Юындыр - Корней Чуковский шигыре.

Корней Чуковский
Тулы исеме Корней Иван улы Чуковский (тугач исеме Николай Василий улы Корнейчуков)
Һөнәре язучы, шагырь

Тәрҗемәче: билгесез.


Качты юрган урыныннан,

Простыня очты шуннан,

Сикереп алды, китеп барды

Мендәр дә бака сыман.

Шәмгә киләм,

Шәм — учакка!

Мин үреләм

Китапка,

Ул тора да йөгерә.

Шулай сикерә-сикерә

Карават астына керә!

Мин чәй эчәргә теләдем,

Самоварга юнәлдем,

Качты миннән капкорсак

Уттан качкандай, шулчак

Ни булды?

Бу нәрсә инде?

Ник соң тирә-ягымда

Әйләнде,

Бөтерелде,

Тәгәрәде тагын да

Көпчәк сыман бары да?

Итек артыннан үтүкләр,

Пирог артыннан итекләр,

Үтүк артыннан пироглар,

Каеш артыннан тагы

Тимер кисәү таягы —

Бөтерелә, әйләнә,

Барсы да тирә-якта,

Очалар шулай әнә

Мәтәлчек ата-ата.

Кинәт әни бүлмәсеннән,

Чатанлап та аксаклап,

Юынгыч йөгереп чыга

Һәм баш селки такмаклап:

«Эх син, шапшак, эх син, шакшы,

Пычрак дунгыз баласы!

Кыяфәтеңә бер бакчы:

Морҗа арчучыдан да

Карарак син, чыннан да.

Вакса синең муеныңда,

Кара табы борыныңда,

Шундый пычрак кулларың,

Качты синнән чалбарың.

Юыналар иртә таңда

Тычкан балалары да,

Бәбкәләр, үрмәкүчләр дә,

Коңгызлар да — бары да.

Юынмадың син генә,

Калдың пычрак көеңә,

Һәм качтылар

Син шапшак, дип,

Малайдан оек, башмак.

Мин — Бөек бер Юынгыч,

Мин — Атаклы Юындыр,

Юынгычның өлкәне,

Юынгычларга башлык,

Мунчалага командир!

Бер аяк типсәм идәнгә,

Дәшсәм шулай мин әгәр,

Юынгычлар бүлмәгә

Килерләр дә керерләр,

Үкерерләр һәм өрерләр.

Тыпыр-тыпыр йөрерләр,

Кирәгеңне бирерләр

Алар сиңа, шакшыга —

Башың белән чумдырырлар

Туп-туры суга, суга!»

Ул җиз тазга сугып куйды,

Үзенчә нидер кычкырды.

Щеткалар такылдавык

Төсле менә шунда ук.

Шакы-шокы иттеләр,

Миңа килеп җиттеләр,

Әй ышкыйлар үзләре,

Ишетелә сүзләре:

«Юабыз, юабыз, шапшак

Малайны шәп, шәп, шәп, шәп!

Булыр, булыр шапшак,

Ап-ак, ап-ак, ап-ак!»

Йөгереп килде сабыны да,

Ябышты чәчкә элек,

Сыйпый да ул, сабынлый да,

Тешли дә шөпшә кебек.

Мин таяктан качкан сыман

Качтым бу мунчаладан,

Ул котырган калмый арттан,

Урамнан килә һаман.

Алда Таврический бакча,

Һаман куа бит мунчала,

Бүредәй тешләп ала.

Күрәм: килә миңа таба

Яраткан крокодилым.

Аллеядан үтеп бара

Җитәкләп кызын, улын.

Мунчаланы ул тотты,

Тотты да кабып йотты.

Аннан акырып җибәрде

ул миңа,

Аяк тибеп җикеренде

ул миңа:

«Кайт өеңә, йөрмә бире,

ди миңа,

Ю битеңне, кайт та кире,

ди миңа,

Югыйсә мин сине тотам,

ди миңа,

Шунда ук кабам да йотам!» —

ди миңа.

Урамнар буйлап барлык

Көчкә йөгердем.

Мин тагын шул юынгыч

Янына кайтып кердем.

Алдым сабын,

Алдым сабын,

Юындым бик озак,

Вакса табын,

Кара табын

Юып төшердем шулчак.

Чалбарым да хәзер инде

Кулга ук сикереп менде.

Пәрәмәч килде аннары:

«Аша, дус, мине!» — диде.

Ә бутерброд туп-туры

Авызга килеп керде.

Менә китап килеп җитте.

Дәфтәр күренде тиздән.

Грамматика биеп китте

Математика белән.

Менә — Бөек Юынгыч,

Шул — Атаклы Юындыр,

Юынгычларга башлык,

Мунчалага командир.

Ул, биеп, яныма килде,

Үбә-үбә болай диде:

«Менә хәзер мин инде

Яратам сине, мактыйм!

Ахырда, шакшы малай,

Күңелне минем таптың!»

Кирәк чиста булырга, Иртә-кич юынырга,

Пычракларга,

Шапшакларга —

Оят аларга!

Яшәсен йомшак ап-ак

Сөлге һәм исле сабын,

Яшәсен вак тешле тарак,

Теш порошогы тагын!

Әйдә чумыйк суга, юыныйк,

Су чәчрәтик, йөзик, коеныйк

Тагаракта, лаканда,

Елга, инеш, океанда,

Мунчада һәм ваннада,

Һәркайда һәм һәркайчан.

Мәңгелек дан, суга дан!