Кырык уллы кеше

(татар халык әкияте)


Ә үвәле заманда бар иде, ди, ирле-хатынлы ике кеше. Шу-ларның бар иде, ди, кырык баласы. Балалары күп булгач аптырыйлар, нишләргә дә белмиләр. Аптырагач, киңәшеп, һөнәргә өйрәтә башлыйлар.

Тора-бара һөнәргә өйрәнеп җитәләр дә эшли башлыйлар. Үзләре көн күрерлек булгач, аталары белән киңәш итеп, өйләнмәкче булалар, шул шарт белән: булсын кырыгына кырык кыз, алар барысы да бер анадан булсыннар. Шулай киңәшләшкәч, олы уллары шундый кызларны эзләргә чыгып китә.

Бара. Бер көн бара, өч көн бара, дүртенче көн бер елга буена туры килә. Анда була бер аждаһа, ул аждаһа яныннан узып китәр өчен бик тә зур көч кирәк була, чөнки ул аждаһа узып китүчеләрне йоклата. Ә бу егет елгада үскәнлек белән, моның хәйләсен сизеп, йокламыйча гына узып китә.

Шуннан ул китә. Ай бара, ел бара, карыш буе җир бара. Бара торгач, бер шәһәргә барып төшә. Шәһәр кырыендагы бер карчыкка керә. Карчыктан сораша, карчыкка үзенең нәрсә эзләвен сөйләп бирә. Карчык бу шәһәрдә андый кызлар барлыкны әйтә. Шуннан егет иртәгесен торып, бара шул йортның капка төбенә. Барып керә. Сәлам биреп, исәнлек-саулык сорашып, үзенең хәлен сөйли башлый, кырыгына кырык кыз кирәклекне әйтә. Кызларның ата-аналары сөйләшеп, кызлары белән киңәшеп, олы кызны бу егеткә бирәләр. Егет, кыз белән күрешеп, берәр көн гомер итеп, шуннан кызны өенә алып кайтып китә.

Атна кайта, ел кайта. Теге аждаһалы елгага кайтып җитә. Аждаһа йоклатырга тырышса да, егет тагын йокламый гына узып китә. Шул аждаһадан узгач, өч көн кайта, дүртенче көн өенә кайтып җитә. Кайткач, кырык кыз табуын, үзенең шулар-ның берсенә өйләнүен сөйләп бирә. Шуннан киңәшәләр дә, егет үзе өйдә калып, ата-аналарын, туганнарын кырык пар атка утыртып җибәрә. Кырык беренче парга үз хатынын утыртып җибәрә. Үзе дә теге аждаһадан узганчы озата китә.

Баралар-баралар, теге аждаһа яныннан узып китәләр. Шуннан көн баргач, төн баргач, ел баргач, олы уллары әйткән шәһәргә барып керәләр. Кызлар егетләрне шатлык белән каршы алалар. Шуннан, муллалар чакыртып, тотыналар туй ясарга. Туйда була кырык мичкә бал. Көн эчәләр, төн эчәләр, атна буе туй ясыйлар. Аннары, абыйлары әйткән вәгъдәгә туры китереп, кайтырга юлга чыгалар. Барысы да шатланыша-шатланыша кайталар. Олы абыйлары хатыны гына, кияве булмаганга, күңелсезләнебрәк кайта.

Көн кайткач, төн кайткач, ел кайткач, килеп җитәләр болар аждаһалы җиргә. Аждаһа боларны йоклатып, чолгап ала. Абыйлары өйдә көтә, тегеләр кайтмый көткән вакытта. Шуннан аждаһаны уйлап, каршы алырга чыгып китә. Барып җитә, күрә, аждаһа тегеләрне чолгап алган. Әйтә:

– Йә, аждаһа, сиңа ни кирәк, ник җибәрмисең? – ди. Аждаһа әйтә җавабында:

– Фәлән җирдә, фәлән шәһәрдә фәлән патшаның алтын чәчле кызы бар. Шул кызны алып кайтып бирсәң, боларны җибәрәм, – ди.

Егет:

– Кыз синеке булыр, – дип, энеләрен уятып өйгә алып кайтып китә.

Бер көн кайта, өч көн кайта. Дүртенче көнне кайтып җитәләр. Өйгә кайткач, олы абыйлары өч көн үткәрә дә, шуннан ата-аналары, туганнары белән бәхилләшеп, алтын чәчле кызны эзләргә чыгып китә. Көн бара, төн бара. Бара торгач, барып җитә бер урман янына. Күрә: урманда бер кеше кулы белән имәннәрне тота да йолкып ташлый. Егет барып аңарга сәлам бирә, исәнлек-саулык сораша:

– Син кем буласың, нигә бу имәннәрне йолкыйсың? – ди. Теге җавап бирә:

– Мин булам Имән батыр, – ди. Шуннан Имән батыр сорый:

– Егет, бу урманнарда ялгызың нишләп йөрисең, кая барасың? – дип.

