Зөлкарнәй батыр

(татар халык әкияте)


Бердән бер көнне Зөлкарнәй батыр ун көнлек азык әзерли дә, коралланып, дөнья гизәргә, кем көчле, кем батыр икәнлекне белергә чыгып китә. Йөри-йөри бу, ну һич белә алмый, кем көчле, кем батыр икәнлекне. Шулай бара торгач, бер ат үләксәсе күрә бу: «Тукта, барып карыйм әле, ди, эчәгесе бар микән», – ди. Барып караса, ат үлгән, тиресен салдырып алганнар, эчәгесе бар. Бу атның эчен әрчи дә эченә кереп ята бөтен коралы белән, үзенә чыгып йөрерлек тишек калдырып тегеп куя.

Бер заманны җил-давыл чыга. Шул вакытта Өнегәт дигән кош килә дә, тырнакларын батырып, моны һавага алып менеп китә. Бара торгач бер утрауга барып төшә бу. Утрауда торбадан да калын бер агач була. Шул агач башында бу кошның балалары бар икән. Ярый, кош үләксәне шушы утрауда калдыра да балаларының исәнлеген карарга китә. Балалары әниләренең тавышын ишеткәч, шау-гөр килә башлыйлар. Ул да булмый, балаларының исәнлеген белгәч, кош үзе очып та китә.

Бервакытны бүрәнәдән дә калын елан килеп чыга да агачка менә башлый. Зөлкарнәй моны күреп торган була, алмаз кылычын ала да, үләксә эченнән чыгып, еланны тураклап ташлый, аннан үз урынына кереп ята.

Азмы-күпме вакыт үткәч, кош әйләнеп килә дә, туралган елан гәүдәсен күреп, куркуга кала, балаларны ашаган икән дип. Шул арада Зөлкарнәй дә үләксә эченнән чыгып тиз генә кош өстенә менеп атлана. Кош, өстенә адәм утыруны сизеп, очып китә. Оча-оча диңгезнең бер тугаена барып төшә дә селкенә. Селкенгәч, Зөлкарнәй шуып төшеп кала, ә кош очып китә. «Мин кая килеп төштем?» – дип, бик кайгыра бу, китә бу берәр нәрсә очрамас микән дип. Бара торгач, үсеп утырган агачлар күрә. Шул агачларны тамырыннан аударып, бик нык кына иттереп кораб ясарга тотына бу. Корабны ясап бетерә дә утырып китә диңгез белән. Бара торгач, бер ярга килеп чыга бу. Җиргә килеп чыккач, бик шатлана инде, бик күп вакыт үткән була бит. Җиргә төшеп, берәр кеше очрамасмы дип, китә бу эзләп. Бара-бара бер бинага килеп чыга. «Тукта, ди, кем тора икән монда», – дип барса, керергә ишек тапмый. Әлеге кылычы белән кизәнгән ие, бер ишек ачылып китә. Ишек ачылса, эчтән бер кыз карап тора икән.

– Әй, егет, ди, үлем хәлләренә килдең ди. Бу бит дию патшасының җире, ди. Хәзер дию кайта, сине ашар, – ди.

– Мине ашый алмас ул, – ди Зөлкарнәй.

Кыз да егет янына чыга.

– Бик пәһлеван егет кебек күренәсең, ди, нигә килдең соң монда – адәм аяк басмаган урынга? – ди.

– Үзем үлсәм үләрмен, сине алып китәрмен моннан, – ди.

Болар шулай сөйләшеп торганда, ямь-яшел болыт килә башлый.

– Әнә, кайтып килә инде, – ди кыз. – Аның көч кертә торган суы бар, ди. Син шул суны эч тә, ди, сул яктагы су белән урыннарын алмаштырып куй, ди, аннан соң үзең белерсең, ди. Менә без ике ел торабыз, ди, туебыз булганы юк әле, ди. Алар өч туган, өчесендә өч патшаның кызы, ди, безне беркая да җибәрмичә тоталар, – ди.

Ярар, Зөлкарнәй көч кертә торган суны эчеп, көч бетерә торган су белән урыннарын алмаштырып куя да, дию кайтканчы, кереп яшеренә. Дию, кайтып керүгә: «Фу, адәм исе килә», – ди.

