Төп менюны ачу

Чукмар белән Тукмар


Чукмар белән Тукмар

Абдулла Алиш

Тулы исеме Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев
Һөнәре язучы
Сайт alish.ru

(Абдулла Алиш әкияте)


Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе — ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчкә әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән.

Әби ашатырга тотынса: «Җимне миңа әзрәк бирдең», «Ник минем өлешемә кердең?» — дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.

Бердәнбер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. «Боларны ни эшләтим икән?» — дигән.

Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.

Әби килеп җитсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:

— Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, — дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:

— Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде, — ди икән.

Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. «Суярга алып китә, ахры, мине», — дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.

Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: «Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек”, — ди икән. “Ярый, — дигән әби, — алып кайтсам-кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм», — дип куркытыл куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.

Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, алар күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.

Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.