Алпамша

(татар халык әкияте)


Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе. Ул кыр казы бәбкәсе яз башыннан башлап асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кыр казы бәбкәсе очып китә, көтүчене ташлый бу. «Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буенча йөрттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?» – ди Алпамша. Бу бераздан казны оныта: «Китте дә бетте инде бу», – ди.

Көтү көткән вакытта, моңа бер карт очрый. Карт әйтә моңа:

– Алпамша, ди, син үзең бик куәтле малай, ди, менә шул тауда чабыш була шушы көннәрдә, ди, шунда алдан чыккан кешегә патша Сандугач исемле кызын бирә икән, – ди.

– Аның, ди, бабай, ди, шартлары нинди икән? – ди.

– Аның, ди, шарты шул, ди: өч тегермән ташының икесен култык астына кыстырып, берсен кулга киеп тауга менгән кешегә патша кызын бирә, – ди.

Алпамша уйлап та тормый, икенче көнне, көтүен ташлап, ярыш була торган урынга китә. Барып җитә мәйданга. Мәйданда тезелгән булса кирәк йөзләгән халык. Бу да тезелә. Моның кием начар, көтүче булгач, моннан көләләр.

Бервакытны моңа килеп җитә чират. Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә. Халык: «Юк кына кеше, менеп китте бит», – дип, шаккатып карап кала. Менеп җитә бу тау башына. Патша тау башында була. Ул бик яхшы киемнәр алып менгән була. Ул Алпамшаны киендереп, үзенең янына утыртып алып кайтып китә. Кайталар, ясыйлар туй. Патша ярты патшалыгын бирә. Алпамшага:

– Яртысына мин җавап бирәм, яртысын син кара, – ди. Шуннан берничә генә ай элек Кылтап дигән бер патша

Сандугачка яучы җибәргән икән. Патшага:

– Кызыңны бирсәң бирәсең, бирмәсәң – сугышып алам, – дип әйттергән бу.

Хәзер кыз кияүдә инде, Кылтап патша теләсә нишләсен!

Хәзер Кылтап сугып: ачты. Кылтап патшаның сугыш башлавы турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, Алпамша бабасы белән киңәшә:

– Нишлибез? – ди. – Сугышка Сандугач белән икебез барабыз, – ди. Бабасыннан ат сорый: – Бабай, ди, син безгә ат бир инде, – ди.

Бабасы әйтә:

– Әнә фәлән җирдә ике полк кавалерия тора, шуннан үзегез – теләгән атны сайлап алыгыз, – ди.

Хәзер Алпамша белән патша кызы Сандугачны полк торган җиргә алып китәләр. Барып керәләр атлар арасына. Тотыналар ат сайларга. Алпамша, ишектән кергәч тә, атларның койрыгын тартырга тотына. Койрыгыннан тартып җибәрә – атның тиресе суырылып чыга. Бу сарайда яраклы ат табылмый. Икенче сарайга кереп, бер атның койрыгын тартып җибәргән иде, ат селкенеп кенә куйды. Алпамша: «Менә бу ат миңа ярарлык ат икән», – ди.

Хәзер өченче сарайга киттеләр. Анда инде Алпамша Сандугач өчен ат сайлый. Бу һаман шулай эшли, атның койрыгыннан тартып җибәрә – тиреләре суырылып кына чыга. Бераз йөргәч, ябага гына бер ат таптылар, нәкъ менә шул ат түзә торган ат булып чыкты, ди.

Хәзер инде патшаның сараена кайталар. Үзара киңәш ясыйлар. Патша әйтә:

– Музыка белән озатыйк сезне, – ди. Алпамша әйтә:

– Юк, ди, без сугышка музыкасыз гына чыгып китик, – ди.

Шуннан, музыкасыз гына чыгып китәләр. Баралар, баралар болар, бара торгач, Кылтап патша янына барып җитәләр. Хәзер Алпамша Сандугачка әйтә:

– Мин, ди, ничек тә алдап-йолдап бу Кылтап патшаның акбүз атын алырга тиешмен, ди, шул акбүз ат белән мин аны җиңәрмен, – ди.