Егет үзенең хәлен сөйләп бирә. Әйтә:

– Фәлән-фәлән патшаның алтын чәчле кызы бар, шуны алмага барам, – дип.

Егетнең сүзенә җавап итеп, Имән батыр әйтә:

– Мине дә алып бар, мин сиңа кирәк булырмын, – ди.

Икәү бергәләп китәләр. Баралар, баралар, көн баралар, төн баралар. Бик күп киткәч, барып җитәләр бер таш-тау арасына. Күрәләр, бер егет таш чөеп уйный. Һавага зур-зур ташларны чөеп җибәрә дә, шул ташлар, һавадан аның тезенә төшеп, тузан булып китәләр. Юлчылар бу таш чөеп уйнаган егеттән сорашалар:

– Ник болай иттереп уйныйсың? – дип.

Егет әйтә:

– Минем кәсебем шул, – ди.

Болар сорыйлар:

– Синең исемең ничек? – дип.

Теге әйтә:

– Минем исемем Таш батыр, – ди.

Шуннан соң Таш батыр болардан сораша башлый.

– Сез нишләп йөрисез, кая барасыз? – ди.

Болар үзләренең хәлләрен сөйләп бирәләр, фәлән-фәлән шәһәрдән фәлән патшаның кызын алмага барабыз, диләр.

Таш батыр әйтә:

– Мине дә алып барыгыз, минем дә кирәгем булыр, – ди. Шуннан китәләр өчәүләп. Болар өчәүләп баралар, баралар,

болын буйлап баралар, кара урманнар үтеп китәләр. Бара торгач, барып җитәләр зур гына күлгә. Күлнең буе да юк, иңе дә юк, һичкайдан чыгарга юл юк. Күлнең әйләнәсендә йөри торгач, очрыйлар бер кызга. Кыз болардан сораша башлый:

– Нинди кешеләр, кая барасыз, нишләп бу тирәгә килеп эләктегез? – дип.

Шунда болар үз хәлләрен сөйлиләр:

– Бара идек фәлән шәһәргә, фәлән патшаның алтын чәчле кызын алыр өчен. Ләкин безнең юлыбызда тоткарлык бар, күлне һич кичеп чыгар хәл юк, – диләр.

Кыз әйтә:

– Әгәр дә мине дә алып барсагыз, мин сезне күчерермен, – ди. Дүртәве дә риза булып бергә киттеләр. Кыз шул минутта күлнең суын эчеп бетерә дә күлнең урыны коры җир булып кала. Күл аша чыгалар да, чыккач, кыз яңадан күлне күл иттереп калдыра. Шуннан китәләр. Көн барып, ай барып, барып керәләр бер шәһәргә. Шәһәрдә алтын чәчле кызны сорашалар, һичбер белгән кеше юк. Күп кенә сораша торгач, алар бер карт кына карчыкка туры киләләр. Ул карчык патшаны белә икән. Ул боларга әйтеп бирә: фәлән-фәлән урамда, дип. Барып җитәләр патшаның капка төбенә. Киңәш итеп, капка төбендә барысын да калдырып, егет үзе генә патшаның сараена кереп китә. Патша бер заман ят кеше барын күрә дә сорый башлый:

– Син нинди егет, ничек курыкмыйча монда килдең? – дип. Егет әйтә җавабында:

– Мин фәлән кешенең олы улы. Алтын чәчле кызыңны алмага килдем, – ди.

Шуннан патша әйтә:

– Бер көрәшчем, бер йөгерешчем бар. Шуларны җиңсәгез, кырык мичкә скипидарым бар, шуны эчеп бетерсәгез, шул чагында гына кызымны бирәм, – ди.

Егет, бик кайгы белән генә чыгып, иптәшләренә хәлне сөйли. Иптәшләре:

– Курыкма, без аны булдырырбыз, шулай дип кереп әйт патшага, – диләр.

Шуннан соң патшага кереп әйтә:

– Күрсәт батырларыңны, – ди.

Патша батырларын китерә. Өч көн чик куя. Әгәр дә өч көн эчендә патшаның батырын екса, йөгереген дә узып китсә, кырык мичкә скипидарны да эчеп бетерсәләр – – шул чагында патша кызны бирергә вәгъдә кыла.