– Нинди адәм исе булсын, – ди кыз, – үзең адәм ашап йөрисең дә, теш араңа кергәндер, үзеңнән киләдер, – ди.

– Юкны сөйләп торма, ди, күрсәт, – ди, бәйләнә инде.

– Ярый күрсәтәм, ди, минем энем Зөлкарнәй килгән, – ди.

– Ул бит минем кайниш, кунак итәбез, – ди.

Егетне күргәч, диюнең исе китә гәүдәсенең зурлыгына. Зөлкарнәйне өч көн кунак итәләр. Аннан соң дию әйтә:

– Әйдә, синең белән көчләрне, сынашып, көрәшеп карыйк әле, – ди.

– Синең теләгең булса, көрәшик җизнәкәй, – ди. Зөлкарнайгә тотынып карый, дию алдыра алмый. «Туктап тор әле, каениш, ди, минем көч кертә торган даруым бар, сиңа да бирермен, эчеп алыйм әле шуны», – ди.

Теге көч бетерә торган суны эчә, белмичә. Ә Зөлкарнәй сул яктагыны эчә, белә бит инде, үзе алмаштырып куйды урыннарын.

Тотыналар болар көрәшергә. Әйләнәләр-тулганалар, дию һич алдыра алмый. Зөлкарнәй алмаз кылычы белән тегенең башын кисеп тураклап ташлый, юк итә.

– Ну, – ди кыз, – егетнең арысланы икәнсең, ди. Минем белән монда тагын ике кыз бар. Аларның диюләре тагын да гайрәтлерәк, ди. Бусы иң олысы. Алар өчесе өч патша кызын алган, ди. Безнең өчебезне дә алып китә алсаң, бик яхшы булыр ие, – ди.

– Ярар, тырышырмын, ди, сез миңа булышсагыз, мин алып китәрмен, ди. Ул уртанчы дию кай төштә тора соң? – ди Зөлкарнәй.

– Уңга таба юл белән киткәч, ерак түгел, бер бина булыр, ди. Ул бинаның ишеге дә тишеге, дә булмас, ди. Тирәли карап йөри торгач, бер төштән тын чыкканны күрерсең. Менә шул җиргә төртсәң, ишек ачылып китәр, – ди.

Ярар, китә бу. Барып җитте. Бинаны карап йөри, бер җирдә ишек тә, тишек тә юк, үзе галәмәт биек. Озак кына карап торса, бер җирдән чак кына сулыш-тын чыгып тора. Шул җиргә төрткән ие, патша кызы ишеккә сөялгән дә тынын чыгарып тора икән, ишек ачылып та китә, патша кызы атылып чыгып та китә. Кыз дию кайткан дип курыккан икән. Ни булганны сөйләшәләр дә болар, кыз әйтә: «Дию кайтканчы, мин сиңа көч кертә торган дару эчерим, ди. Шул суны эч тә, ди, кисмәкләрнең урыннарын алмаштырып куй, ди. Дию, кайткач, белмичә, көч бетерә торган суны эчәр», – ди.

Ярар, суның урыннарын алмаштырып куюга, күкле-яшелле болыт чыга. «Әнә кайтып килә инде, ди, кайтыр вакыт җитте. Ул бер китүдә тәүлекләп йөри», – ди кыз. Дию кайтып җитәр алдыннан, кыз Зөлкарнәйне яшерә. Дию килеп керә. Ул баш дисәң – дөньяга сыймаган зур баш, гәүдә дисәң – дөньяга сыймаган зур гәүдә моның. Килеп керүгә:

– Фу, адәм исе килә, берәү килгән икән, ди. Бу кеше ялгыш килгәнме, әллә сине эзләп килгәнме? – ди.

– Кем безне эзләп килсен, без төрмәдә яткан шикелле ятабыз инде, – ди кыз.

– Күрсәт килгән кешене! – ди.

Дию авызын ачкан ие, ярты адәм гәүдәсе серәеп тора икән.

