Балыкчы карт

(татар халык әкияте)


Элек заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә шалаш корып, шунда гына торалар икән. Ире балык тота икән дә шуның белән көн кичерәләр икән. Балык эләккән көнне тамаклары тук, балык эләкмәгән көнне тамаклары ач була икән.

Көннәрдән бер көнне бу бабай ау сала. Тартып чыгара, балык бер дә эләкми. Аптырый бабай: «Бүген ашарлык та эләкмәде ичмасам», — ди.

Бабайның бервакыт эчәсе килә дә, су буена ятып су эчә бу. Озын гына сакаллы була ул. Шуннан, су астыннан бернәрсә килеп, бабайга күренмичә генә, аның сакалыннан тота. Бабай башын күтәрим дисә, башын җибәрми теге бабайның. Бабай әйтә:

— Минем белән уйнама, мин синең белән уйнарлык кеше түгел, җибәр мине! — ди.

Бу — дию икән.

— Дөньяда юк нәрсәне бирәм дип әйт. Бирәм димәсәң, суга батырам мин сине, — ди.

— Дөньяда юк нәрсә — нәрсә ул? — ди бабай.

— Шулай булса да бирәм дип әйт, югыйсә батырам, — ди дию.

Бабай аптырагач:

— Ярар, бирермен алайса, — ди.

Шуннан соң гына дию бабайның сакалын җибәрә. Бабайның салган авы бар иде; дию, суларны актарып китереп, балыкны тутырды бабайның авына. Бабай ауны тартып чыгарыйм дисә, чыгара алмый: авыр бик авыр. Дию су астыннан килә дә бабайның авын яр читенә чыгарып ташлый. Үзе бабайга күренми. Бабай караса, ни күзе белән күрсен — ауга балык бик күп эләккән.

Балыклар арасында бик гаҗәп бер балык бар, бик матур. Бабай, гомер-гомергә балык тотып та, мондый балыкны күргәне юк икән.

— Тукта, балыкларны базарга алып барып сатыйм, ә бу кызык балыкны карчык белән кыздырып ашарбыз, — ди.

Балыкларны базарга алып барып сата, акчасына чәй, шикәр, ризык алып кайта.

Хатыны:

— Нихәл, карт, бүген ризыклык бармы? — дип каршы ала.

Бабай кереп утыра, утырганнан соң әлеге гаҗәп балыкны чыгарып бирә кесәсеннән:

— Менә, сиңайтәм, аудан алып кайттым, кыздырып китер, — ди.

Хатыны балыкны һәйбәтләп кыздырып китерә. Бабай белән хатын ашыйлар балыкны. Шуннан соң боларның бер ир балалары туа. Бик матур, мәхәббәтле була, ди. Бала булганнан соң, бабайның бәхете гел алга китә. Көн дә балык күп керә, көннән-көн килере арта бара. Бала бер, ике, алты, җиде, ун яшенә җитә.

Көннәрдән бер көнне, боларның тәмле йокысы вакытында, берәү өй артыннан килеп кычкыра:

— Бабай, өйдәме син? — ди. Бабай әйтә тегеңәр:

— Монда нишләп йөрисең тәмле йокы вакытында? — ди.

— Дөньяда юк нәрсәне алырга килдем, — ди теге. Бабай әйтә:

— Ул нинди сүз, мин аны кайдан алып бирим? — ди.

— Бирерсең, бабай, мин бүген китәм, иртәгә тагы килермен, шул юк нәрсәне алмыйча куймам мин, — ди теге.

Китә бу шунда. Иртәгесен тагын килә. Кычкыра:

— Бабай, өйдәме син? — ди.

— Кичә килдең, бүген килдең, нишләп йөрисең? — ди.

Теге әйтә:

— Дөньяда юк нәрсәне алырга килдем, — ди.

Бабай әйтә:

— Мин белмим аны, ди, юк нәрсә - — ул нәрсә соң? — ди.

Теге әйтә:

— Юк, мин әйтмим, үзең белерсең, вакыт җитте, ди. Иртәгә балык тотарга чыккач, шунда уйлап белерсең, — ди.

