Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм?
Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!
Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә! —
Җәй килә утлар чәчеп, син кышласаң.
Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем?
Җилкенәмен — бер басарга өч басам.
Каршыма чыкма, кояш, син, канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!
Катле нәфситсәм, ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!
Мәүкыйф — туктый торган урын.
Катле нәфситсәм (нәфес итсәм) — үз үземне үтерсәм.