Батыр егет

(татар халык әкияте)


Бер авыл бае була, ди. Бу кеше, диңгез буенда печән чабып, эскертләр куя. Бервакытны моның эскертләре бик югала башлый. Моның була өч улы. Олы улына әйтә бу:

– Әй улым, син ул эскертләрне саклар идең, кая китә икән безнең ул эскертләр? – ди.

– Ярар, әткәй, – ди олы улы.

Улы чыгып китә. Шушындый караңгы төн. Барыр иде, куркадыр да бер каравыл куышына кереп йоклый. Иртә торып караса, бер эскерт юк. Бу өенә кайтып китә. Өйгә кайткач, әтисе сорый:

– Улым, каравылладыңмы? – ди.

– Әй әткәй, ди, тагын бер эскерт югалды бит, – ди.

– Их, сездән буламы соң, – ди.

Уртанчы улы:

– Үзем барам, әткәй, – ди.

Китә уртанчы улы. Анысы да шулай курка да каравыл куышына кереп йоклый. Иртә белән барып караса, яңадан бер эскерт юк. Кече малае Таз була. Ул сикереп төшә дә:

– Сездән буламы соң, үзем барыйм әле, – ди.

Атасы әйтә:

– Синнән буламы соң, йөрмә, – ди.

Алай булса да китә бу. Алды бер аркан. Барып җитте диңгез буена, бер эскерт өстенә менеп ятты. Бу менеп ятса, яктыра башлады. Бервакытны өч айгыр килеп чыктылар, шулкадәр матурлар, исең китәр. Болар эскертне ашый да башладылар. Бу – беренче чыккан айгырны элмәк җибәреп, тотып алды. Айгыр никадәр тайпылса да, җибәрмәгәч, телгә килде: «Әй Таз, ди, син безнеке, без синеке, ди. Без диңгез патшасының атлары булабыз», – ди. Шулай иткәч, Таз боларны кая куйыйм икән дип, бер зур гына таган белән өчесен дә эскерт астына кертеп арканлады, як-якларын томалап калдырды. Бу кайтты да атасына әйтте:

– Әти бүген эскерт югалмады, – ди.

– Менә, улым, егет икәнсең, – ди атасы.

Абыйлары бик әрләнделәр. Бу, көн дә барып атларга азык биреп кайта, абыйлары хәзер шикләнә башладылар. Кая бара икән бу, хәзер артыннан барыйк әле, диләр. Артыннан барсалар, күрделәр моның эскерткә кергәнен. Качып тордылар да, Таз киткәч кенә атларны моннан алып чыгып, моннан ерак та түгел бер шәһәр бар иде, шунда илтеп, боларның өчесен дә саттылар. Таз иртә торып барып караса, атлар юк. Кая киттеләр икән дип эзләп йөри-йөри дә, барып чыга бу бер шәһәргә. Шәһәр базарына барып керсә, тегендә сөйләшәләр: «Ай-яй патша нинди атлар алган», – дип.

Таз, бу сүзне ишетү белән, китә теге патша янына. Патша янына керә дә:

– Мине хезмәткә алсана, мин карар идем ул атларыңны, – ди.

Патша:

– Яхшы, – ди.

Патша моны, риза булып, атлар карарга куя. Бу өч атны гына карап тора. Бу атлар бик чиста булалар. Бүтән атлар начар булганга, патша ачулана. Тазның абыйлары килеп үзара киңәш итәләр. «Таз тагын патшага эшкә кергән бит, моны нишләтик инде», – диләр. Хәзер болар сөйләшәләр моны үтерергә. Патшага әйтәләр:

– И падишаһым-солтаным, безнең Таз, диңгез патшасының атларын гына түгел, кызын да алып кайтып бирәм әле, дип мактана, – диләр.

Шул сүзләрдән соң патша Тазны дәштерә дә әйтә:

– Син нәрсә анда, диңгез патшасының атын гына түгел, кызын да алып кайтып бирәм, дип мактанып йөрисең, ди, булдыра аласың икән, алып кайт, ди. Алып кайтмасаң, башыңны кисәм, – ди.

Таз елап чыгып китә моның яныннан. Чыга да үзенең айгырлары янына бара: «Әй, айгырлар, ди, сезне үземнең башыма гына тотканмын икән», – ди. Айгыр телгә килә дә: «Син сора аңардан, ди, ун төрле ефәк, ди, бар да төрле булсыннар, ди. Аннары сора миңа атланып барырга, ди, шул айгырга атланып барам дип, ди, без аны эшләрбез, – ди. Таз патшага керә дә:

– Мин ул эшне эшләрмен. Миңа ун төрле ефәк бир, аннан соң, ди, мин шул атка атланып барыйм, – ди.

Патша, моңарга риза булып, ун төрле асыл ефәкләр бирә. Үзе теләгән атына атланып китә. Ат әйтә хәзер: «Син шушы ефәкләрне шушы диңгез буендагы будкаларга элеп чык, ди. Кич булгач, диңгез патшасының кызы күңел ачарга чыгар, ди. Патша кызы арттан йөрер, алда йөри торганнары кәнизәкләр булыр, ди. Без шунда качып торырбыз, ди. Син шул вакытта патша кызын тотып ал, ди. «Булды», дигәч, мин сине алып та китәрмен, – ди.