Шуннан, бабай иртәгесен тора, бик хафалана бу эшкә. Кулын иягенә куеп, уйланып утыра; күңелендәге уйларын актара. Хатыны суга киткән була, малае уйнарга чыгып китә. Бабайның бервакыт исенә килеп төшә: «Минем бердәнбер ялгыз балам өчен йөри икән бу, ди. Миннән шуны көтә икән», — ди. Бабай елый башлый. Әби кайтып керә:

— Нишләп елыйсың? — ди.

— Әнә төннәрен мине сорап килгән кеше ул безнең балабызны алырга йөри, балабыз безнең кулдан китәчәк, шуңар елап утырам, — ди.

Әби белән бабай, «ялгызыбыздан аерылабыз икән» дип елый башлыйлар.

Болар елап утырган вакытта малай кайтып керә.

— Нишләп елыйсыз? — дип сорый.

- — Безнең елау шуның өчен, — ди атасы, — теге, дөньяда булмаган нәрсәне сорап килүче сине алырга йөри икән ул, ди. Бүген кич ул тагын киләчәк, синнән аерылабыз инде, — ди.

Улы әйтә атасына:

— Ул килсә: «Сиңа биреп җибәрмим, юлын өйрәтеп кш*| малай үзе барыр», — дип әйт, — ди. Г*Ь

Өченче көнне теге кичен тагын килә:

— Бабай, син өйдәме? — дип кычкыра.

— Нишләп йөрисең? — ди, бабай әйтә.

— Теге юк нәрсәне алырга килдем, — ди.

— Ярый, ди, мин аны эзләп таптым, яныңа үзе барыр, юлын өйрәтеп калдыр, — ди.

Шуннан теге юлын өйрәтә:

— Фәлән җирләрне, фәлән җирләрне узгач, карурман булыр. Шул карурманны чыгар, чыкканнан соң биек таш койма булыр, аны капкасы булыр, ди. Ул капканы ачып чыгар. Чыгуга икенче якты дөнья булыр, шул минем өемә җиткәнче алып барыр, — ди.

Шуннан соң, иртәгесен улы китә, атасы-анасы белән бәхилләшә инде бу. Моны елап озатып калалар.

Бара-бара урманга барып чыга. Аны чыккач, таш койма күрә. Капкасын ачып чыга, чыкса — бөтенләй икенче дөнья. Шунда юл күрә, шул юл белән китә. Бер-ике көн барганнан соң, таш күрә. Шул таш кырыннан үтә икән юл. Таш турына барып җиткәч, бер кыз килеп чыга моның каршына. Бу кыз әйтә:

— Кая барасың, егет? — ди.

Бу әйтә:

— Фәлән диюнең хезмәтенә барамын, — ди.

— Әй, егет, анда барма, барсаң харап булырсың. Мин сине коткарырмын, син мине ал, атаң-анаң янына кайтырсың, — ди.

— Мин синең кебекләрне әллә нихәтле күргән. Кыз юклыктан чыкмадым, — ди егет.

— Ярый, егет, йөрәкле икәнсең, кайтып алыр булсаң, мин барырмын, — ди.

Бу китә, китеп ике генә көн үтә, моңа тагын бер таш күренә. Ул ташка барып чыкса, тагын бер кыз килеп чыга. Бусы теге, элек очраган кыздан да матуррак. Ул кыз да сорый:

— Кая барасың, чибәр егет? — ди.

— Фәлән диюнең хезмәтенә, — ди.

— Әй, егет, харап булырсың, мине ал, мин сине коткарырмын, — ди.

— Син үзеңне матурга санап чыктыңмы, синең кебекләр белән өй түгел, абзар тулар иде, — ди егет.

— Ярый, егет, йөрәкле икәнсең, бар инде, — ди.

Аннан да узып китә. Ике-өч көн баргач, тагы бер таш күрә. Шуның яныннан узганда, теге ике кыздан да матуррак тагын бер кыз килеп чыга.

