Эшлекле булсаң... (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

ЭШЛЕКЛЕ БУЛСАҢ... үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Сездә борчак нихәтледер,

Бездә борчак бер кесә.

Башваткычтан баш ватылмый,

Авырта баш, бәрелсә.


...Колаклар шиңәрлек итеп,

Мактанчык чәчсен борчак.

Эшлекле булсаң, болай яз:

УТ² = УЧАК.


Язмадагы хәрефләрне,

Уздырып иләк аша,

Алыштырсаң цифрларга,

Менә булыр тамаша!


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.