Хәзер Сандугачны бер җиргә урнаштыра да Кылтап патшаның йоклый торган җиренә китә.

Таң алдыннан кошлар сайрый, шундый бакча эчендә Кылтап патша йоклап ята. Шул вакытта Алпамша аның йоклаган җиренә бара да бер-ике җыр әйтә:

Кылтап агай,

Кылтап агай,

Акбүз атың бирсәң, агай,

Сандугачың үзенә булсын, –

ди.

Шушы җырны ике мәртәбә әйткәннән соң, Кылтап патша: «Акбүз ат жәл түгел миңа. Сандугачны алырга кирәк», – дип уйлап, йокы аралаш:

– Акбүз атым шундый-шундый җирдә булыр, ул таң алдыннан чишмәгә су эчәргә төшәр, ди, үзләре алты ат булыр, ди, менә син аны шул вакытта тотып алырсың, – ди. Үзенең йокы аралаш бу сүзне кемгә әйткәнен белми.

Шул вакытта Алпамша Сандугач янына китә дә, болар кояш чыккан вакытта чишмә янына барып җитәләр. Бер агач төбендә утырып, Акбүз атларны сагалыйлар. Алты Акбүз ат, урман арасыннан килеп чыгып, чишмәдән су эчәргә тотыналар. Шул вакытта Алпамша бер Акбүз атны, тезгененнән тотып алып, имән агачына бәйләп куя. Атлар алтын иярләр белән иярләнгән була, иярләргә алтын кылычлар бәйләп, сугышка хәзерләнгән була.

Акбүз атны Сандугач үзенә ияләндергәннән соң, үзләренең атларын ташлап, Акбүз атка атланып китәләр. Болар берничә көн алдан киткән булсалар да, болардан соң ук гаскәр сахрага чыга. Алпамша әйтә Сандугачка:

– Мин сине алганчы унике көн, алгач унике көн йокламадым, ди, мин бераз йоклап алыйм, ди, әгәр, ди, мин йокыга киткәч, дошман гаскәре килсә, ди, син мине уятырсың, – ди.

Ун гөрәнкәле чүкеч белән бер без бирә: – Менә, ди, мине уята алмасаң, ди, шушы безне алып, минем маңгайга куеп, чүкеч белән сугарсың, мин шул вакытта гына уянырмын, – ди.

Бер заман Кылтап гаскәрләре килеп җитә. Сандугач аптырашта кала, Алпамшаны уятыр иде, үтерермен дип курка. «Тук-тале, ди, мин дошманга каршы үзем барыйм әле», – ди. Акбүз атка атлана да Кылтап гаскәренә каршы китә. Берникадәр кешене кылыч белән чаба. Җегәре беткәннән соң, үзен дә яралыйлар. Шулай да бу тегеләрне куып җибәрә. Тегеләрне куып җибәргәч, Алпамша янына барып ял итә. Кылтапның гаскәрләре барып әйтәләр. «Алар ниндидер көчле сугышчан кешеләр икән», – диләр. Болар хәзер инде Кылтапның үзен алып киләләр. Яңадан Кылтап патшага каршы Сандугач үзе генә китә. Алпамшаны уятыр иде, үтерермен дип курка.

Бик каты сугышканнан соң, Сандугач, авыр яраланып, атасының йортына кайтып китә. Кылтапның гаскәрләре йоклап ята торган Алпамшаны тотып алалар. Акбүз ат та шунда була. Кылтап гаскәрләре Акбүз атны алып кайтып китәләр. Рәшәткәле чуен баз койдырып, Алпамшаны шул зинданга ябып китәләр. Алпамшаны зинданга салгач, Кылтап патша: «Сандугач минеке булыр», – дип уйлый инде.

Кылтап Сандугачның атасына хәбәр җибәрә:

– Хәзер, ди, Сандугачны миңа бирәсеңме, юкмы? – ди.

– Алпамша кайтмыйча, мин бернәрсә дә белмим. Сандугач минем иркемдә түгел, – дип хәбәр итә Сандугачның атасы.

