Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем;
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә — утсыз инде күкрәгем!
Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары;
Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.
Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп;
Ак кирәк дип, пакь кирәк дип күпме күз яшь түкмәдем!..
Ул — түгел күңлем эшеннән, тик ялан кулның эше,
Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.