Шайтан коткысына бирелеп
мистик хикәят…
Илхат баскан урынында катып калды. Аның алдында кара смокинг кигән, кечкенә сакаллы, 40 – 45 яшьләрдәге ир – ат басып тора иде. Илхат шундук аңлап алды, бу гади адәм заты түгелдер. Дөреслеген тикшере өчен сорау да биреп куйды:
- Гафу итегез, Сез кем буласыз? Тегесе авыз чите белән генә елмайган итте:
- Һе, үзе чакырды да, үзе танымый да торамы хәзер?! Минем кыяфәтем бер кешегә дә охшмаганмы әллә?. Нишлисең, дөнья үзгәрә, без дә үзгәрәбез. Шуңадыр инде, безне хәзер танымый да башладылар. Мөгезле, йөнтәс хайваннар – бу үткән заманнар калдыгы түгелмени инде. Ә хәзер бит малкуарлар, бизнессменнар дәвере? Менә мин шуларның берсе дә инде. Газазил була минем исемем. Илхат авызын ачып, кинәт кенә пәйдә булган бу затны күзәтте.
- Син үзең бит мине чакырдың, әллә, оныттың да инде? – дип дәвам итте төнге кунак, өстәл артына ук барып утырып. Илхат уянып киткәндәй булды:
- Юк, мин сине чакырмадым! Мин бернинди Газраилне дә чакырмадым, бугай... – Егет үз-үзеннән шикләнеп куйды. “Кайчан мин сине чакырдым, белмим дә”, дигән төсле җилкәсен генә җыерып куйды. Кунакка аның сүзләре охшамады булса кирәк.
- Җилкә селкетеп басып торганчы утыр әле булмаса, - дип кенә, салкынча әйтеп куйды. – Газраил дә түгел мин. Әйттем бит инде Газазил, дип. Газраил булырга, мин сине монда үтерергә килмәгән инде. Тынычлан да, икәү бергә, сөйләшеп- серләшеп алыйк. Илхат, бу төнге кунактан куркарак төшеп китсә дә, бар көчен җыеп, өстәл артына барып утырды.
- Димәк, мине чакырмадым дисең инде? – Газазилнең уң кулында, кайдандыр һавадан, бармак юанлык сигара барлыкка килде. Сул кулын сигара очына китерүе булды, сигарасы кабынып та китте. Сигара төтене, хуш исләр таратып, бүлмә һавасында матур бизәкләр ясап, түшәмгә күтәрелде.
- Тартасыңмы? – Газазил, шулай ук һавадан икенче сигара китереп чыгарды. Бу хәлләргә аптырап карап утырган Илхат башын гына селкеде:
- Юк... ташладым...
- Дөрес эшләгәнсең! – Газазил чираттагы төтенне авызыннан һавага өреп җибәрде. – Мин дә ташлаган идем... Бер мең ел элек... Дөнья үзгәрә, менә яңадан тарта башладым. Нервалар шул, какшап беткән нервалар... Әллә бер мең ел элек булган вакыйгаларны күз алдына китерде, әллә башка нәрсәне – Газазил бөтенләй тынып калды. Карашлары, әйтерсең кайдадыр, диварлар аша үтеп, гасырларга төбәлгән. Бер минутлап, шулай эндәшмичә утырдылар. Тынлыкны беренче, уянып киткәндәй итеп, Газазил бозды:
-Димәк, чакырмадың инде? – дип янә кабатлады.
- Юк, чакырмадым, - дип ныкышты Илхат та.
- Ә кем соң, күккә карап, бәхет, байлык сорый иде? Ул кеше син түгел идеңме? Монысын да инкаръ итәсеңме? Илхат кыюсызланып кына:
- Анысы мин идем дә ул... Тик мин бит Ходайдан бәхет сорадым, яисә дидем, әзрәк байлык, акча, дидем... Газазил авызын зур итеп ачып, шаркылдап көлеп җибәрде.
- Нәрсә сиңа, Ходай әллә акча таратып йөри дип беләсеңме әллә тагын? Хе-хе... - Озак кына көлүеннән тыела алмыйча утырды кунак. Аның көлүеннән Илхатның тәне чымырдап китте...
- Һе, бәхет дисең инде, байлык дисең инде?... –дип сынаулы гына Илхатка карап куйды, көлеп туйгач.
- Әйе, байлык, бәхет! – Илхатка төнге кунакның, аның өендә аңардан көлеп утыруы охшамады.
- Күп байлык – ул бәхет дигән сүзме? Назлы сигара төтене танауларны кытыклады.
-Әлбәттә! – Илхат әңгәмәдәше белән бәхәсләшергә уйлаган кебек булды. - Әлбәттә! Байлык бит ул үзе ирек дигәнне аңлата. Нәрсә эшлисең килә, шуны эшлисең: үз – үзеңә хуҗа. Байлык – ул синең кулыңда хакимият дигән сүз... Газазил Илхатны тыңламады да. Әйтерсең ул мондый сүзләрне йөз, кайда йөз, меңнәр - миллионнар тапкыр ишеткән. Егетнең бу сүзләре аны бары ялыктырган кебек кенә булды.
- Һәм Алла сиңа байлык бирсә син бәхтеле булыр идең инде, әйме? – дип Илхаты ярты юлда бүлде.
- Әйе, - уйланып торды да өстәп куйды. - Әйе! Мин шулай уйлыйм: кем бай, шуның кулында власть, ә кемдә власть шул бәхетле. Дөресрәге барлык хыялларын да тормышка ашырырдай көче бар. Теләдең – монсы, теләдең – тегесе...
- Ә синең нинди хыялларың бар? – Газазил сигара башындагы көлне кулына какты да, шул ук көлне авызына да кабып куйды. Тәмләп – тәмләп чәйни башлады. Илхат аның бу сәер гамәлен күрмәде дә:
- Минем бай тормышта яшисем килә. Ялыктым мин бу авыл сазлыгыннан. Минем дөнья күрәсем, сәяхәт итәсем килә... Кеше алдый белмим, урлаша белми. Шуңа күрә кайдан миңа байлык тупларга инде. Гомрем буе шушы сазлыкта череп яшәрмен дә инде...
- Я, эчкечелеккә салышып, карда туңып үләрсең, - дип егет өчен тәмамлап куйды Газазил.
- Әйе, я шулай булачак, - дип сәерсенеп куйды Илхат. Ул үзе, менә әле генә, шул сүзләрне әйтмәкче булган иде бит. Күптән түгел генә фермада эшләгән, элекке сыйныфташы Таһирны исенә төшереп куйды. Бер атна элек кенә җирләделәр аны. Шулай фермадан эчеп кайтышлый, чанадан егылып төшеп калган. Икенче көнне генә кар астыннан, кәкрәеп, туңып беткән гәүдәсен табып алдылар. Гаиләсе юк, кем аны төн уртасында эзләп йөрсен инде?
(дәвамы бар...)
бәлки сез, кадерле укучыларым дәвам итеп карарсыз? Аерым ссылка ясагыз тик, яме?