Чөнанча бездә... - Габдулла Тукай 1905 елда язган шигырь.

Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Шигырь үзгәртү

Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый,
Ходаның әмренә монкат, мотыйгый [1],

Карар итде язарга журнал айлык,
Голүмнең мәнбәгы, әфкярә байлык.

Бу журналның наме «Гасрел җәдид»дер [2],
Япышканларга һәм хәблел-мәдиддер.

Берең укып, берең улың сәмига,
Япышыңлар бихәблилла җәмига.

Аллаһең хәбле дидекем иэтиляф,—
Димәк, улыр иҗтинаб әз ихтиляф.

Ки сез, картлар, егетләр, дөхтәриләр,
Улың бу журнала һәп мөштәриләр.

Милләтә сәрмая һәм зур мал ирер,
Әүвәл уларак чикан журнал ирер!

Һәр кимә үз дилилә тәфһим идәр,
Һәр лөзүмле шәйләри тәкъдим идәр.

Кәйлеләр, карьялеләр дә карии,
Һәр кимә бәркъ ора нурый барикый;

Нитә көнәш тугъмасилә дәр бәһар,
Нурлана бу дөньяда һәр нә ки вар.

Эстәңез сезнең хәрир мәндилеңез,—
Иштә бу журнал ирер кандилеңез.

Журналың һәр кәгазе — миръатеңез;
Алдыңызда парлаян мишкятеңез.

Сезгә вафадар имеш талигъ фәләк:
Мондый зур нигъмтләри тәкъдир кәрәк.

Шөкер идәлем журналың булганына;
Хәмед идә былбыл да ай тулганына.

Мәүлямез әмсалени итсен гадид,
Таки улсын бәхтияр гасры жәдид.

Каләмне забт идеб вирдем ниһаять;
Буныңлә иҗтиза итдем кифаять.

Шигырь бабында юк бәндә мәһарәт,
Фәкать бу тугърыда кыйлдым җәсарәт...

Намем Габдулла — алла бәндәсемен,
Җәмигы колларын шәрмәндәсемен.

Тәрҗемәсе:

Бер дә бер көнне бездә Камил әл-Мотыйгый
(Ул буйсынучан) ходайның әмеренә буйсынып,

Карар итте чыгарырга журнал айлык.
Гыйлем, фикер чишмәсе бит—ул байлык.

Бу журналның «Гасрел җәдит»тер исеме,
Укыганнарга — тотынып бара торган җеп төсле.

Берегез укыгыз да, берегез тыңлагыз,
Барчагыз алла җебенә ныклап тотыныгыз.

Алла җебе дигәнем — үзара якынаю, дуслашудыр,
Димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр.

Эш шулай икән, сез, картлар, егетләр,
Кызлар — барыгыз да бу журналга язылыгыз.

Милләткә мая булыр, зур байлык булыр,
Беренче булып чыккан журнал ич бу!

Ул һәркемгә үз телендә төшендерә,
Һәртөрле кирәкле нәрсәләрне тәкъдим итә.

Авылда да, салада да алып укучыларына —
Барысына да, яктыртып, нурлар бөрки,

Ничек яз башында елмаеп кояш чыкса, шуның кебек,
Дөньядагы бар нәрсә дә нурлана.

Сез хыялланган ефәк яулык та —
Чынында шушы журнал, ул — сезнең шәмегез.

Журналның кәгазе — сезнең өчен көзге,
Алдыгызда яктыртылган фонарь ул.

Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая:
Мондый зур бүләкнең кирәк кадерең белергә.

Шөкер итик журналның чыгуына;
Сандугач та бит тулган айны мактый.

Алла мондый журналларның арттырсын санын,
Әйдә, яңа гасыр бәхетле булсын.

Ниһаять, каләмемне туктаттым язудан,
Шуның белән чикләнергә рөхсәт сорыйм.

Шигырь язарга миндә осталык юк,
Тик әле кыюлык итеп кенә яздым.

Исемем Габдулла — алла бәндәсемен,
Алланың барлык колларыннан иң оялчаны мин.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мотыйгый — буйсынучан дигән сүз; монда сүз уйнату
  2. Гасрел җәдит — яңа гасыр.