Wikibooks:Балалар өчен әдәбият/Архив
Ноябрь ае
үзгәртүНью-Мексиканың терлекчелек белән шөгыльләнгән төньяк өлкәсе Куррумпо дип атала. Керсәң чыга алмаслык яшел печәнлекләр, биек-биек калкулыклар һәм чиксез зур көтүләр иле бу. Шушы илнең күкрәгеннән аз санлы булса да, ләкин саф көмеш сулы тармаклары белән Куррумпо елгасы ашкынып ага — өлкәнең исеме дә әнә шул елга исеменнән алынган иде.
Сентябрь-октябрь айлары
үзгәртүВәли эшсезлектән интегеп, түшәмгә төкереп ята иде Гали дусты килеп керде. Керү белән:
- Вәли, дускай! Хатын, балалар җанга тиде бит инде. “Чыршы кирәк тә, чыршы кирәк!”, диләр. Урманга гына барып кайтыйк инде. Вәли торып утырды.
- Ә, берәр нәрсә алдыңмы соң? Дусты аның “берәр нәрсәсен” шундук аңлады.