21 гыйнвар (Такташ)

21 гыйнвар
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


21 гыйнвар


Сәүдәгәр Сәйфетдинов
Төнлә бүген
Зур урамнан карт аю төсле йөри,
Совзнаклар, червонецларны тотып,
Рестораннан ресторанга өстери.
— Дайте пиво!
Ул эчә,
Ялгыз түгел,
Бик күп алар, —
Гайниләр,
Сәйфелмөлекләр, башкалар...
Туктамый эчә,
Бөек шатлык бүген (?),
Ак сыра ташып йөриләр
Ресторанда марҗалар!
Туктагыз, торгаш,
Сифилитик марҗалар!..
Туктагыз!—
Еллар,
Гасырлар,
Дөньялар!
Бер минут —
   үлде.
Икенче бер минут
Шундый бер җимрү белән килде...
Кинәт
Радио,
Радио:
— Ленин үлде...

Комклуб;
Обком бүген доклад бирә.
Чү!
Кинәт докладчыбыз ник туктады?

Зал көтә.
Шомландылар,
Рәис торып башын иде;
Һәм
Радио:
— Ленин үлгән! —
Диде.
Бер секунд...
Шуннан? —
Зал елый, үкси иде...
'Сез корбан булдыгыз
   авыр сугышта... '

Кино, —
'Тарзан';
Джунгли маймыллары,
Американың адашкан уллары,
Юлбарыслар,
Әллә нәрсәләр тагы!
Чү!
Кинәт лента өзелде.
Залда ут сүнде.
Берәү:
— Радио
Ленин үлгән! —
Диде...
Туңды зал —
Күз яшь,
Елаулар...
Экранда ут янды тагын,
Тик бу юлы күрделәр анда
Кайгылы рәсмен аның...
Зал таралды,
Тын урамнарга таралды бар халык,
Канлы яшь, хәсрәт белән зур
Кайгылы хәбәр алып...

Төн.
Завод.
Мастер Иванов
Бер үзе сүзсез генә
Нәрсәдер бора,
Тагын тиз-тиз генә
Яшьләрен сөртә.
Ул, ишетсә дә хәбәрне,
Үз постын ташламады.
Иртәгә
22 нче гыйнвар...
Радио,
Радио,
Радиолар...
Җир шарын сүзләр болыты чормады;
Электроннар,
Болытлар барсы да
Җырлады:
Ленин!
Ленин!
Ленин!
Ленин!
Баррикадаларда,
Сарайларны җимергәндә,
Бомбалар,
Утлар эчендә,
Төрмәләрдә,
Шахталарда
Син идең безнең белән.
Канлы кырларда сугышканда,
Синең шәүләң һаман
Безгә ак юллар сызып торды
Азатлыкка табан!

Безне коллыктан азат иткән
Бөек юлбашчыбыз,
Безгә ирекле сарай төзгән
Беренче ташчыбыз!
Син бүген бездән киттең...
Ленин,
Ленин,
Ленин, хуш!
Ленин был,
Ленин умер,
Прощай, Ильич!
Прощай, вождь!

Радиолар:
Лондон, Париждан,
Даниядән:
— Ленин үлмәде,
Ул һаман юлбашчыбыз!
Испаниядән:
— Без аның сызган юлы белән
Тәхетләрне ватып,
Таҗларын,
Корольләрен,
Бароннарын утка атып
Яндырырбыз.
Италиядән
Шундый ук радио;
Бөтен җирдән —
Төрек, Германиядән!..

Зур сарай;
Керзон, сараен актарып,
Эзләде рәсмен Ленинның.
Тапты да,
Кулына алып, туктады.
Нигә ул:
— Үлде, —
Диеп шатлана алмады?
Чөнки:
Зур сарайның читендә бүлмәдә
Йорт караучысы һаман да сөйләнә:
Ленин!
Ленин!
Ленин!..

