Гаврилов Петр Михайлович (1900 елның 30 июне, Казан губернасы, Лаеш өязе, Әлбәдән1979 елның 26 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Краснодар) —  Советлар Берлеге Каһарманы (1957).

Пётр Гаврилов
Туган телдә исем Петр Михаил улы Гаврилов
Туган 17 (30) июнь 1900 яки 30 июнь 1900(1900-06-30)
Әлбәдән[d], Сәләнгеш вулысы[d], Лаеш өязе[d], Казан губернасы[d], Россия империясе[d]
Үлгән 26 гыйнвар 1979(1979-01-26) (78 яшь)
Краснодар[d], Краснодар крае[d], РСФСР[d], СССР[d]
Күмү урыны гарнизонное кладбище Бреста[d]
Ватандашлыгы  СССР[d]
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] һәм Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы[d]
Хәрби дәрәҗә майор[d]
 Пётр Гаврилов Викиҗыентыкта
Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар:

Бөек Ватан сугышы еллары үзгәртү

Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Петр Михайлович Гаврилов беренче тапкыр кулына корал алды һәм Ватан сугышына кадәр аңардан аерылмады.

Эш курткасының җиңенә кызыл гвардияче тасмасын бәйләп, ул Казан урамнарында юнкерлар отрядларына каршы сугышты һәм ул вакытта контрреволюциянең соңгы терәге булган Кремльне штурмлауда катнашты. Меңнәрчә солдат Һәм эшчеләр белән бергә ул тарихи моментның - шәһәр хезмәт ияләренең массовый митингысында Казанда совет власте игълан ителүнең шаһиты булды.

Гавриловка ул вакытта бары унҗиде яшь иде. Ләкин шулай да ул тормышта дөрес юл таба алды. Юклык һәм мәхрүмлек белән тулы яшьлеге аны революция көрәшчеләре сафына алып килде. Бер яшендә әтисеннән ятим калган Петя балачагында ук инде кулакларга бил бөгеп эшләп, кабалага дучар ителгән иде. Гәрчә ул туган Әлбәдән авылы ярлы татар авылы булса да, анда да ятим балага «ярдәм кулы сузар¬га» теләүче байлар табылды. Унбиш яшьлек Петр, үзенең батраклык хәле белән моннан ары килешергә теләмичә, Казанга китте.

Үсмер егеткә шәһәрдә дә җиңелдән булмады. Татар авылларыннан килгән укый-яза белмәүче башка бик күпләр кебек, ул да кара эшкә керде. Башта икмәк пекарнясында эшләде, аннары бу якларда иң карт заводларның берсе булган Казенный заводка урнашты. Завод коллективында яшәү, яңа иптәшләр белән аралашу аңа революцион лозунгларны аңларга ярдәм итте.

         Октябрь кораллы восстаниесе җиңгәннән соң, Гаврилов үзе теләп Кызыл Армия сафларына китә, акгвардиячеләргә һәм чит ил интервентларына каршы сугышларда катнаша.

Гражданнар сугышының соңгы залплары тукталгач та, Петр Михайлович армиядән китмәде, аның сафларында үсте һәм укыды, Коммунистлар партиясенә керде һәм кадровый командир булды. 1939 елда Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлагач, аны полк командиры итеп билгеләделәр, шул елның ахырында ул Финляндиядәге сугышларда катнашты.

1941 елда майор Гаврилов илебезнең көнбатыш чигендә, Брест крепосте гарнизонында хезмәт итә иде. Җәй башыннан алып ул лагерьда булды, гарнизон гаскәрләре, шул исәптән ул командалык иткән 44 нче укчы полк та лагерьда иде.

        Иртәгә немец-фашист илбасарларының хыянәтчел һөҗүме башланасы көнне, 21 июньдә, шимбә көн, Петр Михайлович семьясы белән күрешү һәм ял көнен алар белән бергә үткәрү өчен, крепостька кайтты. Ә таң атканда шәһәр һәм крепость артиллерия снарядлары һәм бомбалар гөрселдәве, автоматлардан ату һәм немец танклары моторлары гөрелтесеннән йокыдан уянды.

Сикереп торып, квартирадан йөгереп чыккан Гавриловның иң беренче уе штаб турында булды: анда полк байрагы һәм яшерен документлар саклана. Әмма штаб бинасын инде ялкын урап алган иде. Алай да булмагач, берничә дистә сугышчыны туплап, майор крепостьның төньяк капкаларына юнәлде — шәһәргә барып чыгарга һәм полкка кушылырга ниятләнде. Ләкин бу да мөмкин булып чыкмады:        крепость камалып алынган иде.