– Менә нәрсә исе килә ул, – дип, дию авызыннан адәм гәүдәсен тартып ала кыз. – Йот кире, ди, аннан исе килмәс, – ди.

Дию ярты гәүдәне йотып җибәрә. Йоткач, яңадан эзләргә тотына бу: Зөлкарнәйне табып, яшеренгән җиреннән өстерәп чыга.

– Ул минем энем, мине эзләп килгән, – ди кыз.

– Ә, бу Зөлкарнәй батыр икән, ди. Мин аны эзләп-эзләп таба алмаган ием, ди, үзе мине эзләп килгән икән, ди. Мин аны хәзер үк һәлак итәм, – ди.

Зөлкарнәй алмаз кылычын хәзерләп тора икән тегенең башын чабарга. Сикереп тора да:

– Мин синең шикелле йөз дию булса да курыкмыйм, ди, курыксам, килмәс тә ием, – ди. Шунда ук кылычы белән диюнең башын чабып төшерә, гәүдәсен тапап бетерә.

Кыз әйтә:

– Минем туганымның кызы кала бит монда, ди. Йөз диюдән дә курыкмагач, син аны да коткар инде, – ди.

– Ярар, – ди егет.

– Ул бина стенасының бер җирендә бер тишеге бар. Шуңа туры килсәң, бина ишеге ачылыр, ди. Аннан соң, абзыкаем килгән икән, дип, ул үзе йөгереп чыгар, – ди кыз.

Ярар, Зөлкарнәй чыгып китә. Сул юл белән бераз баргач, әлеге бинага барып җитә. Бина тирәли әйләнеп йөри, кулына кылычын тотып.

Бинаның бер җиренә кылычы белән төрткән ие, ишек ачылып та китә, кыз атылып та чыга: «Ай, абзыкаем килгән икән», – дип. «Мин сиңа хәзер көч кертә торган су бирәм, дию кайтканчы эч шуны, алайса кайтыр вакыты җитә аның», – ди.

Зөлкарнәй кыз күрсәткән суны эчә дә, тиз генә урыннарын да алыштырып куя көч кертә торган су белән көч бетерә торган суларның. Менә бер заманны кара болыт чыгып, давыл күтәрелә, һич әйтерлек түгел. Кыз Зөлкарнәйне бер җиргә яшереп куя. Дию кайтып керә «пуф-пуф!» итеп. Килеп керүгә: «Фу, адәм исе бар, ди. Ничек курыкмыйча килгән ул адәм минем йортыма?» – ди.

– Минем туган абзыем килгән, – ди кыз.

– Кая ул, чыксын! – ди дию.

– Алай-болай итеп ташламаска сүз бирсәң, чыгарырмын, – ди.

– Юк, тимәм, – ди.

– Гаурәтемнең суын эчсәң ышанам, болай гына ышанмыйм, – ди.

Эчә бит дию теге суны. Шуннан соң кыз абзыен чыгарып күрсәтә, кибән хәтле кеше була бу. Дию Зөлкарнәйгә бер китереп сукты, селкенмәде дә. Икенче кабат китереп сукты, бусында да селкенмәде. Шуннан соң Зөлкарнәй әйтә: «Син ике кабат суктың, ди, миңа бернәрсә дә булмады, ди. Син минем йөрәгемне кабартма, ди, синең шикеллеләрнең меңен кисәм мин», – дип, өченче кабат сугарга бирмичә, алмаз кылычы белән берне суккан ие, тетеп салды. Тагын бер суккан ие, алмаз кылычы җиргә кереп китте. Шулай итеп, Зөлкарнәй диюне һәлак итеп бетерде.

Хәзер кайтканда Зөлкарнәй өч кызны да җыеп алып кайта. Кыз сорый:

– Йә, Зөлкарнәй, безне коткардың, нәрсә белән кайтабыз соң, ди, утырып кайтырга савытың бармы? – ди.

– Нинди савыт, ди, кәрәп ясадым, шуңарга утырып кайтырбыз, – ди.

– Сыярбызмы соң? – ди.

– Сыярбыз, – ди.

– Ашарга бармы? – ди кыз.

Ике кыз әйтәләр:

– Безнең ашарга җитәрлек, – ди.