— Егет, кая барасың? — ди. Бу әйтә:

— Фәлән диюнең хезмәтенә барам, — ди.

— Әй, егет, анда барсаң, харап булырсың, син мине ал, — ди.

Бу тагы, алмыйм дип, бераз узып китә дә, уйга төшеп: «Тукта, кайтып алырга кирәк, ялан миңа болай туры килмәс», — ди. Кайтып әйтә:

— Әйткән сүзеңдә торсаң, мин сине алырмын, — ди.

— Барамын, ди. Бармасам, синең каршыңа чыкмас та идем, — ди.

Шулай, болар бер-беренә разый булып, ир белән хатын булып китәләр. Иртәгесен торалар, ашыйлар-эчәләр. Кыз әйтә:

— Бар инде, ди, сине чакырган кеше безнең әти ул, ди. Нинди хезмәт кушса да, һичбер каушама-нитмә, минем янга кайтырсың, — ди.

Егет чыгып китә. Бара-бара диюнең өенә барып җитә. Биек коймалы йорт икән. Капкасын ачып керә. Капканы ачып керсә, хезмәтче диюләр ишек алдын себереп йөриләр тузан туздырып. Егет хезмәтче диюләрдән сорый:

— Хуҗагызның өе кайда, күрсәтегез, — ди.

— Әнә, каршыда бер сарай бар. Шуның ишеген ачып кер, шунда яңадан бер ишек булыр, шуны да ачып керсәң, шунда булыр ул, — диләр.

Шунда барып керә. Кушканча керсә, дию, караватында яңа гына торып, битен-күзен тырмап утыра икән. Бу сәлам бирә:

— Нихәл, бабай? — ди. Теге әйтә:

— Исән килдеңме, улым? — ди. Менә, улым, мин сиңа өч төрле хезмәт куптармый, ди. Шуларны мин әйткәнчә эшләп чыксаң, минем өч кызым бар, шуларның берсен алып, атаң-анаң янына кайтып китәрсең. Бүген беренче йомышны кушармын. Бер төн эчендә бер дисәтинә сазлык җирнең урманын кисәрсең, утын итеп өярсең, урынын сукаларсың, тырмаларсың, анда бодай чәчәрсең, бодайны урырсың, тегермәндә тарттырырсың, тул оннан миңа иртәнге чәйгә биш потлы күмәч пешереп китереп куярсың, — ди. Бу:

— Ярар, — дип, кайтып китә хатыны янына. Кыз сорый:

— Әти нинди йомыш кушты? — ди.

Егет шундый, шундый эшләр кушты, дип әйтеп бирә инде моңа.

Кыз әйтә:

— Кич кайгырма, бар да булыр, аша-эч тә ятып йокла, — ди.

Бу ятып йоклый. Төн урталарында кыз чыга да бармагындагы балдагын салып сызгыра: җыела диюләр, җыела диюләр:

— Нишләргә, абыстай? — диләр.

Кыз атасының әйткән сүзләрен диюләргә әйтә:

— Бүген төн эчендә эшләп, иртәнге чәйгә биш потлы күмәч китереп куярсыз, — ди.

Шунда диюләр төрлесе-төрле яктан, кайсы ат җигеп, кайсы тырма, сәнәк, кайсы сука китереп, кереп китәләр урманга. Урманга барып та җитәләр, кисә дә башлыйлар, утын итеп са-женьга салып өяргә дә керешәләр, сазлык җирне киптерәләр, сукалап тырмалыйлар, бер яктан чәчәләр, тишелеп чыга, икенче яктан өлгереп тә җитә. Урып сугалар'да, тегермәндә тартып, әйткән вакытка биш потлы күмәчне китереп утырталар моңа. Шуннан кыз килеп егетне уята:

— Тор, күмәч пеште, алып бар, — ди.

Күмәч бик матур, кабарып пешкән, килмәгән җире юк. Күмәчне ашъяулыкка төреп, күтәреп алып китә дию пәрие янына. Барып кергәннән соң күмәчне өстәлгә куя бу. Дию йокысыннан гына торып килә икән.