Алпамша егерме дүрт көн тулгач кына уянды. Уянгач: «Мин кайда ятам», – дип уйлады. Хәзер инде моның ашыйсы да, эчәсе дә килә.

Бик әйбәт булып көз көне килеп җитә. Кыр казлары тезелеп очалар. Алпамша уйлый инде: «Тукта, ди, минем тәрбияләп үстергән казым бар иде, ул үтмәс микән?» – ди. Үзе моңланып җырлый:

Кыйгак казлар,

Кыйгак казлар,

Бармыйсызмы

Безнең якка?

Әгәр барсаң безнең якка,

Хат язаем канатыңа.

Казлар арасында очып баручы ятим каз, моны ишетеп, Алпамша янына килеп төшә дә, Алпамша шунда Сандугачка хат яза: «Миңа, ди, бер йөк пешкән икмәк, бер мичкә су җибәр, – ди; үзенең скрипкәсен дә җибәрүен сорап яза. Аннан ары: – Минем, ди, бервакытларны миннән йөз сум акча алган дустым бар иде, аңа әйт, ул килер: ул килмәсә, шөшле биргән бер дустым бар, аңар әйт, ул килер», – ди.

Хәзер кыр казы очып китә дә патшаның балконына – Сандугач янына барып төшә. Хат язылган каурыен йолкып ата да, үзе тиз генә очып китә. Моны Сандугачның сеңлесе күреп кала. Шул вакытта ук апасына кереп әйтә. Апасы белән бергә балконга чыгып, әлеге канатны алып, укып карыйлар. Шул вакытта инде болар Алпамшаның исән икәнлеген, аның нәрсә сораганын беләләр.

Сандугач Алпамшаның йөз сум биргән дустына бара:

– Менә, ди, Алпамша бер йөк икмәк, бер мичкә су сораган, барамсың илтергә? – ди.

– Юк, ди, вакытым юк минем, – ди теге.

Хәзер китә Сандугач Алпамшаның шөшле биргән дустына. Шөшле биргән дусты берсүзсез риза була. Алпамшаның шөшле биргән дусты, бер йөк икмәк, бер мичкә су, скрипкәсен алып, чыгып китә юлга. Бер көн бара, ике көн бара. Бара торгач, барып җитә бу бер сахрага. Чуен зиндан эчендә яткан Алпамша ат аягы тавышын ишетә. Алпамшаның дусты аны күрми, чуен зиндан җир белән бертигез итеп эшләнгән була. Иптәшенең тавышын ишеткәч, Алпамша җырлый:

Дөп иткән,

Дөп-дөп иткән

Аю микән, бүре микән?

Әллә минем

Йөз сум биргән

Дустым микән,

Дустым микән?

Җавап бирүче юк. Шуннан соң Алпамша тагы җырлый:

Дөп иткән,

Дөп-дөп иткән

Аю микән, бүре микән?

Әллә минем

Шөшле биргән

Дустым микән,

Дустым микән?

Шул вакытта теге шөшле биргән дусты:

– Әй, дустым, син кайда? – дип тавыш бирә.

Хәзер, килеп, рәшәткә аркылы гына сөйләшәләр. Иптәше 'икмәкне, суны, скрипкәсен тапшыра да, инде кайтмак була. Бу киткән вакытта, Алпамша берничә сүз әйтә:

– Минем хатынга әйт, ди, мине ике ел көтәр, ике елдан соң тагын ике ел көтәр, ул ике елдан соң тагын бер ел көтәр, ди; әгәр шуннан соң да кайтмасам, үзе теләсә нишләсен, – ди.

Бу биш ел срок куйды. Иптәше кайтып китте. Хәзер ята инде бу. Тамак тук, скрипкә бар. Уйный, тик читлектән генә чыга алмый.

Кылтап Алпамшаны онытмаган икән. Ул үзенең кызына, аннан соң аның белән йөри торган бер карчыкка бер төрле агу бирә:

– Безнең бер дошман бар, менә шушы агуны шул кешенең өстенә алып барып сипсәгез, ди, аның сөяге дә калмый янып бетәр, – ди.

