Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; Бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңлемдәген, Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син.