— Алып килдеңме, улым? — ди.

— Алып килдем, бабай, — ди.

— Чиш ашъяулыгыңны, күрим, күмәчең уңганмы икән? — ди. Күмәч тегермән ташы хәтле — зур. Пешми калган җире юк, бик шәп пешкән. Дию карты ышанмый: «Бер төн эчендә барын да эшли алды микәнни?» — ди.

Шуннан дию китә моның эшләгән эшен карарга. Китсә, үз кушканыннан да артыграк эш күрә. «Адәм баласының кулыннан да мондый эш килер икән!» ди, гаҗәпсенә. Шуннан дию карты моңар икенче эш куша:

— Иртәгә кил, ди, минем бер аргамагым бар, шуны диюләр эчерә-сугара алмыйлар, ди, бик усал, — ди.

— Ярар, — дип, егет кайтып китә кыз янына. Кайтканнан соң сорый кыз:

— Әти нинди эш кушты? — ди.

— Атаң шундый эш кушты: бер аргамагы бар икән, аны диюләр дә эчереп кайта алмыйлар икән, шуны күл буена алып барып, эчереп кайтырга кушты, — ди.

Кыз әйтә:

— Алай түгел ул, ди. Син баргач, үзе айгыр булып сарайга ябыла ул, сине үтерергә тели ул. Бүген син йоклама, бер потлы чукмар яса, бер потлы камчы үр, ди. Шул камчы белән чукмарны күтәреп барырсың, капкасын ачарсың, ул син килеп керүгә авызыннан ут чәчеп торыр, сине бетерергә теләр ул, ди. Аның тамак астында бер алкасы булыр, син ничек тә булса шул алкасыннан эләктереп ал, ди. Шул алкасыннан эләктереп алсаң гына җиңә алырсың, ди. Шуннан өстенә сикереп атланырсың. Кырык аршынлы коймадан сикереп алып чыгу белән, юл башында күтәреп җиргә ормакчы булыр. Шунда син ике колак арасын чукмар белән тукмарсың, ди. Аннары бер уңга, бер сулга борып, синең аягыңны кабып, җиргә ормакчы булыр, шунда камчы белән як-ягын тукмарсың, — ди.

Егет иртәгесен китә дию катына. Барып җитә. Егет диюләрдән сорый:

— Мин айгырны сугарырга алып бармакчы булам, конюш-ня кайда? — ди.

Абзарда айгыр дөньяны җимерердәй булып дулап йөри.

— Әнә анда дөбердәтә. Сак бул, тешләмәсен, — диләр.

Шуннан егет барып конюшня капкасын ачып җибәрә. Авызыннан утлар чәчеп, моны таптарга тели дию. Егет тиз генә, бер күз карау белән, тамак астындагы алкага тотына. Нукта киертеп алып чыга да сикереп атлана өстенә. Кырык аршынлы койма өстеннән сикереп алып чыгып китә дию. Айгыр күтәреп ташларга теләсә, бу чукмар белән ора. Әле уңга, әле сулга башын боргалый башласа, камчы белән сыдыра. Шуннан дию чыдый алмый, күлгә дә барып җитмичә, егылып үлә. Егет, нуктасын салдырып, диюләргә алып кайтып бирә дә әйтә:

— Шундый усал айгырыгыз су буена да барып җитмәде, үлде. Үләксәсен барып җыегыз! — ди.

Диюләрнең исләре китә моңа: «Адәм баласында да мондый батырлык бар икән!» дип. Шуннан кайта бу кыз янына. Кыз сорый:

— Сугара алдыңмы? — ди.

— Күлгә барып җитәрәк, үтердем мин аны, — ди.

— Үлмәс әле ул, иртәгә син барганчы, кайтып утырыр әле ул, — ди кыз.

Иртәгесен егет барса — дию сараенда йоклап ята.