Хәзер Алпамшаны бөтенләй бетерергә телиләр инде.

Кылтап патша әлеге карчыкка агуны биреп, үзенең кызын аңа юлдаш итеп җибәрә. Ат белән берничә чакрым җир киткәч, атны куялар да җәяүләп китәләр. Агуны карчык чиләк белән кулына тота. Киләләр Алпамша янына. Карчык бөтенләй үк сукыр булмаса да, күзе кайткан кеше булса кирәк.

Ярар. Болар килеп җитәләр. Болар зиндан янына килеп җиткәндә, Алпамшаның скрипкә уйнап утырган чагы була. Алпамшаның уйнавын кыз хәйран калып тыңлап тора. Ә карчык ишетми аны. Кыз әйтә:

– Әби, ди, тукта әле, ди, бераз утырып торыйк әле, ди, монда бернәрсә дә күренми, дала бит, болын, – ди.

Болар шулай утыргач, Алпамша җырлап җибәрә:

Алдан килә,

Алдан килә,

Алдагысы көлә килә,

Арттагысы җырлый килә;

Бу нинди гаҗәп

Эшләр бу,

Бу нинди гаҗәп

Эшләр бу? –

ди. Кыз әйтә:

– Әби, ди, монда бернәрсә дә күренми, ди, әйдә, агуны шунда түгик тә әтигә: «Алпамша өстенә сиптек», – дип әйтербез, – ди. Кызның күңеленә уй төшә инде.

Агуны җиргә генә түгеп кайтып китәләр. Кайтып Кылтап патшага: «Агуны Алпамша өстенә сиптек», – дип әйтәләр.

Хәзер инде кыз, карчыкны калдырып, Алпамша янына үзе генә бармак була. Атасыннан рөхсәт сорый:

– Әти, ди, мин сахрага йөрергә чыгыйм әле, ат белән, – ди. Атасы кызга рөхсәт бирә. Кыз атка утырып чыгып китә дә туп-туры Алпамша янына бара. Алпамша белән Кылтап патша кызы сөйләшәләр.

– Син, ди, нишләп ятасың монда? – ди кыз.

– Синең атаңның яхшылыгы аркасында, – ди Алпамша.

– Әгәр, мин сине шушыннан коткарсам, син мине иптәшлеккә алырсыңмы? – ди кыз.

– Алырмын, хәзер үк, атаңның өенә кайтып ук китәрбез, ди. Минем күлмәк-ыштаным череде, әгәр моннан коткарырга уйлыйсың икән, иң элек син миңа күлмәк-ыштан алып кил, – ди.

– Соң мин сине ничек итеп коткарыйм, гаскәр алып килеп коткарыйммы? – ди.

– Юк, – ди, Алпамша әйтә, – гаскәр кирәкми, минем турыда тавышланырга ярамый, ди. Син мине коткарасың килсә, ди, атаңның сандыгында чуен кисә торган бер алмаз бар, ди, син шуны алып килсәң, мине коткара алырсың, ди. Атаң янына керергә бик зур хәйлә кирәк, ди. Атаңның бүлмәсенә кергәндә, ике эт булыр, шуларның берсенең аягына бас, аягына басу белән, ул этләр сиңа ташланырлар, алар синең күлмәкләреңне ертып ташларлар. Син, елап, атаңа кереп әйт: «Шул этләреңне үтерергә булмыймы, сиңа эт якынмы, кызың якынмы?» дип әйт, ди. Атаң, ди, эт янына чыгып киткәч, син атаңның алмазын алырсың да минем янга килерсең, – ди.

Кыз атасы янына кайтып китә. Кайтып, атын туармыйча гына атасы янына керә. Атасының ишек алдында яткан этенең аягына баса. Ике эт бик нык таларга керешәләр. Кыз этләрдән ычкына да, атасы янына үтеп, аның аягына егылып елый. Кылтап патша этләрне кыйнарга чыгып китә. Атасы чыгып китү белән, кыз алмазны ала да, икенче бүлмәгә чыгып, чалбарлар, күлмәкләр җыеп, Алпамша янына китә. Барып җитә. Киңәшләшә башлыйлар.

