Аучы егет

(татар халык әкияте)


Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт аучы. Бу аучы үләр алдыннан бердәнбер малаен үз янына чакырып алган да аңа искереп беткән ау мылтыгы, аннан соң кечкенә генә бер дәфтәр биргән. «Мә, улым, – дигән карт, – бу дәфтәрдә кайсы урманда нинди кош-корт бар, нинди җәнлек кайда ята – бөтенесе күрсәтелгән булыр. Ә фәлән урманда кояш нурын ала торган бернәрсә булыр, син, улым, аңа якын барма», – дигән. Карт шул арны әйтеп бетергән дә үлеп тә киткән. Атасы үлгәч, улы, мылтыкны алып, ауга йөри башлый.

Бер көн чыга бу, ике көн чыга, өч көн чыга. Чыккан саен, анасына кая куян, кая төрле кошлар атып алып кайта.

Көннәрдән бер көнне анасы әйтә улына: «Улым, ди, атаң язып калдырган сүзләргә бер генә күз төшерер идең, нәрсә өйрәтеп калдырды икән ул?» – ди. Малай атасы калдырган дәфтәрне ачып карый, анда да шул: «Фәлән урманда кояш нурын ала торган нәрсә бар», – дип язып ук куйган була. Малай уйлап-уйлап тора да: «Барып карыйм әле мин шул урманга», – ди. Булган хәтле патронын ала да, яхшылап корып, атасыннан калган мылтыгын алып чыгып китә.

Ярый, урманга барып керә бу, йөри торгач, барып чыга бу бер зур аланлыкка. Карый, аланлык уртасында бер әйбер ята. Шулхәтле нурлы нәрсә бу, күзнең явын ала. Малай бу нәрсәгә карап тора, белми исәнлеген, белми үлгән икәнлеген, шулай да якын барырга курка бу. Уйлап-уйлап тора да: «Тукта, ди, мин моңарга атып карыйм әле, ни булса да булыр», – ди. Мылтыгын ала да атып җибәрә. Теге нәрсә кузгалмый да. Бер атты, ике, өч атты бу моңарга. Өченче атуында гына теге нәрсә уянды йокысыннан. Йокысыннан уянды да малайга таба килә хәзер шул зат. Малай, моннан куркып, актык өч патронын да атып бетерде. Соңгы патроны белән теге әйберне аяктан аударды. Аударды да малай кулына мылтык тотып китте шул җәнлек янына. «Менә мин сине хәзер йотам», дигән кебек, теге нәрсә тешләрен шакылдатып ята. Малай, барлык көчен җыеп, мылтыгының приклады белән тегене кыйный башлады – көчкә кыйнап үтерде. Малай үзенең яшьлеге белән ни туный белми, ни күтәрә алмый инде бу әйберне. Өстерәп алып кайтмакчы була, өстери дә алмый. Малай аптырап нишләргә белми торганда, моның янына каяндыр бер бабай килеп чыкты.

– Улым, – ди бабай, – нишләп торасың монда? – ди.

– Әй, бабай, ди, барлык патроннарымны атып бетердем, ни күтәрә алмыйм, ни туный белмим бу җәнлекне, – ди.

Бабай кыныннан пычагын алды да теге җәнлекне тунап тиресен малайга бирде.

– Йә, бабай, – ди малай, – рәхмәт яусын сиңа, син булма-саң, мин моның тиресен тунап ала белми идем, – ди. Шуннан соң болар саубуллашып аерылышалар. Егет бу кояш яктысын ала торган җанвар тиресен күтәреп алып кайтып китә. Юлда кайтканда, моңа патшаның сакчысы очрый да әйтә:

– Әһә, син әле патша урманында җәнлек атып йөрисеңме? Китер монда! – ди. Тирене ала да китә бу. Сакчы тирене алып кайтып патшага бирә.

Ярый. Патша үзенең вәзирләрен чакырып алып, әлеге тирене күрсәтә. «Яшь кенә егет булса да, нинди кыйммәтле җәнлек тоткан», – ди патша. Бу сүзләрдән соң вәзирләрдә көнчелек туа. «Бу яшь кенә нәрсәне патша хәзер үк мактый, үсеп җитсә, бу безгә көн күрсәтмәс», – дип сөйләшәләр, егетне үтерү юлын эзли болар. Шуннан соң арада бер карт вәзир торып әйтә:

– Әй, падишаһым-солтаным, ди, әгәр дә без арыслан-киек сөякләрен җыеп, сиңа бер өй эшләтсәк, шушы матур тирене шул төрле сөякләрдән эшләнгән өйнең обое урынына ябыштырып куйсак, сиңа бернинди дә үлем тимәс иде, – ди.

