Төнлә берлән бакчада бер аллы-гөлле Күбәләк, Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп, Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый, Нурлана, җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый. Күбәләкнең бер дә чик юк һәр матурга гыйшкына: Тиз генә ул барды да кунды матур зат өстенә. Ул матур зат юлчылардан сүнми калган ут иде: Күбәләк булды һәлак шунда кунып — янды, көйде.