– Мин сине моннан ничек итеп кенә коткарыйм икән? – ди кыз.

Алпамша әйтә:

– Син, ди, минем чуен зиндан өстенә менеп, рәшәткәне алмаз белән сыз. ди, аннчч соң мин үзем ачармын, – ди.

Кыз берничә мәртәбә алмаз белән чуен өстенә сызганнан соң, Алпамша аягы белән тибеп этеп җибәрә, чуен рәшәткә өчкә-дүрткә ватыла. Алпамша якты дөньяга чыга. Җирдә ятып, моның күлмәкләре, бөтен киемнәре череп беткән була. Хәзер болар кыз белән теге Акбүз атны тоткан чишмә янына юынырга китәләр. Юынып, яхшы күлмәк-ыштан, чалбарлар киеп, Кылтап патшага кайтып китәләр.

Болар ял итмәк булалар. Бераз йоклагач, Алпамша төш күреп, саташып уяна. Бу, төшендә күгәрчен күрә, күгәрченне кулы белән тота, таул вакытта уянып китә: «Нәрсә булыр икән бу?» – дип уйлый да, торып, тышка чыга. Моның тышка чыгуы була, әлеге Акбүз аты кешнәп җибәрә. Алпамша ат янына бара.

– Эх, син, нишләп торасың монда? – ди. Ат телгә килә:

– Сәгать уникеләрдә син әзер бул, мин ике тибү белән ишекне ватармын, син минем ялыма ябышырсың да, без синең белән өйгә кайтып китәрбез, – ди.

Сәгать унике тулу белән Алпамша чыга. Ул арада Акбүз ат

ишекне ватып чыккан була. Патша да, кыз да бернәрсә белми йоклап калалар.

Акбүз ат белән Алпамша Сандугач янына кайталар. Юлда Алпамша уйлый: «Эх, ди, бу төшемә кергән күгәрчен нәрсә булыр икән?» – ди.

Шәһәр читенә кайтып җитә дә, кием-салымнарын салып, Акбүз атны үләнгә җибәрә. (Аның Акбүз атны чакыра торган сигналы бар икән. Ул Акбүз атны үзе теләгән вакытта шул сигнал белән чакырып ала икән.)

Ярар. Бу бит инде үзенең элекке көтүче киеме белән кала. Шәһәргә кереп, бер ирсез карчыкка фатирга төшә. Бу карчыкның өе шәһәр читендә икән. Алпамша карчыктан шәһәр хәлләрен сораштыра. Карчык моннан:

– Син нинди кеше буласың соң? – дип сорый.

– Мин итекче дә, башмакчы да, – ди. Үзенең Алпамша икәнен әйтми. Карчык әйтә:

– Син, улым, бер яңа туфли тегеп бирмәссеңме, менә безнең патша кызын кияүгә биргән иде. Ул кызына туфли тектерергә яхшы оста таба алмый, – ди.

Алпамша:

– Ярый, тегәрмен, – дип, патша кызына туфли тегәргә утырды.

Төне буе утырып, бу бер бик яхшы туфли тегеп куйды. Иртә белән торгач, бу карчыкка сөйли:

– Мин бер төш күрдем, төшемдә бер күгәрчен тоттым, шул нәрсә булыр икән? – ди.

Карчык әйтә:

– Хатының бармы? – ди.

– Бар иде дә, кайда икәнен белмим, мин фәлән шәһәрдә идем, ул фәлән шәһәрдә иде, – ди.

Үзенең патша кияве икәнен яшерә. Карчык моның төшен юрый:

– Синең хатының бала таба торгандыр, балаң ир бала булырга тиеш, – ди.

Иртә белән торалар, карчык белән чәй эчәләр. Шул вакытта мылтык аткан тавыш ишетелә. Алпамша карчыктан сорый:

– Бу ни, бу, әллә сездә сугыш барамы? Бу нинди мылтык тавышы? – ди.

