Әхлиулла Гыйлметдинов


Гильметдинов Әхлиулла Шагабутдин улы 1919 елында 9 май аенда туа.    

Эхлиулла

Язмыш шаяруымы яки тәгдир ялгышымы,сабый бала иңнәренә сорылган. 1921 ел, көзге ачлык, әтиемә бары 2 яшь тула. Туган якның Шаран авылы белән саубуллашып әллә күпкә, әллә бетенләйгә, күз күрмәгән якларга юлга чыгып китәләр.

Гилҗметдиновлар гайләсе озын юлга, Узбекистанга, баралар, ерак юлларны үткәндә ике ,алты айлык игезәкләрен, Әфидәне һәм  Шәхидәне, югалталар, зур югалтуны кичерәләр. Ике малай, әтием һәм аның дүрт яшле олы абыйсы, бабам- Шагабетдин әбием Гөлҗамал, Катта-Курганда тукталып, гайлә учагын яңа баштан коралар. 1924 елда Нурислам абый ә 1927 елда Әфримә апа туа. 1928 елда зур югалту,алар әтисез калалар. Шогабетдин бабам бакыйлыкка китә. Гөлҗамал әбием, ялгызын берсеннән-берсе бәләкәй булган дүрт бала белән язмыш кочагында кала. Өфәдән кулак, халык дошманы булып куыалар ә монда яш кешеләр булып калалар. Шарафетдин абыйсы, әтием Әхлиуллага яшләрен алыштырып, кирпич заводына әшкә урнашалар, этиемә бары 11 яшь, абыйсына 14 яшь булсада өлкәннәр белән бер рәттә эшлиләр. Гайләне тәкьмин итәргә кирәк була. Тормыш ,әтием өчен, гел санаулардан торган.19 яшь тулгач, ул фаҗигага юлыга. Яшьләр төркеме сугышып, бер иптәшләре үлә, анда әтиемне гаеплиләр, ченки әтием үзбәк малайларын, иптәшләрен яклап кала, ә атасыз, ятим кемгә ул кирәк, аны үз өстенә алырга буйсындыралар һәм ул төрмәгә эләгә. Сугыш башлангач, аны шунда җибәрәләр, беренче рәтләрдә сугышырга туры килә. Пулиметчик булып, сугышта катнаша. Элкән бер кеше, аны үз кинәшләре белән, исән калырга ярдәм итә. “Мин, карт үлсәмдә ярый, ә син яшь. Яшәргә торыш, мине искә алырсын. Үлекне, алдыңнан алып бар, ул үлгән, аңа бер ни булмый, ә сиңа исән калырга кирәк”- диде ул. Әтием эйткәнне эшли, ләкин бомба шартлауыннан ул котыла алмый, каты яралана. Аны ыңгырашкан тавышка, санитаркалар табып ала, чөнки аны җир күмгән була, ә аяклары каты яраланган.

Госпитальга озатыла, анда аңа бик озак дәваланырга туры килә. Табиб:” Аякларыгызны кисәргә туры киләр”- дигәч ул табибның кулыннан тотып: ”Мине үтерегез аяксыз яши алмыйм”- ди, табиб яшь егетне, коткарырга була.Сигез операциядән соң, аны алты ай аякка бастырырга торышалар. “Мин ул табибның кем икәнен белмим. Ләкин ул кешенең олы йөрәкле, кешелекле, мәрхәмәтле булуын аңлыйм, бер сугышчыны аякка бастырырга күпме көч куйган шул мәрхәмәтле табиб”-диде әтием.

Мин этиемнең сирәк кенә сугыш турында сойләгәннәрен, дересләп сорарга вакыт булмады, этиебез шул аяклары борчу аркасында 1982 елның 11 маенда 63 яшендә вафат була. Без яшь идек, утырып әнгәмә алып бара алмадык, сагынганда искә алырга гына кала.

Әтимнең бу дөньяда юклыгына инде күп еллар, быел май аенда 39 ел була. Колагымда бүгенгедәй яңгырый аның искә алган хәтирәләре. Мин шул табибны белә алмаума үкенәм, мәглүмәтнең бик аз булуы мине бик борчый. Тормышта аянычлы язмышлар бик күп.

Әтием- бәгрем!

Лаек идең син барлык хермәткә.

Дөньядагы, барлык буләккә.

Түрләрдәге җылы түшәккә.

Балкыйсы идең күңелләрнең  түрендә.

Кояшның якты нурында.

Тиз син, өзелеп юл тыттың.

Бакыйлыкка син киттең.

Онытып булмый үткәннәрне,

Өзелеп күңел киткәннәрне.


Әтиемне сагынып язган юллар.

Хәсәнова Гөлнур.

27.01.2021.