагын бер сарайны барып ачкан иде, анда карчыклар яталар икән. Алар да куркышын: «Монысы симез, монысы симез», – дип, берсен-берсе күрсәтә башладылар.

Ал арга егет:

– Курыкмагыз, әйдәгез чыгыгыз, мин сезне коткарам, – диде.

Аннан соң бакыр сарайның картлысында янә бер зур сарай бар иде.

Хатын егеткә:

– Инде, егет, диюнең үләксәсен шул сарайга илтеп куйыйк. Ул сарай диюнең тегермәне иде. Ул, шул тегермәндә әлегә хәтле ничә меңнәрчә адәмнәрне тарттырып, азык итеп ашады. Хәзер инде үзе җәзасын күрсен, – диде.

Егет күтәреп киткәннән соң хатын тегермәнне кузгатып җибәргән иде, бераздан соң өстәлләргә кырык табак белән тулы төялгән итләр, ашарга яраклы булып, суганы, борычы сибелеп килеп тезелделәр. Хатын, тегермәнне туктатып:

– Менә инде күрәсез, бу дию ничә еллардан бирле никадәр кешенең башына җитте. Ул болай булыр дип гомерендә бер мәртәбә уйлаганы юк иде, – дип, сарайга кереп ашарга утырдылар. Ашап туйганнан соң егет, үзенең кош ата торган мылтыгын алып, ерак та түгел бер куе урманга кошлар атарга дип, ауга китте. Ләкин егетнең киткәнен берсе дә сизми калдылар.

Егетнең анасы:

– Монда инде бик озак тордык, – дип, тизрәк ашыктырып, кызларны утыртып, машина белән югары күтәрелеп киттеләр. Өч хатыннан берсе дә егетнең кайда калганын белмәделәр.

Бу сарайда берәү дә калмады. Ике көн киткәннән соң һава көймәсен тикшереп карасалар, күрәләр, егет көймәдә юк. Болар кире кайтырлар иде, диюнең нәселеннән берсе очрап һәлак итәр дип куркып, алга таба йөрделәр дә, бер зур шәһәргә җиткәнче берничә чакрым җиргә туктап, алтын вә көмеш; сарайларын җәеп, егетне шул җирдә көтеп калдылар.

Егет бу урманда бераз йөреп, төрле кошлар атып, кесә һәм кәләпүшләренә җиләкләр җыеп кайткач, «хатыннарыма булыр» дип шатланып бакыр сарайга барып керсә, ни күзе белән күрсен, бакыр сарайның эчендә һичкем калмаган.

Ашыйсы килеп, бүлмәләрне карап йөргән чакта, бер кечкенә генә бүлмәгә туры килде. Аның уртасында бер кечкенә генә өстәл торадыр иде. Аның өстендә зәңгәр күк сыман бер әйбер белән бер генә карыш буйлыгында чыбык ятадыр иде. Егет, барып, аптырап чыбыкны кулга алып: «Бу ни эшкә ярый икән?» – дип, күккә бәреп караган иде, моның каршысына бер гыйфрит килеп:

– Ни кушасыз? – диде.

Егет шул ук вакыт, чыбык белән күктә хикмәт барын сизеп, гыйфриткә карап:

– Минем аналарым моннан киткәннәр икән. Мин берүзем калганмын. Инде мине күпме вакытта аналарым артыннан илтеп җиткерерсең? – диюенә каршы, гыйфрит:

– Өч көндә илтеп җиткерермен, – диде.

Егет, моны озаксынып, чыбык белән күккә яңадан суккан иде, гыйфритнең икенчесе, моннан шәбрәге килеп чыкты да:

– Ни боерасыз? – диде. Егет моңа да:

– Минем аналарым артыннан күпмедә илтеп җиткерерсең? – диде.

Гыйфрит аңарга:

– Бер көндә, – дигән иде, егет тагын озаксынып бер сукты.

Өченче гыйфрит килеп:

– Ике сәгать эчендә җиткерермен, – диде.

Егет, шатланып, моның өстенә менеп утырды да, егетне шул вакыт китереп җиткерде. Егет:

– Менә инде мин туры сарайга барып керсәм, килешмәс.

Алар мине кызык иттеләр, тукта мин дә ал арны кызык итим, дип: «Инде син мине туры сарайга илтмә, шәһәрнең читенә илт», – диде.