Патша әйтә:

– Шулхәтле арыслан-киек сөяген каян алырга була соң аны? – ди.

Карт вәзир әйтә:

– Әнә шул кыйммәтле җәнлек тиресен китергән егеткә куш син бу эшне, ди, булдырса, шул егет кенә булдырыр аны, башка берәү дә булдыра алмас, – ди.

– Ярар алай булса, – дип, патша теге егетне чакыртып ала.

– Йә, егет, – ди патша, – син миңа бер өй салырлык арыслан-киек сөяге табып китер, ди. Шуны табып китерә алмасаң, башыңны кистерәм мин синең, – ди.

Егет патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый: «Ярар, ди, мин уйлап карармын, миңа бер генә атна срок бир», – ди. Патша риза була. Егет, бик күңелсезләнеп өенә кайтып, әтисенең язып калдырган дәфтәрен укып карый. Анда кай җирдә арыслан-киек барлыгы бәйнә-бәйнә әйтелгән икән. Шуларны укып танышканнан соң, егет патша янына бара. Патшага әйтә: «Менә, ди, фәлән-фәлән урмандагы фәлән кадәр җирне киртә белән әйләндереп алыгыз, ди. Урман эчендә су чыга торган бер чишмә бар икән, шуны бикләгез, ди. Урманга кырык мичкә спирт илтегез, миңа йөз солдат бирегез», – ди.

Ярый, патша хәзер егет әйткәннәрнең барысын да үти. Урман уртасында шундый бер уйсулык бар икән, көннең кызуында бөтен арыслан-киек шунда су эчәргә җыела икән. Шул уйсулыкка су бирә торган чишмәне бикләтә дә егет, зур-зур тигәнәләр ясатып, шул тигәнәләргә кырык мичкә спиртны салдыра. Йөз солдат белән уйсулык янына барып яшеренеп ята бу. Көн уртасы килеп җитүгә, кызулык башлана. Арыслан-киек җир тетрәтеп әлеге уйсулыкка килеп төшә. Су булмагач, тигәнәләр янына килеп, спиртны эчеп, бөтенләй хәлдән таялар болар. Егет киртә эчендә калган арыслан-киекне кырдыра башлый. Хисапсыз күп арыслан-киек кырыла. Егет солдатларга арысланнарны тунарга куша. Арыслан-киек тиресен тунап, сөякләрен киптерергә тотыналар; кырык олау арыслан-киек сөяге төяп алып кайтып китәләр болар. Егет кырык олау арыслан-киек сөяген патшага илтеп тапшырып, өенә кайтып китте, ди. Бу хәлне күргәч, вәзирләр шаккаттылар моның эшенә: «Үтереп булмады бу егетне», – дип, бик каты кайгырыштылар, ди, болар.

Бер дә бер көнне вәзирләр патша янына җыелып әйтәләр:

– Менә, падишаһым-солтаным, диләр, озын гомерле булыр өчен, син ут патшасының кызын үзеңә хатынлыкка алырга тиешсең, диләр, шул кызга өйләнсәң, гомергә рәхәт торырсың, гомерең озын булыр, – диләр.

– Ни, – ди патша, – ул кызны кем белә дә, кем барып алып кайтып бирер икән... – ди.

– Әнә шул арыслан-киек сөякләрен алып кайткан егет таба инде аны, – диләр вәзирләр.

Патша тагын егетне үз янына чакыртып ала да: «Егет, ди, син миңа ут диңгезе патшасының кызын алып кайтып бирсәң, бик яхшы булыр иде, ди. Алып кайтмасаң, башыңны кистерәм мин синең», – ди. Егет әйтә: «Ярар, ди, дөньяда бар нәрсә икән, алып кайтып бирермен, булмый икән, инде күз күрер әле анда, син миңа бер атна вакыт бир уйлап карарга», – ди. Егет өенә кайтып, атасыннан калган әлеге дәфтәрен карый. Карый торгач, тапты бу. Дөрес, шундый бер ут диңгезе, ут диңгезенең патшасы бар икән. Бер атна тулды дигәндә, бу патша янына барып әйтә: «Ярый, син минем көчне сынап карарга телисең икән, сынап кара инде алай булгач, мин кызны табарга тырышырмын, ди, безгә утта янмый, суда батмый торган бер көймә эшләргә кирәк. Ут диңгезенең патшасы безне ничәмә-ничә чакрым җирдән ут белән көйдерәчәк, патша сараена барып кергәнче, безнең көймәбез бер дә янмаслык булсын», – ди.