Олы кыз әйтә:

– Мин юлны беләм, ди, үзем, юллап, алып кайтырмын, – ди.

– Ә мин кәрәп белән алып китәрмен, – ди Зөлкарнәй.

Утырып китәләр болар дүртәү. Кәрәп зур, җимерелерлек, батарлык түгел. Кайталар болар зур су белән. Кайта торгач, су тарайды. Тарая торгач, бер елгага әйләнде. Хәзер елга белән китәләр болар. Елгага чыккач, теге кәрәп ярамый бит инде, Зөлкарнәй икенче кәрәп ясый да кызларга әйтә: «Мин әзрәк йоклап алыйм әле, ди. Мин бер ятуда җиде көн йоклыйм, ди. Андый-мондый хәлләр булса, берәр куркынычлык килсә, мине ничек кенә булса да уятырга тырышыгыз», – ди. Олы кыз әйтә: «Дөнья хәлен белеп булмый, ди, исемле йөзекләребезне Зөлкарнәйгә бирик», – ди. Шуннан соң кызлар өчесе дә йөзекләрен салып бирәләр. Зөлкарнәй йөзекләрне ак чүпрәккә төрә дә кесәсенә салып куя.

Ярар, яр буена чыгып кәрәпне бер агачка бәйли дә, булган тәгамне ашап, ял итеп алмакчы була. Олы кыз әйтә: «Дөнья хәлен белеп булмый, итәгемә ятып йоклап ал, ди. Батыр кешене тиз генә уятып булмый, бу дию иле бит, ди, андый-мондый хәлләр булмасын», – ди.

Зөлкарнәй әйтә: «Өч диюнең башына җиттем, бер диюне бетерергә генә хәлем җитәр инде», – ди. Зөлкарнәй шулай ди дә ятып йоклый. Күп заманнардан соң җил-давыл чыга башлый, яр буенда бәйләп куйган кәрәп кая барырга да белми. Ул да булмый, ике башлы дию килеп чыга.

– Ә, Зөлкарнәй батыр монда икән, шул икән кызларны җыештырып алып китүче, – дип гайрәтләнә теге.

Диюне күргәч, олы кыз куркуыннан еларга тотына. Кызның күз яше Зөлкарнәй битенә тамуга, егет уяна да: «Ни булды?» – дип сикереп тора. Дию әйтә: «Син минем өч туганымны үтердең, хәзер мин сине һәлак итәм», – ди. Зөлкарнәй алмаз кылычын ала, икенче кулына бер озын тимер тотып бара диюгә каршы. Инде йотам дигәндә генә, тимерне диюнең авызына тыга. Тегенең авызына тимер кереп тә китә. Диюнең маңгаенда чиләк төбе хәтле бер күзе бар икән. Тимерне авызына тыгуга, күзе акаеп чыга. Зөлкарнәй алмаз кылычы белән диюнең башын чабып бетерә. «Ну хәзер, ди, Зөлкарнәй, кайтабыз, ди, тик елганың уң ягында тугыз бармак – юлбасар тора ди, шулардай да котылсак, инде котылабыз, ди. Алар көймә белән, ди, без кәрәп белән, ди. Курыкмагыз, бирешмәбез, – ди.

Болар китәләр, әй баралар, әй баралар. Бер заманны төтен чыга алда. Олы кыз әйтә: «Әнә, тугыз бармак төтене чыга инде, ди. Без аларга җитмичә туктарбыз, ди, бераз ял итеп, тамакны ялгап алырбыз», – ди. Ну, ярый, бер ун-унбиш таяк тегеләргә җитмичә туктыйлар болар, төшәләр кәрәптән. Озак та тормый, ике юлбасар килеп чыгалар да, бусы миңа, бусы миңа, дип, кызларны бүлешә дә башлыйлар. Зөлкарнәй сикереп тора да: «Минем тирәдә сак булыгыз. Мин сезнең кебекләрне күп күргән, кызларга тимәгез!» – ди дә шул минутта ук ике юлбасарны һәлак итә. Яр буена барып, көймәне дә этеп суга кертеп җибәрделәр. Көймә юлбасарларның тора торган урыннарына кайтып җитә, күрәләр, көймә буш, иптәшләре юк. Болар сизәләр Зөлкарнәй килгәнне. Юлбасарларның башлыгы команда бирә Зөлкарнәйне һәлак итәргә. Ну, Зөлкарнәй алай итә, болай итә – кызларны да бирмәде, кәрәпне дә ватарга бирмәде. Шулай итеп, бу кызларны коткарып алып кайта. Юл күрсәтеп өйләренә озатып куя.