Гыйфрит, егетнең сүзен тыңлап, шәһәрнең читенә илтеп ташлады да үзе шунда ук юк та булды.

Егет шуннан җәяүләп шәһәргә кереп китте дә бер картның артыннан барып җитте.

– Карт кая барыр икән? – дип, артыннан сынап карады. Карт бер өйгә барып керде. Егет тә аның артыннан керде.

Карт кергәч тә бер шешә эчемлек алып эчте дә чыгып китте. Картның артыннан күрә-күрә егет тә китте. Карт, тагын каранып, калган акчасын алып, яңадан кереп эчеп чыкты. Соңра бер өйгә барып керде. Аның артыннан егет барып керсә, күрде: карт бер итекче икән. Егет картка карап:

– И бабай, син бер яхшы итекче икәнсең. Моннан соң син болай хезмәт итеп тереклек итмәссең. Тик минем бер сүзем бар. Шуны эшләсәң, мин сиңа бер мең тәңкә акча бирермен, – диде.

Карт:

– Кулымнан килерлек булса, мөмкин, – диде.

– Беләсеңме, шәһәрнең читендә ике сарай бар. Шунда минем күреп гашыйк булган бер кызым бар. Син шуңарга яучы бул, – диде. Карт, егетнең сүзен тыңлап, шәһәрнең читенә чыгып сарайга туры китте. Кыз да, бүген үзенә бер кеше киләсен төшендә күреп, сизеп торадыр иде. Шул арада сарайга килә торган картны күреп, аны каршы чыгып алып керде. Карт та егет әйткән кыз шул булырга кирәк дип:

– И кызым, миндә бер кунак егете бар. Ул сине күреп гашыйк булган һәм мине сезгә яучыга дип җибәрде. Инде сез ни дип әйтәсез? – диде.

Кыз картка:

– Ярый. Тик минем калымым бик зур бит. Адәм кулыннан килә торган эш түгел. Әгәр дә булдыра алса, мин аныкы, ул минеке, – диде. – Калымым шул: бер ефәк күлмәк. Аның һич җөе булмасын, өстемә таман гына да булсын. Нечкәлектә бармактагы балдактан үтәрдәй булсын. Кечкенәлектә йомарлагач учка сыярлык булсын. Тагын бер калуш. Аның һичбер кадагы булмасын. Аягыма тап-таман булсын, – диде. һәм үз-үзенә: «Әгәр дә боларны эшли алса, ул минем ирем булыр», – дип уйлады.

Карт:

– Бик яхшы, – дип, кайтып егеткә әйтте. Егет картка:

– Ярый, син шунда торып тор, мин барып алып килим, – дип, сахрага, эт тавышы ишетелмәслек җиргә китеп, кесәсеннән тылсымлы таякны алып күккә бәргән иде, бер гыйфрит килеп җитте.

– И хәзрәт, ни боерасыз? – диде. Егет тә гыйфриткә:

– Әлеге күлмәк белән калушны ничә сәгатьтә табып китерерсең? – диде.

Гыйфрит:

– Өч сәгатьтә табып китерермен, – диде.

Өч сәгать көтүе озак булыр дип, егет икенче кат суккан иде, икенче гыйфрит килеп:

– Бер сәгатьтә табып китерермен, – диде. Егет моңа да разый булмаенча, өченчесен чакырган иде, анысы:

– Ярты сәгатьтә китереп алдыңа куярмын, – диде.

Егет:

– Мин урынымда көтеп торырмын, – дип, гыйфритне эзләргә җибәрде. Гыйфрит урыныннан торып, алтын сарайга кереп, кызның янына килеп, буен-иңен үлчәп, кушылган буенча табып китерде. Егет шул заманда чокырда көтеп утырганда, гыйфрит килеп егеткә күрсәтте. Егет карап, бик ошатып, бик күп рәхмәтләр укып, күлмәк белән калушны алып кайтып, картка китереп тоттырды.

Карт алып, сарайга илтеп, кызга китереп бирде. Кыз алып киеп, үлчәп караган иде, үзе әйткәнчә тап-таман булып чыккан. Бик яратып: «Бу эшләр дию мәмләкәтендә булмаган бер кеше эшли ала торган түгел, шул минем киявем икән, дип, кичкә килсен», – дип, картка вәгъдә биреп җибәрде.

