Викиюниор – 0-12 яшьтәге балалар өчен матур әдәбият жанрына кермәгән темаларга фәнни-популяр төрендәге китаплар тудыру проекты.

Викиюниор эмблемасы

Бу китаплар фотография һәм диаграммалар, рәсемнәр һәм оригиналь сурәтләр белән тулы. Викиюниор китаплары язучылар, укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары һәм башка яшьләрнең бергәләп эшләү җимеше. Китапларыбыз тикшерелә алырлык фактик мәгълүматны тәкъдим итә. Безгә кушылырга, китаплар һәм аларның төрле бүлекләрен язырга, кирәклечә төзәтергә һәм үзгәртеп корырга рәхим итегез. Китапларыбыз бушлай, Creative Commons Attribution-ShareAlike лицензиясе шартлары буенча таратыла.