Ярый, патша шундый бер зур көймә ясатты: утта янмый, суда батмый торган көймә булды бу. Ничәмә-ничә еллык азык төяп, көймәне юлга чыгарга хәзерләп куйдылар. Шунда аучы егетнең башына бер уй төште: «Болар мине тикмәгә генә йөртмиләр, бу вәзирләр эшедер, алар минем башыма җитү өчен кушалар бу эшләрне», – ди. Шулай да нишләсен: «Ятып калганчы, атып кал, ди торган иде безнең әти», – дип, юлга чыгып китәләр болар ут диңгезенә карап.

Көн китәләр, төн китәләр, ай китәләр болар. Бик күп вакытлар баргач, барып җитәләр бер биек яр буена. Көймәне яр кырыена туктатып, тау башына менә егет. Карый: тау башында бер кеше сука сукалап йөри. Бу кеше янына барып сәлам бирде, исәнлек-саулык сорашты. Теге кеше һаман сукасы артыннан бара, әйләнеп тә карамады. Шуннан соң егет әйтте:

– Абзый, сукалавын сукалыйсың да бит, сукаң артыннан калган туфрагың кая китә соң синең? – ди. Теге кеше әйтә:

– Син, энем, үз юлыңда бул, ди, хәзер көлсәң дә, мин сиңа кирәк булырмын әле, – ди. Егет карый, теге кеше сукасы артыннан калган туфракны ашап бара икән. Егет моңа шаккатты. Шуннан соң көймәсе янына төшеп китәләр болар. Бара-лар-баралар, бара торгач, барып җитәләр тагын да матуррак бер биек яр буена. Көймәләрен туктатып, тау башына менәләр. Ерактан күрсәтә торган торбасын алып карый, бик еракта бернәрсә күренә. Китә бу. Бара-бара, бер кеше янына барып җитә. Бу кеше җир тырмалап йөри икән. Җирнең бер башына баса, бер атлауда икенче башына чыгып -китә. Шулай, бер дисәтинә буе җирне бер генә атлый торган кеше икән. Егет бу кеше янына барып исәнлек-саулык сораша: «Ай-яй, абзый кеше, бик озын атлыйсың икән, ваграк атлап булмыймы соң?» – ди.

– Ярар, энем, – ди теге кеше, – син үз юлыңда бул, мин сиңа кирәк булырмын әле, – ди.

Аучы егет көймәсе янына төшеп, болар яңадан кузгалып китәләр.

Бервакыт боларга зур бер ут тавы күренә башлый. Егет: «Шушы икән инде ут диңгезе патшасының җире», – дип, көймәне шул ут тавына карап тотарга кушты. Ут тавына якынлаша башлау белән, тотындылар тегеннән ут яудырырга... Коточкыч ут яуды болар өстенә. Көймәләре утта янмаслык итеп эшләнгән бит инде боларның, шуңа ышанып, болар һаман алга бардылар. Шул ут ялкынын ярып барып җиттеләр, ди, патша сарае янына. Патша сараена якынлашулары булды, тегеләр дә ут яудырудан туктадылар, боларны батырга санап, музыкалар уйнап каршы алдылар. Көймәләрен ут диңгезе патшасының сарае янына китереп куйдылар да, ди, егет рөхсәт сорап, патша янына кереп китте. Патша янына кереп, егет үзенең гозерен сөйләде:

– Сезнең бик матур бер кызыгыз бар икән, шул кызыгызны фәлән патшага хатынлыкка дип алып китәргә килдек без, – ди.

Патша әйтә:

– Бик хуп, бик яхшы, ди, кызым буй җиткән, аны алып китәрлек һөнәрегез бар икән, көчегез җитәрлек икән, алып китәрсез, хәлегездән килмәсә, миңа үпкәләмәссез, ди. Ярар, – ди патша, – иртәгә хәтле ял итегез, – дип чыгарып җибәрде боларны.

Икенче көнне иртә белән аучы егет үзенең бер иптәшен алып патша янына килә. Патша әйтә:

– Менә, ди, сезгә эш шул, ди: кырык казан, һәрбер казанда кырык үгез ите булыр, ди, таң атканчы, шуны ашап бетерә алсаң, кыз сезнеке, бетерә алмасаң, башыңны кистерәм, – ди.

