Белем икътисады чоры мәгарифе
Белем икътисады чоры мәгарифе — белем икътисады чоры глобальләшкән дөньяда көндәлек тормышының күпчелек кирәкләрен ясалма интеллекты нигезендә эшләүче роботлар башкарган яшәү шартларында мәктәп укучыларга үз тормышлары белән канәгәть булырлык дәрәҗәдә яши алулары өчен кирәк булган сәләтләр һәм белемне үзләштерергә ярдәм итүче система.
Максатлары
үзгәртү- 100% укучыларны белем икътисады шартларында үз тормыш хуҗасы була алырга өйрәтү
Көтелгән нәтиҗәләр
үзгәртүУрта мәктәпне бетергән һәрбер бала:
- Башка кешеләр белән уртак тел таба ала (консенсус)
- Кирәкле темалар буенча мәгълүматны үзеннән таба ала (тикшереп булучанлык)
- Табылган мәгълүматның ышанычлы булу-булмавын ачыклый ала (абруйлы чыганаклар)
- Өстәлгән кыйммәте югары булган контентны тудыра ала
- Вакытын әһәмиятле әйберләргә куллану
- Һәрбер эштә салкын акыл белән эш итә алу
- Белдергәннең ышанычлы икәнен башкаларның тикшереп алуларына әзер булу
- Плагиат белән шөгыйльләнмәү
- Милли чыгышларына карамастан, кимендә өч телдә иркенләп сөйләшә, укый һәм яза, төрле имтиханнарны уза ала
- Татарстан очрагында боларның табигый өчлеге инглизчә, русча һәм татарча
- Чечня өчен соңгысы чеченча, Саха-Якутия өчен — сахача, Башкортстан өчен — башкортча, һ.б.
- Пьемонт өчен соңгы икесе итальянча һәм пьемонтча, Прованс өчен — французча һәм окситанча, Шеңҗан өчен — кытайча һәм уйгырча, һ.б.
Уңышлылык күрсәткечләре
үзгәртү- Укучылар мәктәпкә бару мөмкинлеген бәйрәм буларак күрә
- Укытучы янында булганда укучы игътибары үзеннән-үзе белем алуга юнәлә (смартфонда уйнаудан популяррак булуы)
Шартлар
үзгәртү- Укытучы балаларга юл күрсәтүче һәм киңәшләр бирүче остаз ролен башкара
- Укучы һәрбер адымны ничек һәм нинди күләмдә кылачагын үзе билгели
- Укучылар бер-берсенең эшләрен бәяли
Ирешү юллары
үзгәртүВики-мөмкинлекләре
үзгәртүУкучылар үз мөстәкыйль яки төркем эшләрен Вики-мохиттә эшләгәндә алдагы максатларга ирешү автоматик килеш булдырыла. Укытучы нәкъ дөрес сорауларны куерга, максатларны билгеләргә һәм аларга таба шәхси белем алу сәфәрендә ярдәм итүче ролен башкара.