Карчык:

– Юк, улым, ди, монда патшаның Алпамша дигән бер кияве бар иде, ул мин батыр, дип, патшаның кызын алдап алган иде дә,-аңа һәйкәл салганнар иде, хәзер шуның һәйкәлен ваталар, – ди.

Алпамша хәзер уйлап ала: «Эх, миңа хәзер монда тормыш беткән икән!» – ди. Карчык:

– Патша кызын кияүгә бирәләр, менә шушы бер-ике ай

эчендә туй була, – ди.

Шуннан Алпамша әбигә әйтә:

– Менә шушы туфлине мин патша кызына бүләк итәм, ошатсалар, алырлар; товарын ошатмасалар, үзләренең яхшы товарларын бирерләр, тагын да яхшырак туфли тегеп бирермен, – ди.

Әби, туфлине алып, патша кызы янына китә, күрсәтеп кайтырга бара инде бу.

Барып керә, туфлине күрсәтә.

– Менә бездә бер итекче бар, ди, менә шушы туфлине шул текте, әгәр ошаса, ди, тагын тегеп бирермен диде, – ди.

Патшаның хатыны, кызы – барысы караганнан соң, туфлине бик ошаталар.

– Ярар, үзе безнең янга килсен, әнә безнең аерым өебез бар, шунда кызның үз аягына карап тегәр, – ди патша хатыны.

Карчык әйтә:

– Юк, ул бик ярлы кеше, ул монда килмәс, аның өс-башы да юк, сез товар биреп кенә җибәрегез, – ди.

Тегеләр товар биреп җибәрәләр дә, Алпамша өйдә генә эшли. Карчык алып барып күрсәтә, аяк киемен бик яраталар, хакын да бик яхшы түлиләр.

Берәр айдан туй булырга тиеш. Әби моны Алпамшага кайтып әйтә:

– Фәлән көнне туй була, син бик яхшы кеше икәнсең, туйга бар, туйда барлык кешене сыйлыйлар, сине дә сыйларлар, бер рюмка аракы да бирерләр, – ди.

– Әй, әби, мин ярлы кеше, мине кертмәсләр, сакчылар мине җибәрмәсләр, киемем дә юк, – ди Алпамша.

Әби әйтә:

– Юк, улым, туй вакытында кертерләр, әйдә, мин дә барам, бергә керербез, – ди.

Теге хәерче булып, капчыгын күтәреп китә. Юлда барганда, Алпамша үзенең һәйкәленә карый, аны ватып бетергәннәр.

Болар патшаның капка төбенә барып җитәләр. Алпамша, ипи сорап, патша йортына керә. Керү белән, үзенең хатыны Сандугачны күрә, Сандугачның сеңлесен күрә. Тегеләр кием тегеп утыралар. Сандугач моны күргәч, бик ачулана:

– Нигә син тап-таза башың белән хәер соранып йөрисең? – ди.

– Мин күргәннәрне күрсәң, син дә хәер сорашып йөрер идең, – ди бу. Бер дә куркып тормый тегеннән.

Сандугач чәй тәлинкәсе белән моның капчыгына он сала. Он капчык төбенә дә төшеп җитми, капчыкның кырыйларына ягылып бетә.

– Син юкка гына он салдың, минем карын ач, миңа ипи биргән булсаң, яхшы булыр иде, – ди.

Моңа ярты ипидән кимрәк ипи китереп бирәләр. Бу капка төбенә чыгып җитми, ипине ашап бетерә.

– Эх, ди, патша кызы була торып, бөтен ипи дә бирмәде, тукта әле, мин тагын кереп сорыйм әле, – ди.

Сандугачның сеңлесе моны таныгаң күк була:

– Бу, ди, безнең җизни түгел микән, ди; моның гәүдәсе бик охшый, – ди.

– Кайсы җизнәң? – ди, Сандугач.

– Алпамша җизни, – ди сеңлесе.

