Чаптар Җәк
Чаптар Җәк - Эрнест Сетон-Томпсон язган хикәя (Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемәсе).
Эрнест Сетон-Томпсон | |
Эрнест Сетон-Томпсон | |
Тулы исеме | инг. Ernest Thompson Seton (Ernest Evan Thompson) |
---|---|
Һөнәре | язучы-анималист |
Урта яшьтәге мәктәп балаларына.
- Бер куянның тормыш сәхифәсе
I
үзгәртүБашта шуны әйтик: бу куянның исеме Җәк булса да, аны һәрвакыт Чаптар Җәк дип йөртәләр иде.
Шәһәрчектә менә шушы Чаптар Җәк белмәгән-күрмәгән этләр бар иде микән? Бигрәк тә ул зур гәүдәле коңгырт йонлы этне яхшы белә. Бу этнең аны күп мәртәбәләр куып барганы бар. Чаптар аңардан һәрвакыт койма ярыгына кереп кача торган иде. Аннары ул бик елдам бер көчекне дә белә. Монысыннан инде койма ярыгына кереп кенә качып булмый, чөнки ул үзе дә бу ярыктан кереп-чыгып йөри ала. Аның каравы бу эт кәмәшеннән текә ярлы, кызу агымлы канау аша сикереп котылып була. Шушы канауга килеп җитү белән, көчек шып туктый. Ул канау аша сикерергә курка, сикерсә, анда тончыгып үләчәк иде. Канауның бу урынын малайлар шушы көнгә хәтле «Чаптар Җәк кичүе» дип атыйлар. Шәһәрчектә сикерү буенча Җәкне уза алырлык җитез бер бурзай бар. Ул Җәк артыннан койма ярыгы аша чыга алмаса да, аның каравы ул койманың үзе аша җиңел генә сикерә ала. Чаптарның канына байтак кын* тоз салып йөрде ул. Ләкин чая Җәк аңардан бик тиз ычкына, койма урынына утыртылган чәнечкеле куаклар арасына елт кына кереп кача. Бурзай энәләргә кадалудан бик шүрли, куянны шундук күзеннән югалта торган иде.
Менә шушы өч дошманыннан тыш, шәһәрчектә янә дә бәйләнчек этләр көтүе бар, ләкин ул авыр аяклар аның өчен бер дә куркыныч түгел.
Болар өстенә шәһәр читендә дә этләр бик күп, тик аларның берсе генә чын-чынлап Җәкнең йөрәген өшетерлек. Бу озын сыйраклы бик усал урам эте шундый кызу чаба ки, Чаптар Җәкнең җаны кайвакытларын чак-чак кына эленеп кала торган иде.
Шәһәр мәчеләре Җәкне куркытмый, аннары аларның аңа һөҗүм иткәннәре дә юк диярлек. Хәер, бер айлы кичтә ниндидер мәче актыгы аны бимазалап караган иде каравын. Җәк чирәм чемчеп йөри торган аланга, үзенең бихисап күп җиңүләре белән кәпренәйгән кыяфәттә, зур гына мәче килеп чыккан иде. Җәк күзләреннән \ г көлтәләре бөркегән бу кара җанварны шундук күреп алды. Кара җанвар Җәкнең өстенә сикереп өлгергәнче, ул үзе аңа таба борылды да, арт аягына басып, колакларын торгызып: «Чрр-чрр!»—дип кычкырып җибәрде һәм, теге исенә килгәнче, аның өстенә сикереп, үткен тырнакларын башына батырды. Карт мәче галәмәт зур булып күренгән бу тиле җанвардан уттан качкандай качып китте. Җәк әлеге алымын бик еш кулланды, ләкин шуны да әйтергә кирәк, аның белән ул үзе дә ике мәртәбә хур була язды. Беренче мәртәбә бу хәл үзенең кармактай тырнакларын күрсәткән бик усал мәче белән булды — ул чагында Җәк аңардан чак кына качып котыла алды. Икенчесе — ала көзән белән булды, Җәк, аның өстенә сикергән чагында, үтә дә саксызлык күрсәтте.
Ләкин шулай да әлеге бурзай аның кан дошманы булып калды. Җәкнең бәхете булмаса, ул күптән аның үткен тешенә эләгәсе иде инде.
Чаптарның гадәте шундый — ул төнлә белән генә ашарга чыга: караңгыда дошманнар да азрак була, яшеренергә дә ансатрак. Ләкин бервакыт кыш аенда Җәк печән кибәне янында озаграк тоткарланып калды. Озак диюебез шуңа — чөнки таң беленеп килә иде инде. Болын аша үзенең оясына кайтып барганда, бәхетсезлегенә каршы, ул шәһәр читендә арлы-бирле иснәнеп йөргән бурзайны очратты. Ак кар яктысы белән таң яктысында берничек тә качып булмый иде. Йомшак кар өстеннән бөтен көчеңә сыпыртырга гына кала. Ә бит бурзай кар өстеннән куянга караганда да тизрәк чаба.
