Җырланачак җырлар турында (Такташ)

Җырланачак җырлар турында
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Җырланачак җырлар турында


Авыл... җырчың синнән
Бөтенләйгә китәм, ди... ...
Кырларыңда, авыл, большевикча
Хисләр үссә дә,
Кем урыр соң, бар да шулай
Ташлап китсәләр?

... Арт урамда берәү
Авыр башын салган цементка,
Ул эчмәгән үзе, ләкин аны
Җырланмаган хисләр исерткән...

X. Туфан, 'Җырланмаган җырлар
турында' ('Безнең юл', № 11—12).

Туфан!
Таш урамда башын салган егет
Синең тиргәвеңне ишетте.
Әйе,
Аны әле җырланмаган,
Җырланачак хисләр исертте!..
Бөек җиңү алып килгән хисләр
Сыеша алмый таша күңелдә;
Әйтче:
Кайсын шунда җырлап бетереп була
Безгә тигән кыска гомердә?
Һәрбер фронт безгә зур көрәштә
Тиңсез җиңү алып китерсә,
Һәрбер җиңү алып килгән хисләр
Үзе белән безне исертә...
Ә җырлаучы кайда шул хисләрне?
'Җырчы' урыны көтә иясен.
Бөек еллар җырда үз Ленинын
Тудыралмый калды, күрәсең...
Маңгай бөдрәләрем туздырып, мин
'Мазут' суы аккан урында
Уйлыйм, Туфан,
Әле җырланмаган,
Җырланачак
Хисләр турында...
Ташлап киттем Тамбов урманнарын,
Нишлим?
Шау-шуларга йөрәк чыныккан,
Давылларда туып канатланган
Бунтарь йөрәк качты тынлыктан.
Хәзер инде Тамбов урманнары
Төшкә генә минем керерләр,
Ләкин
Дус агайлар минем җырларымда
Мәңге шәүлә булып йөрерләр...
'Әүхәди'не минем җырларымда
Әле, Туфан, бик күп күрерсез,
Минем белән әле киң кырларда
Бик күп атлар көтеп йөрерсез...
Ләкин бүген менә 'арт урамнан'
'Мазут' суы аккан урында
Уйлыйм
Җырланмаган,
Киләчәктә
Бер җырланыр җырлар турында.
Әйе,
Аны әле җырланмаган,
Җырланачак хисләр исертте!..
Бөек җиңү алып килгән хисләр
Сыешалмый таша күңелдә;
Әйтче:
Кайсын шунда җырлап бетреп була
Безгә тигән кыска гомердә?
Һәрбер фронт безгә зур көрәштә
Тиңсез җиңү алып китерсә,
Һәрбер җиңү алып килгән хисләр
Үзе белән безне исертә...
Ә җырлаучы кайда шул хисләрне?
'Җырчы' урыны көтә иясен.
Бөек еллар җырда үз Ленинын
Тудыралмый калды, күрәсең...
Маңгай бөдрәләрем туздырып, мин
'Мазут' суы аккан урында
Уйлыйм, Туфан,
Әле җырланмаган,
Җырланачак
Хисләр турында.
Ташлап киттем Тамбов урманнарын,
Нишлим?
Шау-шуларга йөрәк чыныккан,
Давылларда туып канатланган
Бунтарь йөрәк качты тынлыктан.
Хәзер инде Тамбов урманнары
Төшкә генә минем керерләр,
Ләкин
Дус агайлар минем җырларымда
Мәңге шәүлә булып йөрерләр...
'Әүхәди'не минем җырларымда
Әле, Туфан, бик күп күрерсез,
Минем белән әле киң кырларда
Бик күп атлар көтеп йөрерсез...
Ләкин бүген менә 'арт урамнан'
'Мазут' суы аккан урында
Уйлыйм
Җырланмаган,
Киләчәктә
Бер җырланыр җырлар турында.


?