Капка янына килеп җиргә яткан кечкенә бер төркем кызылармеецларның сирәк-мирәк атулары якын ук килеп җиткән фашистларны әллә ни озак тотып тора алмады. Бердәм оборона оештырырга кирәк иде, һәм Гаврилов бу участокта сугышучы барлык солдатларны үз отрядына берләштерде. Ул, оборонаның үзәген дагасыман валлар белән әйләндереп алынган көнчыгыш фортның иске, ләкин нык биналарында оештырырга булды, чөнки валларның калын стеналары эчендәге казематлар дошман камалышындагы сугышчылар өчен ышанычлы яшеренү урыны була ала иде.

Гаврилов фортка килеп җиткәндә, анда инде төрле частьлардан һәм подразделениеләрдән җыелган өч йөзләп кеше бар иде. Командалыкны үз өстенэ алып, майор аларны өч ротага бүлде, һәркайсына оборона участогын күрсәтте һәм командирларын билгеләде. Кулда булган барлык ату средстволары да шунда тупланды. Фортның бер ягына өч зенит пушкасы, икенче ягына - танкка каршы ата торган ике пушка куелды. Окоптан исә дүртләтелгән зенит установкасы атып торды. Отрядның штабы фронтның җир асты юлларында урнашты. Аннан бик. тиз арада роталарга телефон чыбыклары үткәрелде. Бинада бер рация да табылды, элемтәчеләр зур өмет белән аны төзәтергә керештеләр. Ләкин совет гаскәрләре частьлары белән элемтә урнаштырып булмады...

Крепость һәр яктан сулы каналлар .белән уратып алынган, бары тик. Гаврилов отряды саклый торган төньяк капка гына немецларның төп көчләре һәм техникасы өчен бердәнбер үтү юлы булып тора иде. Билгеле, дошманның һөҗүме шунда юнәлдерелде дә.

Фашист автоматчыларының беренче атакалары уңышлы рәвештә кире кайтарылды. Ләкин гитлерчыларның басымы көчәя барды, сугышка танклар кертелде, һәм, ниһаять, капка аша бәреп кереп, танклар фортны урап алган валларга якынайдылар. Безнең ныгытмалар артына куелган танкка каршы ата торган пушкалар уты аларны тоткарлый алмый иде. Шуңа күрә, артиллеристлар бер пушканы ачык урынга чыгардылар һәм фашист машиналарына туп-туры төзәп ата башладылар. Батыр артиллеристлар шунда корбан булдылар, әмма пушкадан бер адым да чигенмәделәр. Алар өч танкны юк иттеләр. Калганнары кире борылды.

Фортны саклаучыларның нык каршылык күрсәтүләренә җеннәре чыккан немецлар сугышка яңа частьлар керттеләр. Ул көнне дә һәм аннан соңгы көннәрдә дә атакалар бер-бер артлы өзлексез кабатланып торды. Гаврилов отрядының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Әмма сугышчыларның каһарманлыгы һич сындыра алмаслык иде, окопларны ташлап китәргә һәм казематларга яшеренергә аларны һичнәрсә мәҗбүр итә алмады. Хәтта каты яраланган солдатлар да коралларын кулларыннан ычкындырмадылар һәм соңгы сулышларына кадәр аттылар. Вакыт-вакыт фашистлар валга якын килә һәм окопларга ыргылып керә алдылар, ләкин совет сугышчылары контратака, штык ударлары белән аларны һәр юлы бәреп чыгардылар.

Гарнизон калдыкларыннан оешкан аерым отрядлар бүтән участокларда да шулай ук геройларча сугыштылар. Крепостьның барлык почмакларында бәрелеш кызганнан-кыза барды. Тышкы дөныя белән элемтәсе булмаган, ач һәм бик арыган сугышчылар дошман һөҗүмен кире кайтаруларын дәвам иттерделәр һәм гитлерчыларның бирелергә тәкъдим итүләрен;) ут ачып җавап бирделәр. Алар биналар һәм ныгытмаларның стеналарына үзләренең каны белән: «Хуш, Ватан! Үләрбез, ләкин моннан китмәбез!» - дип яздылар.

Уңышка ирешә алмагач, немец командованиесе крепостьны саклаучыларның каршылыгын авиация ярдәмендә сындырырга уйлады. Валдагы зенит пушкалары самолетлар белән көрәшкә кереште. Гаврилов артиллеристлары, дошман козгыннарының крепостьтагылар өстенә беренче ташлануларын кире кайтарып, өч самолетны бәреп төшерделәр. Әмма зениткаларның сирәк-мирәк атулары дошман бомбардировщикларына җитди комачаулык итә алмады. Зенитчиклар куркуны белмичә, һава разбойникларын фидакарь каршылап, соңгы сулышларына кадәр постта тордылар һәм үз пушкалары янында һәлак булдылар.