Кич булгач, егет карт белән икәүләп сарайга килеп керделәр. Боларны кол кызлар, аңасы чыгып каршы алдылар. Егет күреп, анасы белән күрешеп, танышып, бик куанышып, шул минутта ашап-эчеп, алтын-көмеш сарайларны бер йомырка ясап кесәгә салып, үзләре шарларына утырып, картка бирәсе акчасын биреп, анасы киленнәренә:

– Инде улым һәркемнән алда менеп утырсын, – дип, әмер бирде. Нәм егетне алдан утыртып, барысы бергә очып киттеләр.

Бераз көннәр яланда очып килгәннәр иде, агасының калган чокырына килеп җиттеләр. Агасы боларның килгәнен күрде, тик кем килгәнен генә белмәде. Болар килеп төшкәннән соң, агасы боларны каршы алып, сөйләшеп, шул ук вакыт аны да шул шарга утыртып шәһәрләренә таба кузгалып киттеләр.

Тагын бераз килгәннән соң, Ак бүренең урманына килеп җиттеләр дә бер бик әйбәт аланга килеп төштеләр. Болар шардан төшеп ашап-эчеп утырганда, Ак бүре боларның килгәннәрен белеп, ул да болар янына килеп җитте. Бик матур егет сурәтенә кэрсл, болар белән килеп күрешкән иде, бөтен кызларның күзләре ут шикелле янып, аңардан күзләрен алмадылар. Шуннан со>; егет, моның Ак бүре икәнен белеп, танышып-күре-шеп, бик ныклап сыйлап, эчереп, Ак бүрегә карап:

– И, дустым Ак бүре, менә сиңа сүзем шулдыр: (өч кызны күрсәтеп) менә болар минем хатыннарым, (янә өчне күрсәтеп) боларын агаларыма багышладым. Шул алтыдан калганнарын-нан үзегезгә ошаган берсен сайлап алыгыз, – диде.

Бүре сайлап алганнан соң, кыз да:

– Бигрәк матур егеткә туры килдем, – дип шатланды, н-Соңра болар саубуллашып янә үзләренең шәһәрләренә очып

киттеләр. Ничә көннәр очып киткәннән соң, бер зур шәһәргә туры килеп, көмеш сарайның хуҗасы – унике башлы диюнең хатыны:

– Минем шәһәрем, – дип, егеткә күп рәхмәтләр укып, үз шәһәренә төшеп калды. Бу хатын шул шәһәрнең патша хатыны иде. Кайтып керүгә, үз патшасы белән күрешеп, бик шатланып үз йортларында тора башладылар.

Янә аз гына очып барганнар иде, тагын бер зур шәһәрнең турына килеп җиттеләр. Тугыз башлы диюнең хатыны бу шәһәрне:

– Бу минем шәһәрем, – дип, егеттән рөхсәт сорап, күп рәхмәтләр укып, төшеп калды. Егет шулай үзенең хатыннарыннан һәм агаларына атаган кызлардан башкасын, үзләренең теләүләре буенча, барысын да азат итеп, бу шәһәрдә калдырды.

Бу шәһәрдән озак бармадылар, үзләренең шәһәрләренә кайтып җиттеләр. Шәһәргә биш: чакрым кадәр калганда, көн кич булгач, инде иртә белән керербез дип, шунда туктап калдылар. Егетнең анасы кесәсенә йомырка ясап салган сарайларны, бакчаларны чыгарып, нәкъ дию шәһәрендәге кебек итеп корды. Хатынның ике улы, үзләренең бүлмәләренә хатыннарын алып кереп, ятып йокладылар.

Шуннан соң егетләрнең анасы тышка чыгып, диюдән алып кайткан балдагын бармагыннан алып, сызгырып җибәргән иде, – җирдәге чүпкә сан бар, гыйфриткә сан юк, – шулкадәр күп гыйфритләр килеп моның катына җыелдылар.