— Нихәл, килдеңме, улым? — ди. Тәки айгырны үтергәнсең икән. Бик батыр икәнсең, ди. Инде ике эшне эшләдең, өченчесен дә эшләрсең, ди. Бүген әйтеп җибәрәм, иртәгә килерсең. Моннан уңга кереп киткәч, бер мәйдан булыр. Иртәгә шул мәйданда диюләрнең җыены була. Моннан ерак түгел минем өч кызым тора. Җыенга шуларны телефон биреп чакырырмын, ди. Мин телефон биргәч, өчесе дә бертөсле күгәрчен булып очып төшәрләр шул мәйдан уртасына, ди. Шул күгәрченнәр арасыннан кечесе кайсысы икәнен танырсың, шул кызымны сиңа бирермен, аннан атаң-анаң янына кайтып китәрсең, — ди.

Шуннан, егет тагын кыз янына кайта. Кыз егеттән сорый:

— Әти нинди эш әйтте? — ди.

Егет шулай, шулай дип әйтте дип сөйләп бирә. Кыз әйтә:

— Кайгырма, ди. Иртәгә барырсың. Мәйданга халык җыелгач, әти безгә телефон бирер, шунда без өчебез өч күгәрчен булып мәйдан уртасына килеп төшәрбез, ди. Өчебез бертөсле үк булырбыз. Син танысын дип, мин синең кырыңнан узып китәрмен дә, шунда бер каурыемны калкытып куярмын. Син мине шуннан танырсың, — ди.

Егет йоклап торып иртәгесен китә әлеге мәйданга. Барса, бөтен халык җыелган. Мәйдан гөрләп тора. Шунда дию телефон бирә. ......

— Өч кызым, өчегез дә күгәрчен булып мәйданга килегез! — ди.

Йә, өч кыз күгәрчен булып очып киләләр. Килеп мәйдан уртасына төшәләр. Шуннан теге күгәрчен, моның яныннан үткәндә, бер каурыен калкытып куя инде. Шуннан бу егет:

— Менә кече кызың, — дип күгәрченне тотып алып, диюгә илтеп тапшыра.

Шунда дию әйтә:

— Ярар, кызымны бирәм, ди, ләкин туй итмичә бирмим, — ди. Ә үзе шунда да ышанмый егеткә. «Боларның сүзләре бер булгандыр, югыйсә мин кушкан эшне адәм баласы эшләргә мөмкин түгел иде, ди. Без боларны үтерик», — ди.

Бер тимер сарайга ябып куя боларны. Сарай тирәсенә утыннар китереп өя дә ут төртә. Яна хәзер. Сарай кыза башлый. Чыгар җир юк. Тыштан йозаклап алды. Кыз әйтә:

— Харап булабыз бит, ди. Безне көйдерәләр хәзер, ди. Сарай түбәсендә инә сыешлы бер тишек күрәм, шуннан чыгып булмас микән? — ди.

Егет әйтә:

— Ничек булсын инде, — ди.

Кыз әйтә:

— Мин инә булырмын, син җеп булырсың да, шул тишектән чыгып китәрбез, — ди.

Кыз инә булып, егетне җеп итеп саплап, сарай түбәсеннән чыгып китәләр болар. Шуннан болар кайту юлына төшкәч, бервакыт баш дию әйтә үзенең диюләренә:

— Сарай ишеген ачыгыз, үләксәләрен, көлләрен дөньяга очырыгыз, — ди.

Сарайның ишеген ачып карасалар, җилләр искән, — кыз да юк, егет тә юк. Дию әйтә:

— Әйттем бит, сүзләре бер булган дип! Барыгыз, — хәзер үк табып китерегез! — дип, өч-дүрт диюен эзләргә җибәрә.

Чыгып китә диюләр. Кыз бервакытны:

— Безне эзләргә чыкмадылар микән? — дип, җиргә ятып тыңлый. Тыңласа, артларыннан куа чыкканнарын белә.

— Харап эш, безне куа чыкканнар. Инде нишләргә? — ди. Кыз тылсым белән үзен юлның бер ягына кызыл чәчәк,

егетне юлның уң ягына сары чәчәк итә. Диюләр килеп тә җитәләр, узып та китәләр. Кайткач, дию болардан сорый:

— Табып алып кайттыгызмы? — ди.

