Вики-мохит мөмкинлекләре белән танышу

Бу викикитап Вики-белем проекты буенча алып барылган практик эшчәнлекләр дәвамында тупланыла торган тәҗрибәне тасвирлау, киләчәк цикллар һәм башка проектлар эчендә куллану өчен булдырылган.

Дәрес вакытында Француз Википедиясенә үзгәртүләр кертүче балалар сыйныфы (Швейцария).
Әрмән Вики-аланнар эшчәнлеге турында мәктәп презентациясе.

Язылачак бүлекләр

үзгәртү
«Википедиянең гыйлем иреклелегенә кертеме», видео, (2:16)
Беренче Wikipedia Science конференциясе (2015, Лондон) нәтиҗәләре буенча видеоязма

Вики-белем проектының түбәндәге өлешләрен тирәнрәк ачыклау урынлы кебек:

 
«Текстларны эшкәртү» предметы чикләрендә Викимәгълүмат алгоритмларын кулланырга өйрәнгән 3 курс Петрозаводск дәүләт университеты студентлары, 2017 елның язгы семестры.
 
ЮНЕСКО экспертлары уздырган Mobile Learning Week 2017 чарасыннан XXI гасыр сәләтләре турында гыйбрәт алып була.

Вики-мохит дип бөтендөнья пәрәвезендә урнаштырылган берәр текст яки мультимедиа эчтәлеккә тәртипле һәм уңайлы рәвештә бергәләп үзгәртүләр кертә алу өчен уйлап чыгарылган математик метод, аны веб-сайтларда куллану өчен язылган программалау ысуллары һәм уртак эшчәнлек алып баручы катнашучылар җәмгыятьләре атала.

Социаль челтәрләрдә, форумнарда, мультимедиа туплагычларында, күп блог һәм яңалыклар бастыручы оешмаларның сәхифәләрендә урнаштырылган эчтәлек турында берәү үз фикерен белдерә ала. Вики ысулын кулланучы проектларда исә һәрбер катнашучы (Викимедиа Фонды карамагындагыларда - хәттә аноним IP) үзгәртүләр кертә ала. Берәр вики-битнең бар версияләре сакланылганы аркасында, ара-тура күзәтелгән вандаллык очракларын төзәтү һәм элекке хәлгә кайтару бик җиңел.

Нәтиҗәдә, зур такымнар реаль вакытта алып барган мәгълүмати проектлар өчен иң актив кулланылган ысул буларак вики-технологиясе булып тора. Аны куллану нәтиҗәсендә халык язган Википедия дөньяның иң популяр веб-сайтлар һәм иң абруйлы энциклопедик ресурслар дәрәҗәсенә җитте.

Бу викикитапны укып чыгуга яки монда аңлатылган эшчәнлекләр ясауга берәүнең Вики-мохит ярдәмендә үзенә әһәмиятле темалар тирәсендә проектлар турындагы мәгълүматны дөньяга иң нәтиҗәле килеш тарата алуы өчен нишләргә кирәклеген аңлавы көтелә.

 
Вики-клубларга олы яшьтәгеләр дә йөри!
 
Башкортстан викимедистлары катнашучылар төркеме Бөрҗән районы Иске Собханкул халкы өчен уздырган вики-семинар катнашучылары.

Интернетның тарафлылыгына һәм дә турыдан-туры начарлыгына зарлану җиңел, ләкин Википедия онлайн-мохит киләчәге өчен оптимизм сәбәбе булып тора. Бу веб-сайт миллионлап аноним катнашучы тарафыннан үстерелүенә карамастан, яңа тикшеренүләр аның кешеләрнең идеологик мәсьәләләр нигезендә аерым җәмгыятьләргә сегрегацияләнүләрен азайта һәм хәттә иң авыр мәсьәләләр буенча нейтраль карашны табу эшендә уңышларга ирешә алганын күрсәтә...[1]

Шулай ук кара

үзгәртү
 
Викимедиа мохите белән уен аркылы танышу презентациясе (мәкалә * тикшеренү)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. The Washington Post. Science shows Wikipedia is the best part of the Internet by Robert Gebelhoff: "It’s easy to bemoan the partisanship and downright nastiness of the Internet, but Wikipedia offers some much-needed optimism online. Despite the fact that the website is constructed by millions of anonymous contributors, new research shows that it reduces ideological segregation and is remarkably good at finding neutrality, even on the most contentious topics.."