Ил гизүче бака

Всеволод Гаршин

Тулы исеме Всеволод Михаил улы Гаршин
Һөнәре язучы, тәнкыйтьче


(Всеволод Гаршин әкияте)


Яшәгән, ди, дөньяда бер бака-бакылдык. Ул сазлыкта чебен-черкиләр аулаган, үзенең дуслары белән бакылдаган.

Бервакыт шулай, кәкре агач ботагына ябышкан да җылы вак яңгыр астында коена икән.

— Их, бүген нинди яхшы, юеш һава! Дөньяда яшәве нинди рәхәт! — дигән бака. Тамчылар аның түшеннән, тәпиләреннән тәгәрәп төшәләр икән.

Кинәт һавада «фью-фью-фью» дигән канат тавышлары ишетелә. Бу шулай итеп үрдәкләр очуы икән. Ул арада үрдәкләр бака яши торган сазлыкка килеп төшәләр.

— Бак, бак! Әле очасы бик ерак. Тамак ялгап алырга , кирәк!— ди үрдәкләрнең берсе.

Аларны күргәч, бака, куркып, яшеренә. Бераз уйлап торгач, ул үзенең шардай күзле башын судан чыгара. Үрдәкләрнең кая очканын беләсе килә аның.

— Бак, бак, инде салкыная башлады бу як! Тизрәк көньякка очарга кирәк!—ди икенче үрдәк.

Башкалар аның сүзенә кушылалар. «Бак, бак, көньяк, көньяк!» — диләр.

— Куар, куар, карагыз әле, сез бара орган көньяк нәрсә соң ул? — дип сорады бака.

Үрдәкләр баканы әйләндереп алдылар.

— Көньякта бик яхшы. Хәзер анда җылы. Анда зур-зур сазлыклар бар. Сазлыкларда тәмле кортлар күп! — диделәр алар.

— Ә анда чебен-черкиләр, озынборыннар күпме соң? — дип сорады бака.

— Күп булмыймы соң! Болыттай ябырылып йөриләр,— диделәр үрдәкләр.

— Бака-как!—дип куйды бака. һәм шунда ук бакалар ишетә күрмәсен дип, тирә-якка әйләнеп карады. Әгәр ишетеп калсалар, көз көне бакылдаган өчен, аның кирәген бирәчәкләр. Чөнки бакалар яз көне генә бакылдарга тиешләр. Шулай да ул үрдәкләргә:

— Мине дә үзегез белән алыгыз әле,— дип ялварды ул, үзен һич тә тыеп кала алмыйча.

— Без сине ничек алыйк, синең канатларың юк ич!—диде беренче үрдәк. Бака аптырап калды.

— Сез миңа биш кенә минут уйларга рөхсәт итегез,— диде бака, һәм суга сикереп төште дә, башкалар комачауламасын өчен, мүк астына кереп уйлый башлады.

Биш минут үтте. Үрдәкләр китәргә җыена башладылар. Кинәт судан зур күзле башы килеп чыкты баканың. Шатлыктан аның авызы ерылган иде.

— Мин уйлап таптым, мин таптым!—дип кычкырды бака.— Сезнең икегез бер чыбык алып авызларына капсын. Мин шул чыбыкның уртасына ябышырмын. Сез очарсыз, ә мин шулай чыбыкка ябышып барырмын. Тик инде болай барганда сезнең дә, минем дә бакылдамавым кирәк, шулай булса, эш барып чыгачак! — диде ул.

Баканың акыллы фикере үрдәкләрне куандырды, һәм алар аны күтәреп барырга риза булдылар. Яхшы гына бер чыбык таптылар, һәм ике үрдәк аны томшыклары белән эләктереп алды. Бака чыбыкның уртасыннан капты. Үрдәкләр көтүе һавага күтәрелде. Баканы бик югары күтәрделәр. Куркуыннан аның коты очты. Ләкин ул үз хәленә күнегеп китте, тирә-якны күзәтә башлады. Аннан түбәндә кырлар, болыннар, елгалар, таулар бербер артлы тиз-тиз генә узып китәләр.

Алар бер авыл өстеннән узганда, балалар:

— Карагыз, карагыз әле, менә әкәмәт!—дип кычкырдылар. Моны ишеткәч баканың йөрәге чыгарга җитеп тибә башлады. Икенче бер авылда зурлар:

— Карагыз, карагыз әле, менә әкәмәт!—диештеләр. «Моны уйлап табучының үрдәкләр түгел, ә мин икәнен беләләрме икән алар!?» — дип уйлады бакылдык. Алар өченче авыл өстеннән үткәндә дә:

— Карагыз әле, карагыз, нинди әкәмәт бу! Бу хикмәтне кем уйлап чыгарды икән? — дип кычкырдылар.

Менә шунда инде бака артык түзеп тора алмады һәм, бөтен дөньясын онытып бар көченә:

— Мин! Мин уйлап таптым моны! — дип кычкырып җибәрде, һәм ул шулай кычкыра-кычкыра, мәтәлә-кадала җиргә төшеп китте. Бәхетенә каршы ул каты юлга түгел, ә авыл читендәге пычрак буага төшеп чумды.

Ул тиз генә башын судан чыгарды да:

— Моны мин! Моны мин уйлап таптым!—дип кычкырды.