Өйгә кайтканда, патшаның офицеры тотып ала боларны да: «Бу алып кайтты!» – дип әйт, дип, кызларны куркытып, үз ягына каратып куя.

Зөлкарнәй кәрәптә икенче шәһәргә барып җитә дә, кәрәбен яр буенда туктатып, шәһәргә чыгып бер карчыкка барып керә. Бәләкәй генә йорт була бу.

– Сезнең шәһәрдә нинди хәлләр бар, әби? – ди.

– Менә бер офицер өч кызны диюдән коткарып алып кайтты, ди, шулкадәр сөенеч, ди, ашамак-эчмәк, төрле-төрле нигъмәт, тигәнгә тия, тимәгәнгә тими. Яхшырак кешеләргә тия, безнең ишеләргә бернәрсә юк, – ди.

Зөлкарнәй әйтә фатир хуҗасына:

– Мин йоклармын, ди, фәлән кадәрле, ди, син патшага барып әйт, ди, шундый-шундый һиммәтле пәһлеван килгән дип, ди, ул җиде көн йоклый, сигезенче көнне генә тора. Шуннан алда килмәсеннәр дә, йөрмәсеннәр дә дип әйтте диген, – ди.

Ярар, Зөлкарнәй ятып йоклый. Карчык чыгып китә мәйдан, уен-көлке карарга. Патшага кереп әйтә: «Менә шундый-шундый хәл, ди, миндә бер пәһлеван егет бар, ди, ул җиде көн йоклый, сигезенче көнне генә тора», – ди.

– Ярар, ди, йокласын, ди. Әле уен-көлке җиде-сигез көнгә бара ул, тиз генә бетмәс, – ди.

Ярый, җиде көн булгач, сигезенче көнне Зөлкарнәй тора. Карчыктан сорый:

– Мәйдан бармы? – ди.

– Бүген азаккы көне, – ди карчык.

– Бар, барып әйт, ди, мине алырга тимер арба җигеп килсеннәр, ди. Әгәр дә алырга кил мәсәл әр, мин бунт чыгарам, ди, тәки үземнекен итәрмен, – ди.

Карчык, бер җиңен киеп, икенче җиңен кими, чыгып китә сөенче алырга. Карчык патша түрәсенә барып әйтә. Патша түрәсе патшага барып әйтә. Патша: «Ярар, барып алыгыз, ди, нинди һөнәрләре бар икән, күрсәтсен», – ди. Моны тройкага тимер арба җигеп барып алалар.

Зөлкарнәйне мәйдан уртасына китереп утырталар. Нәкъ шул вакытта патшаның олы кызы килеп чыга сарайдан. Кыз, Зөлкарнәйне күрүгә: «Менә безне коткарып, кәрәпкә утыртып алып киткән кеше, ди. Офицер мине куркытып кына әйттерде», – ди. Шуннан соң Зөлкарнәйдән сорыйлар: «Ничек итеп кызларны коткарып алып кайттың?» – дип. Зөлкарнәй барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

– Коралларың кая соң? – диләр.

– Коралларым фатирда, – ди.

Моны ура кычкырып кияү итеп күтәрмәкче итәләр. Аннан патша әйтә:

– Патшага керерлегең бармы? – ди.

– Юк, ди, мин гади кеше, ди, мин көчем белән генә, батырлыгым белән генә йөри торган кеше, бүтән һөнәрем юк, – ди.

Әйбәтләп торып, патша моны үз кулына ала, өйләндерә, йорт салып бирә. Мәйдан ары, мин бире. Зөлкарнәй патша янында батыр булып урнашып калды, бөтен илгә дан булып.