Менә бер заман кич кызлар көймә белән килделәр. Диңгез патшасы кызының исләре китте, бу нинди ефәкләр, ди. Кәнизәкләр алдан баралар, бу арттан бара әкрен генә. «Бусы матур, бусы матур», – дип барганда, Таз патша кызын барып тотуга, «булды», дип кычкыра ди, ат күтәрелеп тә китә. Хәзер патша кызын алып качтылар болар. Диңгез патшасының кызын патшага алып кайтып бирде. Тик кыз патшаны якын да җибәрми:

– Падишаһым-солтаным, ди, шундый батыр егет икән ул, ди, мин болай гына бармыйм әле сиңа хатынлыкка, ди. Минем туйда кияргә бернәрсәм дә юк, ди. Ул егет батыр булса, ди, минем өйдә бер сандык балдакларым калды, шуларны алып кайтып бирсен, ди. Аннан соң күз күрер, – ди.

Патша әйтә:

– Ярар, – ди.

Патша Тазны чакырта да:

– Йә әле, Таз, ди, кызны алып кайттың, инде кызның балдакларын да алып кайтып бир, – ди.

Бу сүздән Таз бик кайгыра инде, аларын ничек алып кайтырмын икән инде, ди. Таз ат янына чыкты да елый башлады. Айгыры әйтә: «Нигә елыйсың?» – ди. «Менә патша кызның балдакларын алып кайтырга куша», – ди. «Бер дә елама, ди. Син патшадан мең аршын тасма сора, ди. Барып җиткәч, ул тасманы миңа чорнарсың, ди. Тик мине генә сора, ди, миңа атланып барырсың, мине калдырма», – ди.

Егет патшага керде дә:

– Мин алып кайтырмын, ди, тик миңа мең аршын тасма бир, ди, шул айгырны атланып барырга бир, – ди.

Патша әйтә:

– Әйдә, бар, – ди.

Тазга мең аршын тасма бирделәр, шул айгырны бирделәр. Ат әйтә: «Диңгез буена баргач, мине чорна шул тасма белән, минем һич тә йоным калмасын өстә, ди. Анда, ди, шундый арыслан белән сугышырга туры килә, ди. Кыз ишек төбендә арыслан тора, ди, аны җиңмичә, керергә һич мөмкин түгел, ди. Әгәр без сугышкан вакытта диңгездә кан күренсә, өмет итмә, мин үлгән булырмын, ди. Без анда бик каты сугышырбыз», – ди. Шулай итеп, айгыр төшеп китә диңгез төбенә. Таз моны карап тора инде, диңгез төбеннән әллә никадәрле ак күбек күтәрелә. Хәзер тегендә айгыр сандыкны авызына капкан. Айгыр диңгез төбеннән чыга да, Таз шул атка атланып очып та китә. Шунда пәриләр боларның артларыннан куып киләләр, тик артыннан куып җитә алмыйлар. «Ярый, Таз, бәхетең инде, диләр, синдә икән безнең айгыр, диләр. Әгәр дә ул булмаса, без синең башыңны җыя идек», – диләр. Шулай итеп, кызның балдагын да алып кайтып бирде. Кыз әйтә:

– Иллә дә батыр егет икән, ди, минем шул эшләремне эшләде бит, – ди. Хәзер кыз патшага әйтә: – Өч казан сөт кайнаттыр, ди. Шул сөтләргә Таз сикереп төшеп чыксын, – ди.

Патша Тазны дәшә дә әйтә:

– Эш менә шулай, ди. Кызның әйберләрен алып кайттың, ди. Хәзер менә өч казан сөт кайнаттырам, сиңа шуларга төшеп чыгарга туры килә, – ди.

Таз бик каты елап чыга тагы айгыр янына:

– Их, айгыр, бәхил бул, мин хәзер үләм инде, ди. Өч казан кайнап торган сөткә төшерәләр, – ди.

Айгыр әйтә:

– Бер дә кайгырма, ди. «Мин төшәрмен, айгыр карап торсын», дип сора син, – ди.

Шулай иткәч, Таз патшадан сорый:

– И падишаһым-солтаным, мин'барыбер үләм инде, минем үлгәнемне айгырым карап торсын, – ди.

– Ярый алайса, карап торсын, ди, миңа нәрсә, – ди. Хәзер казанда сөт кайнап тора инде. Таз алып чыкты атны.

Диңгез патшасының кызы да чыкты, бер-берсенә карашып торалар болар. Таз, чишенеп, беренче казанга төшим дигәндә генә, ат пошкырып җибәрә, дә, сөт суына. Аннан егет уртанчыга төшкәндә ат яңадан пошкыра, сөт тагы суына. Өченчегә сикереп төшкәндә, ат тагы пошкыра, сөт тагы салкыная. Таз сөт казаннарына кереп чыккач, башындагы тазлары бетеп, шулкадәр матур егет булып чыкты. Хәзер диңгез патшасының кызы әйтә инде' патшага:

– Менә, падишаһым-солтаным, нинди егет иде, хәзер нинди матур егет булды, ди. Хәзер син дә төш, яшәреп чыгарсың, – ди.

Патша әйтә:

– Тазга берни булмады, миңа ни булсын, ярар, – ди. Яңадан өч казан сөт кайнаталар. Беренче казанга сикереп

төшә дә шунда ук бетә патша. Шуннан соң кыз әйтә:

– Әһә, кеше көченнән файдаланып, мине ансат кына ал-макчы иде, – ди. Тазга әйтә: – Егет икәнсең, – ди.

Хәзер диңгез патшасының кызы Тазга кияүгә чыга. Башланды бер заман туй. Ашамлык-эчемлек чамасыз күп, мине дә чакырганнар иде, барып җитеп булмады, хәзер барсаң да соң инде, туй беткән, кызыгы да юк.