– Син аның берәр билгесен беләсеңме? – ди, тутасы әйтә.

– Безнең җизнинең каш арасы бер чирек булыр, ә башында мөһере булыр, минем күргәнем бар, – ди.

Шуннан Сандугач әйтә:

– Ярар, әнә ул тагын кереп килә, ул кергәч, мин аңа ипи биргән булып, ипине төшереп җибәрермен, шул вакытта син аның бүреген сугып төшер, шунда без аның башындагы мөһерен күрербез, – ди.

Озак та үтми, Алпамша килеп керә. Сандугач моңа бер бөтен ипи китереп бирә. Теге тотам гына дигәндә, Сандугач ипине идәнгә төшереп җибәрә. Алпамша ипине алыйм дип иелгәндә, сеңлесе моның бүреген кагып төшерә. Шул вакытта инде моның Алпамша икәнлеген күрәләр. Моңар бер сүз дә әйтмиләр. Алпамшаны аталарының туй ясап, эчеп утыра торган бүлмәсенә алып чыгалар. Шунда чыгарып утырталар.

Атасы әйтә:

– Моннан элек бер көтүчегә барган идең, тагын да көтүче таптыңмыни? – ди.

Патшаның кызы Алпамша янына сакчылар куйдыра: «Чыгармагыз моны», – ди. Алпамшаны моннан чыгармаска уйлыйлар инде болар. Сандугачның атасы, анасы бер бүлмәгә кереп китәләр. Шунда яшь кияү дә була. Бүлмәгә кергәч, Сандугач аталарына әйтә:

– Минем элекке иптәшем Алпамша кайткан, мин әле яңа иптәшем белән кушылмаган да, кушылмыйм да, минем Алпамшадан бер малаем да бар, – ди.

Патша әйтә:

– Юк, ди, бу безнең кияү түгел, ди, безнең кияү мондый түгел иде, ди, әгәр ул минем кияү икән, Алпамша икән, ул вакытта ул үзенең һөнәрен күрсәтсен, – ди.

Чыгалар да Алпамша янына, моны Алпамшага әйтәләр. Алпамша әйтә:

– Минем һөнәрем бар, мин сезгә һөнәремне күрсәтермен, ди. Менә минем Акбүз атым бар, ул хәзер килеп җитәр, ул минем атым гына түгел, Сандугачның да аты. Ул килеп җитү белән, без Сандугач белән аңа атланып шәһәр эченнән үтәрбез. Без шәһәр урамыннан барганда, безнең арттан тәрәзәләр коелып калыр; менә минем һөнәрем шул булыр, – ди.

Тышка чыга да сызгырып җибәрә. Акбүз аты килеп җитә. Сандугач Акбүз атны алтын иярләр белән иярләргә куша. Атны иярлиләр, икесе атланып чыгып китәләр. Болар китү белән, боларның атларының басып баруына түзмичә, тәрәзә пыялалары коелып кала.

Болар Алпамшаның һәйкәле янына барып җитәләр. Һәйкәл янында Алпамшаның элек куеп калдырган мылтыгы бар икән. Аның авырлыгы җиде батман икән, ә мылтыкны мондый кешедән утыз-кырык кеше генә күтәрә ала икән. Болар барып җиткәндә, патшаның солдатлары моның памятнигын атып, ваттырып яталар икән.

Барып җитү белән, Алпамша солдатларга әйтә:

– Туктагыз, бу мылтыкны алай атмагыз, мин моны үзем атып карыйм әле, – ди.

Берүзе барып, мылтыкны күтәреп ала да үзенең һәйкәлен җимереп ятучы кешеләргә ата, аларны кырдыра. Сандугач карап тора. Алпамша мылтыгын күтәреп аткач, халык инде Алпамшаның кайтуына ышана.

Алпамша белән Сандугач патша йортына кайталар. Сандугачның яшь кияве, Алпамшадан куркып, башын иеп чыгып китә. Көтүче Алпамша батырлыгы аркасында җиңеп чыга. Сандугач белән Алпамша яңадан бергә көн итә башлыйлар.