Штурмның сигезенче көне бара иде. 29 июнь көнне гитлерчылар Гаврилов отрядына ультиматум куйдылар, бирелүдән баш тарта калсалар, фортны җир йөзеннән себереп түгү белән янадылар. Җавап өчен бер сәгать вакыт бирделәр.

«Шунда ук партия җыелышы җыярга карар бирдек,— дип искә ала Петр Михайлович ул хакта.— Җыелышка комсомолецларның да, шулай ук партиясезләрнең дә хәрәкәтләнә алганы барысы да килде. Минем белдерүем кыска булды.

-Безгә тормышыбызны саклап калырга вәгъдә итәләр. Дошман -боҗрасын өзеп чыгу турында хыялланасы да юк. Безнең алда ике генә юл: фашист тоткынлыгында яшәү яисә сугышып үлү. Капитуляция ясау — димәк, Ватанга хыянәт итү дигән сүз. Ә без Ватан өчен Соңгы тамчы каныбызгача сугышырга ант иттек. Мин, коммунист һәм сезнең командирыгыз, монда калам», - дидем мин.

Каземат эче төрле яктан кычкырган тавышлар белән тулды.

-       Соңгы чиккәчә сугышачакбыз! Шуның өчен без коммунистлар да.

-       Барыбыз да калабыз! Коммунистлар да, коммунист булмаганнар да.


Шул чакта, капитуляцияне кире кагу турында карар кабул ителгәч, көтмәгәндә уннарча куллар күтәрелде:

-    Миңа да коммунист булырга рөхсәт итегез!

-    Партия сафына кабул итүегезне үтенәм!..

Үтенечләр язу таләп ителмәде: кәгазь дә, вакыт та юк иде... Шушы үлем куркынычы сәгатьләрендә илледән артык кеше үзләренең сугышчан постларына коммунистлар булып бастылар.

Бер сәгать вакыт үтү белән, фашистлар, бирелү турында хәбәр алмагач, крепость ныгытмаларын бомбага тотуны яңадан башлап җибәрделәр. Исән калган биналарның калдыклары бомбалар шартлаудан җимерелә-ишелә башлады. Ләкин самолетлар очып китү белән, исән калган барлык сугышчылар яңадан позицияләргә чыктылар. Бомбага тоту тукталганнан соң, атарага ташланган гитлерчылар, тагын безнекеләрнең көчле утына очрап, зур югалтулар белән кире чигенделәр.

Исән калган сугышчыларны иртәгесен иртүк яңа сынау көтә иде: немецлар окопларга һәм ишек алдына күздән яшь агыза торган газлы бомбалар яудыра башладылар. Солдатлар, противогазлар киеп, көчкә генә тын алып, рәхимсез сугышны дәвам иттерделәр.

Газ атакасыннан соң яңадан һавадан һөҗүм башланды. Куәтлеле-ге, самолетларның һәм ташланган бомбаларның күплеге ягыннан бу һөҗүм героик гарнизон кичергән барлык бомбардировкаларның да иң зәһәре иде. Авыр бомбалар, җир селкетеп өзлексез шартлап, җирнең һәр метрын диярлек астын-өскә китерделәр һәм чуен китекләре белән тутырдылар, окопларны һәм ныгытмаларны җимерделәр. Януга бирешә торган һәрнәрсәне ялкын чорнап алды. Кичкә таба немецлар фортка бәреп керделәр һәм аның соңгы саклаучыларын, шулай ук подвалларга һәм казематларга кереп качкан хатын-кызларны һәм балаларны пленга алдылар. Җир астындагы иң тирән почмакларда гына берничә кеше котылып кала алды, шулар арасында Гаврилов та бар иде.

Өч көннән соң, фашистлар ишелеп беткән фортны калдырып киткәч, котылып калган сугышчылар «катакомбаларыннан» чыктылар һәм яңадан сугышчан .постларга бастылар. Майор белән бергә алар унике кеше иде. Кораллары пистолетлар һәм дүрт данә кул пулеметы гына, ә ашамлык запасларыннан бераз сохарилары гына бар иде. Кыю сугышчылар фортта тагын уң көн тордылар. Көндезләрен казематларда яшеренеп яттылар, ә төнлә белән җир өстенә чыгып, җимерек окоплардан якын тирәдәге немецларга ут яудырдылар.

Крепостьның төрле районнарында еш ишетелеп торган атышлар Гавриловның рухын күтәрә иде. «Димәк, без ялгыз түгел әле!» — дип уйлады ул. Әйе, гәрчә немец илбасарлары армиясенең төп көчләре көнчыгышка таба еракка үтеп, инде Смоленск янында сугышлар алып барсалар да, үлмәс гарнизон яшәде һәм дошманга бирелмәде.

