Җәйнең кибән очы (Ринат Нуруллин)
Ринат Нуруллин
ҖӘЙНЕҢ КИБӘН ОЧЫ
үзгәртү(Шигъри башваткыч)
Җитте җәйнең кибән очы -
Утыз беренче июль.
Кибән очы гына түгел,
Кошлар сайраган көй ул.
Юмарт җәйнең июль ае -
Бүләкләргә иң бай ай.
Көнләшер бу бүләкләргә
Хәтта үзе Кыш бабай.
Кыш бабайның Кар кызы бар -
Кабул ителгән шулай.
Әгәр Җәй әби табылса,
Булырмын Кояш малай.
Кояш малай урынында
Кар кызыннан калышмам,
Тәүге тапкыр әйтер идем
Сезгә мондый табышмак:
Бары тик бер хәреф кенә
Үзгәртеп һәр адымда,
Ничек итеп «КЫШ» сүзеннән
«ҖӘЙ» сүзен ясап була?..
Әйлән-бәйлән йөргән чакта
Алмагачлар тирәли,
Пешкән алма бирер иде
Җиңүчегә Җәй әби.
Кулланылган әдәбият
үзгәртү1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.