Егетне кырык казан урнаштырылган бер сарайга бикләп куйдылар. Егет алай сугылды, болай сугылды, бер казанны ачып бераз ашап та карады – – кая ул итне ашап бетерү. Бик күңелсезләнде: «Әй, ди, минем башым моннан кайтмас, ахры», – ди. Шулай да, өметен өзми бу, бер юлын табармын әле дип уйлый. Уйлана торгач, моның исенә теге сука сукалап йөрүче кеше килеп төшә. «Их, ди, ул булса, бу итләрне ике кабып, бер йотар иде», – ди. Шулай гына дип әйтүе була, сарайның бер почмагын күтәреп, теге кешенең килеп керүе була. Килеп керә дә бу теге кырык казанны ачып карап чыга:

– Улым, итләре шушы гынамы? – ди.

– Шушыларны ашап бетерсәң дә ярар иде әле, – ди егет. Шулай дип әйтүе генә булды, тотынды теге ашарга: казандагы итне ике капты, бер йотты. Кырык казан итне күз ачып йомганчы ашап бетерде дә: «Ярый, рәхмәт, егет, ди, иртәгә тагын да искә төшер син мине», – дип чыгып китте. Менә ут диңгезенең патшасы килеп керде. Карый, ник кенә бер кисәк ит калсын! Патшаның исе китте:

– Бар, егет, иртә белән тагын минем янга килерсең, – ди. Икенче көнне иртә белән егет патша сарае янына килде.

– Без сиңа кырык мичкә аракы, кырык мич ипи бирербез, ди. Таң атканчы ипиен ашап, аракысын эчеп бетер, бетермәсәң, безгә үпкәләмә, – ди патша. Шуннан егетне теге сарайга илтеп бикләделәр. Егет сарай эчендә ары барды, бире барды, бер рюмка аракысын эчте, бер кисәк икмәген кисеп ашады, ә кырык мичкә аракы, кырык мич ипи шул көйгә калды. Егет аптырашта калып, уйга батты. «Әй, ди, кичәге абзый кеше булса, аңарга бәлки бу җитмәс тә иде», – ди. Шулай дип кенә әйтүе булды, теге кеше сарайның бер чатын күтәреп килде дә керде.

– Улым, ди, барлык сыйлары шушы гынамы? – ди.

– Әй, абзый, ди, – шунысын ашап бетерсәң дә яхшы булыр иде әле, – ди.

– Ярый, ди, безгә бу бернәрсә дә түгел, – ди.

Шуннан теге кеше тотынды ашарга-эчәргә.Иң әүвәле бу бер мичкә аракыны эчеп бетерде, аннан бер мич икмәкне кабып җибәрде. Кырык мичкә аракыны кырык мәртәбә тотып эчте, кырык мич ипине кырык кына йотты. Барлык шул куелган ашамлык-эчемлекне ашап бетергәч: «Ярый, улым, рәхмәт, туйдырдың», – дип, саубуллашып чыгып китте. Теге кеше чыгып китү белән егет ишекне дөбердәтергә тотынды. «Әй, сакчы, ди, ач ишекне, минем ашыйсым килә», – ди. Сакчы әйтә: «Ашыкма, ди, вакытсыз чәчәк тә атмый, сәгатең тулгач ачармын», – ди. Ярый, шуннан, вакыт җитү белән, патша ишекне ачып килеп керде. Карап йөри бу, ник кенә бер тамчы аракы, бер генә сынык ипие калсын тегенең. «Молодец», – диде патша, артык бер сүз әйтә алмыйча, башын түбән салып чыгып китте.

Егет чыкты сарайдан. Шәһәр буйлап йөрде-йөрде дә кайтып ятты. Иртә белән йокысыннан торып, тамак ялгады да янә патша янына китте. Патша янына керделәр.

– Менә, – диде патша, – актык эш инде бу сиңа, ди, шушы әби белән икегез берәр чиләк су алып кайтыгыз әле, ди, барасы җирегез йөз чакрымнан да артык булмас, ди. Сиңа тикле әби кайтса, җиңеләсең, син алдан кайтсаң, кыз сиңа була, – ди.