– Ләббәйкә, хәзрәт, ни боерасыз? – диделәр. Хатын боларга:

– Менә бу сарайдан шәһәргә хәтле таң атканчы бер алтын күпер эшләгез. Ул алтын күпернең ике ягыннан ике елга – берсе анда, берсе монда агып торсын. Ул елгалар өстендә күз

күрмәгән, колак ишетмәгән үрдәкләр, казлар йөзеп, бакылдашып, каңгылдашып торсыннар. Елганың ике читендә алмагачлар үсеп торсын. Алмалары пешеп, суга өзелеп төшеп торсын. Аны йөзеп йөри торган кошлар ашап торсын. Ул күпернең өстендә җигүле бер тройка ат булсын. Арбасының көпчәкләре алтыннан булсын. Өстенә утырган чакта селкенерлек булмасын. Ул атларның дилбегәләрен тотучы кеше куркырлык – чуеннан да кара, бер зур мыеклы гыйфрит булсын. Шуларны таң атканчы тәмам итегез, – диде дә үзе йокларга ятты.

Хатын берничә сәгатьләр генә яткан иде, гыйфритләр килеп моның ишеген кактылар. Чыгып караган иде, бар да үзе дигәнчә тәмам булган. Соңра, гыйфритләрне үз юлларына җибәреп, бераз торган иде, таң да атты.

Таң атып яктыргач, патша, урыныннан торып, ишектән чыккан иде, ишек төбеннән сузылып киткән күперне күреп:

– Ах, харап булганбыз икән – ишек төбенә кадәр су баскан, – дип, йөгереп кереп китте дә, вәзирләренә: «Әйдәгез, тизрәк чыгыгыз», – диде.

Вәзирләр чыгып карасалар:

– И падишаһым, ялгышкансыз. Бу – су түгел. Озакламый бер хәбәр булыр. Йә хатының, йә балаларың кайткандыр, – дип, патшаны сөендерделәр. Патша, шатланып үзенең киемнәрен киеп, тәхеткә утырып, көтеп торганда, патшаның хатыны хат язып, гыйфрит аны патшага китереп тапшырды. Хатта болай язылган иде: «Хөрмәтле патша хәзрәтләре, сезгә сәламнәрем бәгъдендә үтенеч шулдыр: аллага шөкер, без исән-сау кайтып җиттек; сәгать унда шушы күпернең башында кардәш-кабилә, мулла-мәзиннәр белән көтеп торыгыз. Шушы гыйфрит сезне безгә кунаклый алып килер».

Сәгать унга кадәр патша, агай-энеләрен җыеп, яхшы киемнәрен киеп, көтеп тора иде, гыйфрит килеп болар янына туктады да:

– Әйдәгез, утырыгыз, – дип, боларны утыртты һәм шул ук минут әлеге алтын сарайга китереп җиткерде.

Патшаның уллары белән киленнәре, боларны каршы алып, бик зурлап, ашатып-эчертеп, аш тәмам булганнан соң, килгән кунакларга кайтырга рөхсәт бирелеп, алар өйләренә гыйфрит арбасына утырып кайтып киттеләр. Монда патша бары мулла-мәзиннәр, уллары белән үзе калып, патшаның кечкенә улы атасына анасын сау-сәламәт алып кайтканын әйтеп һәм аны яңадан никахлап алуын үтенеп, аңа патша да разый булып, шул ук сәгать никах укытып, ун көн уен ясап, тугыз көн туен ясап, тумаган туры бияне суеп, шуның сөяген патша үзенең хатыны белән көн дә тотып кимерә иде, ди.

Шуннан соң патша хатынын үзенең өенә алып кайтып, бергә тора башладылар. Егет янә агаларына дигән кызларына да аларны никахландырып, утыз көн уен ясап, кырык көн туен ясадылар. Агалары да хатыннарын үз өйләренә алып кайтып тора башладылар. Әмма егет үзенең хатыны белән шул сарайда утырып калды. Тыныч кына торган вакытта тугыз башлы диюнең һәм унике башлы диюнең хатыны, егеткә хат язып, хатыннары белән кунаклый килүен үтенделәр. Шул ук сәгать егет, өч хатыны белән, боларга кунакка барып, алар да егетне бик зурлап каршы алып, бик күп бүләкләр биреп, кадерләп кире сараена озатып җибәрделәр. Егет үзенең сараена кайтып, өч хатыны белән үз сараенда рәхәтләнеп тора башлаганнар, ди.