Өмид
АВТОР Габдулла Тукай

Өмид


Чыкчы, и фикрем кояшы! китсен өстеңнән болыт;
Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!

Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә,
Дүрт ягым гыйсъян уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә.

Бер бетү чокрында мин, юктыр нәҗат, коткармаса,
Мәңге тотныр нәрсә юктыр, ул килеп җеп салмаса.

И минем яктыртучым! тик син миңа һәр җирдә шәм;
Нәрсә ул дөнья кояшы! син миңа нур бирмәсәң!

Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем;
Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гәлләр минем.

Мин караңгыда хәзер; үтсен бу таң атмас кичәм;
Таш йотам икмәк белеп, һәм зәһр эчәм, саф су дисәм.

Бер тигез җирдер дисәм, бассам аягымны — бата;
Күп вакытта сискәнәм, яңлыш тотып кош дип бака.

Кап-караңгы. Уңны-сулны күрмим — астны-өстне мин;
Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хакыйкать дустны мин.

Кыскасы: җансыз да, вөҗдансыз да мин — яктырмасаң,
«Мин әле кая барам?» — җуйган эзем таптырмасаң.

Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә;
Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә.

Юк! түбән калмас бу җан: фитърәттә гали булган ул,
Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый кунган ул.


?