— Юк, без бер җирдә дә күрмәдек, — диләр.

— Юлда бер-бер нәрсә күрмәдегезме? — ди дию.

— Юлның бер ягында сары чәчәк, икенче ягында кызыл чәчәктән башка бернәрсә дә күрмәдек, — диләр.

— Менә шулар инде, ди. Шул арны тамырыннан йолкып, төпләп алып кайтыгыз, — ди.

.Тагы чыгып китәләр куарга. Егет белән кыз бер таш койма буена килеп җиткәч, кыз тагы ятып тыңлый. Тыңлый да:

— Тагын безне куа чыкканнар, — ди.

— Инде нишлик? — ди егет. Кыз чиркәү була, егетне чиркәү кагучы карт итеп куя. Егеткә әйтә: «Син, алар килгәндә, бер сүз дә әйтмә, кагуыңны гына бел», — ди.

Тегеләр килеп җитәләр. Сорыйлар карттан:

— Шундый-шундый кешеләрне күрмәдегезме? — диләр. Ә карт даң-доң итеп һаман чаң кага.

— Моның эше беткән икән, — дип сөйләнеп диюләр кайтып китәләр.

Дию тагы сорый болардан:

— Кая, алып кайттыгызмы? — ди.

— Юк, — диләр болар. — Таба алмадык, — диләр.

— Соң юлда берәр нәрсә күрмәдегезме? — ди.

— Таш койма янында бер иске чиркәү, шуның чаңын кагып торучы бер карттан башка бернәрсә дә күрмәдек.

— Шулар инде, ди. Үзем чыкмыйча булмый, сездән булмады инде, — ди.

Инде үзе чыгып китә кыз белән егетне эзләргә. Кыз бервакытны тагы җиргә ятып тыңлый. Тыңласа, атасының куа чыкканын белә.

— Харап эш, әти үзе эзләргә чыккан, ди. Ул безне җир астыннан да табачак, безне кызганмый инде ул, — ди, кыз әйтә егеткә. — Мин күл булам, сине балык итәм, ди. Әти килеп җитәр дә, күлдән ятып су эчәргә теләр. Сине тотып ашарга теләр. Син тоттырма, — ди.

Шуннан, болар берсе күл, берсе балык була. Менә бервакыт кызның атасы килеп тә җитә. Күл янына килеп су эчә башлый. Эчә-эчә, су бер дә кимеми. Суны эчеп бетереп, балыкны тотып ашамакчы була. Суны эчә-эчә, балыкны тота алмый. Су бер заман моның колак тишекләреннән ага башлый. Суның һаман артып торуына дию аптырый, йөди. Бернәрсә дә булдыра алмагач:

— Берегез күл булып, берегез балык булып гомер итегез, — дип, әфсен укыйм дигәндә генә, кыз тиз генә үзе дә:

— Безне бер-беребездән аерганчы, үзеңнең аягыңны җир йотсын! — дип, әфсен укып өшкерә дә, диюнең аягын җир йота. Шунда диюнең аягы җиргә тездән ары бата.

Хәзер ялына инде дию:

— Мине харап итмәгез, аяк астыгызда туфрак булырмын, — ди. Кыз атасының сүзләренә ышанмый, бу безне барыбер харап итәр дип, тораташка әйләндерә. Шуннан дию тораташ булып, кулын сузып катып кала. Кыз әйтә егеткә:

— Синең авылыңда көнкүрешең ничек соң? — ди. Егет әйтә:

— Атам-анам картайган. Су читендә шалашта гына торабыз. Безнең кебек фәкыйрь кеше авылда да юк, — ди.

— Алай булгач без әти йортына барып, алтын-көмешләрен, малларын алып кайтсак, безгә гомерлек булыр, — ди.

Кире диюнең йортына барып, үзләренә тиешле малларын алып, авылларына кайтып китәләр. Болар кайтып кергәч, егетнең ата-анасы шатланып каршы алалар. Авылның күркәм урынында йорт салып, шунда әле дә булса рәхәт гомер кичерәләр, ди.