Ярый, икесе ике чиләк алып китәләр болар суга. Барып җитәләр. Чиләкләренә су тутырып алу белән, әби әйтә:

– Безрик кенә ял итик шушында, аннары кайтырбыз, – ди. Ял итәргә генә утырдылар ие, ул да булмады, әби әйтә:

«Әйдә тор, вакыт җитте, кайтыйк», – ди. Әбинең торып йөгереп китүе булды, егет күзеннән шундук юк булды – шулхәтле куәтле чаба икән теге карчык. Егет әйтә: «Әй, ди, теге җир тырмалап йөри торган кеше булса, уздырмас ие моны», – ди. Шулай дип уйлавы гына була, теге тырма тырмалап йөри торган кеше каршысына килеп чыгып, егетне учына гына утыртып алып китте, ди. Күз ачып йомганчы егетне патша ишеге алдына китереп куйды. Килеп җитү белән, патшаның ишеген дөбердәтергә тотындылар болар. Патша: «Әһә, карчык кайткан икән», – дип йөгереп чыкса, әлеге егет бер чиләк суын күтәреп ишек төбендә тора. «Ну, егет, – ди патша, – молодец», – ди. Әби егеттән өч сәгатьтән соңга калып кайтты. Әбидән сорый патша:

– Ничек-ничек булды, ди, әллә бу егет сине бәреп-сугып калдырдымы? – ди.

Әби әйтә:

– Юк, ди, бәрмәде-нитмәде, ди, башта миннән артта калган иде, ди, кайчан гына узып киткәндер, анысын белми дә калдым, – ди.

– Ярар, егет, син җиңеп чыктың, – ди, патша әйтә, – бер атна ял ит, кунак бул, шуннан соң туй ясап, кызны сиңа биреп җибәрергә туры килә инде. Аннан соң үз көнегезне үзегез күрерсез, – ди.

Бик әйбәт кенә иттереп егетне кунак иттеләр дә кыз белән егетне бик зурлап озаттылар.

Ай кайтты, ел кайтты болар. Юлда кыз әйтә егеткә:

– Әй егет, ди, әйт әле дөресен генә, ди, син кем өчен алып кайтасың мине? – ди.

Егет әйтә:

– Кем өчен алып кайтыйм, үзем өчен, – ди.

– Үзең өчен түгел, ди, вәзирләрнең сине үтертәселәре килә, шулар котыртуы буенча җибәртелгән кеше син, ди. Мине патшага алып кайтып бирәсе булма, син үзең патшаны юк итәргә тырыш, – ди кыз.

– Ничек итеп юк итәргә соң аны? – ди егет.

– Менә тыңла алай булса, – ди кыз, патша синең кайта-сыңны белеп, тирән чокырлы бер бүлмә эшләтеп куйган булыр, ди. Ул сине шул бүлмәгә кертеп, юк итәргә теләр, син патшаның үзен шул бүлмәгә кертергә кара, – ди.

Егет кызның бу сүзләрен колагына салып куйды.

Озак та үтмәде, болар кайтып җиттеләр. Патшаның барлык гаскәре боларны каршы алырга чыккан, вәзирләр юри генә булса да баш орып каршы алдылар. Патша үзе, ялангач кылычын күтәреп егет каршысына килеп, кызны алып кайтуы өчен аны мактап.сараена алып китте. Патша үзенең сараена тикле ике яклап часовойлар куйдырды. Сарай эченә килеп керү белән, патша: «Хуш киләсез, әйдәгез алдан», – дип, егетне алдан җибәрде, ә үзе арттан гына килә.

– Йә, егет, – ди патша, – ничә айлар, ничәмә-ничә еллар читтә йөреп аргансыңдыр, әйдә менә шушы бүлмәгә рәхим ит, – ди. Сарай эчендәге бер бүлмә ишеген ачып, егетне шунда кертеп харап итмәкче була бу.

Егет әйтә:

– Әй, падишаһым-солтаным, ди, мин күпме генә нужа күрсәм дә, миңа сездән алда керү тиеш түгел, әйдә, сез үзегез рәхим итегез, – ди. Шулай ди дә егет, бөтен көчен куеп, патшаны шул ачык ишеккә төртеп кертеп җибәрә. Патша егет өчен дип казыткан базга үзе барып төшә.

Егет белән кыз бу явыз патшадан котылуларына бик шатландылар. Вәзирләрне чакыртып алып, егетне азаплаулары өчен, аларга берәм-берәм җәзаларын бирделәр. Болар бергә-бергә гомер итә башладылар, ди. Кичә бардым, өченче көн кайттым.