Ул менә шунда ята,
Ул, ул — кеше,
Кайсы өчен бүген
Бөтен җир яшь түгә,
Кайсының рәсмен бүген бездән ерак
Африканецлар табып елап үбә.
Ул менә шунда ята,
Нинди тыныч,
Баш очында дуслары сакта тора.
Ул ята —
Бәйнәлмиләлнең мәркәзе, —
Тын гына,
Тып-тын гына...

27 гыйнвар

Без бүген тордык караңгы төн белән
Мәңгегә саубуллашырга.
— Кем белән? —
Дустыбыз,
Юлбашчыбыз Ильич белән!
Без бүген билге кададык
СССР сахрасына,
Таш урамнарга,
Авылларга,
Урал, Донбассына.
Кайгылы билге, —
Бөтен дөнья тулы
Ул кара билге белән.
Миллион йөрәкләр берьюлы
Тын гына тибә:
Ленин!
Ленин!
Ленин!

Без, бөтен дөнья, урамда:
Франция,
Испания,
Дания,
Германия...
Анда ораторлар сөйли,
Монда пионерлар:
— Ул үлмәде,
Ленин мәңге бар!
Ленин — без ул!
Ә без?
— Бөтен дөнья!
— Без бар!
Без — миллионнар,
Көчле ленинчылар!
— Кузгал, уян, ләгънәт ителгән..
Ораторлар!
Сәгать дүртне сукты!
Эш дөньясы кинәт туктады.
Башлар түбән таба иелделәр,
Машиналар шымды,
Тын калды.


Рур иле...
Зур шахталар...
Мәйданында меңнәр туктаган,
Серле бер тынлык эчендә, әкрен-әкрен уртадан
Күтәрелә бер рәсем,
Күзләр тегелә,
Соңгы кат саубуллашып,
Ул рәсемгә табан...
Зур Париж.
Шау-шу.
Урамнар.
Тротуарларда халык
Бер-берен таптый,
Кызу сәүдә бара,
Сатып алып,
Шаулыйлар;
Зур урамнан
Автомобильдә барон йоклап килә
Йоклый ул, исрек, яланбаш,
Йөзтүбән яткан көйгә.
Чаттагы йорттан шофер
Күрде сәгать тулганлыгын, —
Туктады.
Артындагы исрек барон
Сизмәде
Ник?
Нәрсә?
Ни
Булганлыгын...

Ул менә шунда ята,
Ул, ул — кеше!
Кайсын гасырлар тудырды,
Минутлар үтерде.
Ул ята,
Иске тормышны күмәргә килгән бөек каберче
Биш минут,
Шуннан:
'Сез корбан булдыгыз авыр сугышта... '
Син, кояш!
Аны тудырдың,
Син аны назлап сөйдең,
Син аны һәр көн чыгып:
— Ул бармы? —
Дип карый идең...
Ул хәзер юк,
Ул кабердә...
'Сез корбан булдыгыз авыр сугышта... '

Ник елыйсыз сез, урамнар,
Ник елыйсыз? Туктагыз!
Атыгыз, туплар, бароннарга каратып атыгыз!
Бу булыр Ильичка биргән
Иң ахыргы антыбыз...

Ә Совнаркомдагы Ленинның бүлмәсе
Бик озак көтте хуҗасын, —
Килмәде...
Таш дивар,
Ятим диваннар белмәде...
Юк!
Ул үлмәде!
Ул җибәргән көчле янгын
Зурая, үсә һаман,
Станоклардан киләбез ант белән
ВКП сафына табан.
Бер заявление,
Мастер Иван яза.
Кемнәр тагын?
Мең вә миллионнар!
Күгәргән Җир шарын
Селкетеп антлар итәбез без бүген
Яндырырга мәңгегә коллык йөген!

Ул үлмәде.
Җир шары өстендә Ленин
Шәүләсе көн-төн йөри,
Уң кулында канлы байрак,
Сул белән
Куркыныч елларны алга өстери.
Ул, кояш нуры кебек нурлар сибеп,
Төрмәләр, подвал, заводларга керә,
Йә, коточкыч байрагын тоткан килеш,
Ул кинәт килеп чыга зур
Парламентлар өстенә!..

Бәйнәлмиләл — Интернационал.
Мәркәз — узәк.


?