Һәр төнне гитлерчылар белән бәрелешеп, Гаврилов крепостьтан үтеп чыгарга һәм урманга китәргә өметләнде. Әмма бу өмет тормышка ашмады. 12 июльдә немецлар бу батырларны таптылар, пушкалардан, минометлардан бик каты ут ачтылар, аннары атакага ташландылар. Бу юлы ике солдат белән командир гына котылып кала алды. Ә инде форт тирәли урнашкан фашистлар тезмәсен ерып чыкканда, ул беръялгызы калды.

Чолганыштан чыккач, Гаврилов крепостьның икенче бер почмагына барып керде һәм шунда аулаграк урынга яшеренеп, немецларның крепостьтан китүләрен көтәргә булды. Эзли торгач, җимерелми калган кечкенә генә бер каземат табылды, һәм ул шунда кереп посты. Ләкин өч көннән соң ачлык аны яшеренгән җиреннән чыгарга мәҗбүр итте. Төнлә белән якындагы ишелгән корылмалар тирәсендә ул ат абзарларының иске запасларыннан кечкенә генә комбиазык кисәкләре тапты, ә су эчәр өчен крепостьны урап алган канауларга шуышып барырга туры килде. Мондый сәяхәтләр берничә төн дәвам итте, әмма шулай да организм артык түзә алмады: хәлсезлек һәм ашказаны авыртуы майорны аяктан екты. Вакыт-вакыт аңын җуеп, ул каземат почмагында аунап ята һәм, инде котылырга исәп тотмыйча, бары тик дошман белән соңгы көрәш өчен калган көчен саклау турында гына хыяллана иде.

«Мине ул чагында куркыткан нәрсә үлем түгел иде, — дип исенә төшерә бу акылдан шашарлык авыр сәгатьләр турында П. М. Гаврилов,— үлем барыбер котылгысыз дигән фикер белән без, крепостьны саклаучылар, күптән килешкән идек инде. Башкасы: һичкемгә билгесез килеш, үзебезнекеләрдән еракта, дошман чолганышында үлү бик авыр иде. Шундый уй йөрәкне телгәләде: әйе, беркем дә һәм һичкайчан да синең ахыр чиккәчә үз Ватаныңа һәм антыңа турылыклы хәлдә сугышып һәлак булганлыгыңны белә алмас. Гомереңне мөмкин кадәр-нәтиҗәле итеп, дошман өчен бик кыйммәткә төшәрлек итеп бирергә, — үз илең, үз халкың өчен эшли алырлык нәрсә шул гына калган иде. һәм, бәлки, бары шул уй гына, шул бердәнбер омтылыш кына минем һаман хәлсезләнә барган тәнемдә әле беркадәр тереклек саклап торгандыр да. Ә кулларым, аңны җуйган чакта да, инстинктив рәвештә, янымда калган соңгы нәрсәләрне — үземнең үлем сәгатемне лаеклы каршыларга җыенган әйберләрне: корылган ике пистолет белән биш гранатаны капшый иде».

Очраклы хәл фашистларны Гаврилов сыенган урынга ул аңына килгән моментта алып килде. Пистолеттан туп-туры атып ул беренче «кунакларны» дөмектерде, аннары немецларның:       «Рус, бирел!» —дип кычкыруларына җавап итеп, гранаталарны ходка җибәрде. «ТТ» пистолеты обоймасында бары өч патрон калды: майор аларның икесен дошманга, берсен үзенә дип калдырды. Ул, дошманга бирелгәнче, ичмаса, үз пулямнан һәлак булам, дигән ныклы карарга килде. Әмма хәл бүтәнчә Килеп чыкты: казематта каты шартлау ишетелде һәм яраланган Гаврилов һуштан язып ауды... Бу 1941 елның 23 июлендә, сугыш башлануның утыз икенче көнендә булды.

Плендагы иптәшләре, рус врачларының ярдәме белән, Петр Михайлович авыр җәрәхәтләрен дәвалады һәм аякка басты. Фашист тоткынында, лагерьларның чәнечкеле тимер чыбыклары артында аңа дүрт ел интегергә туры килде.

Брест крепосте оборонасының эпопеясы сугыштан соң озак еллар билгесез килеш калды. Ләкин Немец архивларында документлар табылды, ул сугышта катнашкан кешеләр өзләп табылды, һәм, ниһаять, совет халкы фашист илбасарларының беренче ударларын үз өсләренә алган улларының каһарманлыгы турында белде. 1957 елда үлмәс гарнизонның исән калган сугышчылары орденнар белән бүләкләнделәр, ә аларның командирына - Петр Михайлович Гавриловка - Советлар Союзы Герое исеме бирелде.