Майның тугызында иртә белән сәгать тугызда көрәшә башлыйлар кичке алтыга кадәр. Һичберкем һичберәүне җиңә алмый. Бу көнне шуның белән бетерәләр. Майның унысы көнне иртә үк башлыйлар. Кичке сәгать алтыга кадәр тагын берсен-берсе җиңә алмыйлар. Майның унберенче көнендә, актык көнне иртә белән сәгать җидедә тотыналар. Актык куәтләре белән кичке алтынчы яртыга кадәр берсен-берсе ега алмый. Актык чиккә ярты сәгать вакыт калгач, Таш батыр куәт биргән күк: «Йә, Имән батыр, ни йөрисең?» – дип әйтүгә, Имән батырның куәте килеп, күтәреп алып бәрә. Патшаның көрәшче батырын атып бәрү белән, яртылай җиргә керә. Шулай итеп, патшаның бер батыры җиңелә.

Майның уникесе көнне йөгерергә баралар. Патшаның ике йөгерүчесе белән Таш батыр китә. Таш батыр үзенең хәйләкәрлеге белән тегеләрдән артка качып калып, патша йөгерүчеләре-нең үз янына әйләнеп килгәннәрен көтеп ята да, ике кулына ком учлап, тегеләрнең күзләренә бәрә. Тегеләр шунда егылып калалар. Таш батыр үзе алдан йөгереп килә. Ә тегеләр Таш батыр килгәннән әллә нихәтле соң гына килеп җитәләр. Шулай итеп, патшаның йөгерекләре дә җиңелә.

Инде чират җитә скипидар эчәргә. Теге кыз кырык мичкә скипидарны бер минутта, аһ та итми, эчеп бетерә. Патшаның моңа бик эче поша. Патша, вәгъдәсеннән язып, янә кырык мичкә эчәргә куша. Кыз аны да эчеп бетерә. Патша йөрәгенә чыдый алмый:

Тагын кырык мичкәне эчеп бетерсәң, кызымны бирермен, бетерә алмасаң башыңны кистерәм, – ди.

Кыз бу кырык мичкәне дә эчеп бетерә. Патша шуннан алтын чәчле кызын бирергә риза була.

Дүртенче көнне патша үзенең кызына унике йөк мал биреп, озатыр өчен ничәмә вәзир биреп, кызыннан аерылып кала. Таш батыр, Имән батыр, кыз, егет – – һәммәсе үз юлларына китәләр. Кайтырга чыккач, ай баргач, ел баргач, кыз скипидарны түгеп калдырып* тагын баргач килеп җитәләр баягы күлгә. Күлгә җиткәч, вәзирләр кайтып китәләр. Кыз баягыча күлне эчеп бетерә дә, болар чыгып китәләр. Кыз, исәнлек-саулык теләп, шул урында кала.

Егетләр үз юллары белән китәләр. Баралар, баралар, бик күп баргач, Таш батыр урынына кайтып җитәләр. Таш батыр да исәнлек-саулык теләп, үз урынында калып, озатып җибәрә. Егеткә бер бик үткен кылыч бүләк итеп бирә. Бу кылыч ике яклы булып, уртасында тоткасы була. Таш батыр әйтә:

– Аждаһа сине, өч чакрым калгач, суырыр, шушы кылычны тотып барырсың. Аждаһа авызына җиткәч, шушы кылыч белән аны ярып чыгарырсың, – ди.

Шулай итеп аерылалар.

Шуннан болар тагын үз юлларына китәләр. Ай баргач, ел баргач, кайтып җитәләр Имән батыр урманына. Шунда Имән батыр да, исәнлек-саулык теләп, аерылып кала. Егет, берничә көн үткәч, унике йөк мал төяп, кыз белән өенә кайтып керә. Ата-аналары, туганнары шатланышып каршы алалар. Шуннан кызны, малларны өйдә калдырып, егет китә аждаһа янына. Аждаһа егетне, өч чакрым калгач, суыра башлый. Егет кылычын тотып барып җитүенә, аждаһа суырып йотыйм дигәндә, егет аждаһаны бөтен буена ярып чыга. Шул вакыт аждаһа җаны чыгып бетәр алдыннан егеткә әйтә:

– Егет, тагын муеныма чап, болай калдырма, – ди.

Егет әйтә:

– Егет кешенең сүзе дә, эше дә бер була, бер эшне икенче тапкыр эшләми, – ди. Әгәр дә муенына чапса, аждаһа терелер иде. Егет тагын да чапмый, шул бер чабуы белән эшне тәмам итеп, өенә кайтып китә.

Июнь числосында гына барып кайттым, һаман шулай исән-сау торалар икән.