Менә шуннан ике чапкын бер-берсен шундый куышып китте ки — син күр дә мин күр. Алар сикерә-сикерә һәм, сикергән саен, аяк асларыннан кар өермәләрен туздырып чаптылар. Әле уңга, әле сулга тайчандылар. Этнең чабар өчен бөтен җае бар: аның, беренчедән, ашказаны буш; икенчедәй, көне салкын; өченчедән, йомшак кар аяк табанын авырттырмый иДе. Куян исә әле яңа гына, корсагы ярылганчы, тукранбаш печәнен ашады. Әле шулай була торып та, аның тәпиләре җитез элдерә, хәтта һавага ак болыттай кар тузаннары очырта иде. Бурзай куянны ачыклыктан куып барды. Җәк, кереп качарлык чәнечкеле куак ише нәрсәне таба алмыйча, тәмам йөдәп бетте, ә койма буена аны бурзай якын җибәрми иде. Җәкнең колаклары инде шәлберәя дә башлаган — бу исә аның талчыгу, хәлсезләнү билгесе иде. Кинәт аның шәлберәйгән колаклары шәм кебек үрә тордылар. Тән ягында бер киртә чагылып киткәндәй булды. Ләкин Чаптар ул киртәгә барып җитү өчен түгел, ә ачык тигезлекне көн чыгышына таба кисеп чыгу өчен, ягъни әлегә күренмәгән фермаларга барып җитү өчен тырыша иде. Бурзай да көн чыгышына таба аның артыннан элдертте. Куян, илле адым чамасы узганнан соң, явыз дошманына тоттырмаска теләп, кисәк кенә бер читкә каерылды, аннан янә дә көн чыгышына таба чабып китте. Әнә шулай бер алга талпынып, бер читкә каерылып, ул дошманнан да кача, шул ук вакытта биек такта коймалы фермага да якыная бара. Койманың тавыклар кереп-чыгып йөри торган бер тишеге бар, ә койма артында аның икенче усал дошманы — бик зур кара эт яши иде. Шулай да бу койма бурзайны бер мәлгә тоткарлап калды, Җәк, бу уңайдан файдаланып, әлеге койма тишегеннән ферма ишегалдына үтеп керде дә шундук аның аулак бер почмагына барып посты. Бурзай биек койманың тәбәнәгрәк ян капкасына атылды, чабып килгән шәпкә капканы сикереп чыкты. Ләкин ул, аны-моны абайламый, нәкъ тавыклар өстенә сикереп төшкән иде. Тавыклар, дөнья җимерелгәндәй тавыш кубарып, як-якка ташландылар. Сискәнгән сарыклар да, ду кубынып, бәэлдәргә кереш-' теләр. Ә инде сарыкларның тугры сакчысы, әлеге зур гәүдәле кара эт, шундук аларга ярдәмгә ашыкты. Чаптар, бу форсаттан файдаланып, койма тишегеннән күләгәдәй шуып кына чыгып китте. Койма артында ырылдашып, чинашып ике эт талашып калды, бу тавышларга кешеләрнең кычкырган авазлары килеп кушылды. Этләрнең талашуы ни белән беткәндер, Җәк моны белмәде һәм белергә дә теләмәде. Ләкин бурзай моннан сон аның артыннан бервакытта да куып йөрмәде.
II
үзгәртүСоңгы елларда Каскадо штатындагы куяннар бик күп яңалыкка тап булдылар. Элек заманда алар ерткыч җанварлар, кошлар белән беррәттән челлә кызулары, зәмһәрир суыклары, шулай ук төрле үләт һәм йогышлы авыру таратучы бөҗәкләр белән дә туктаусыз көрәшеп килгәннәр һәм, әйтергә кирәк, үзләренең токымнарын саклап калганнар иде. Ләкин штат җирләренә төрле яктан фермерлар килеп төпләнә башлагач, куяннарның хәлләре кырт кына үзгәреп китте.
Эт һәм мылтык эшкә керешкәч, койот, төлке, бүре, бурсык ише җанварлар һәм куяннарның ата дошманнары карчыгалар бердән кимеп китте. Шуннан куяннар берничә ел эчендә исәпсез-хисапсыз булып үрчеделәр. -Ләкин тиздән үләт зәхмәте башланды, куяннарны менәрләп-меңәрләп кырып салды. Аларның иң таза һәм иң әрсез дигәннәре генә исән калды. Берара аларны бармак белән дә санарга була иде. Бу вакыт эчендә тагын бер яңалык булып алды: фермерлар үзләренең йорт-кураларын, ихаталарын, хәтта барлык биләмәләрен чәнечкеле куаклар белән әйләндереп алдылар. Бу чәнечкеле киртәләр куяннарның дошманнары өчен дә киртә булды. Хәзер инде нинди дә булса җәнлек тарафыннан эзәрлекләнгән куян җитез аягыннан башка тагын үзенең үткен акылына да ышана ала һәм аларның аеруча зирәкләре, үзләрен этме, койотмы куган чагында, якын-тирәдәге чәнечкеле киртә арасыннан елт кына икенче якка чыгып кача торган иде. Ләкин койотларны да җүләр димә. Алар да тиздән куяннарның бу хәйләсен белеп алдылар, парлап-парлап аулый башладылар. Берсе киртәнең бер ягына чыгып басса, икенче иптәше киртәнең икенче ягында кала; киртә аша чабып чыккан куянны һәр ике якта да дошманы көтеп тора иде. Мондый чакта куянның бер генә котылу чарасы була: ул, киртәнең икенче ягында койот сагалап торганын шәйләп алганнан соң, киртә аша чыгып тормый, әлеге беренче дошманына койрыгын гына күрсәтеп, кыр буйлап элдертә бирә. Әлбәттә, мондый чакта ул бары тик үзенең йөгерек аягына гына ышана.
Үләт зәхмәте узганнан соң, куяннар тагын күпләп үрчи башлады. Шундый зур афәттән котылгач, ата-баба-лары бер ай эчендә кәнкәерлек җирләрдә дә алар рәхәт гомер кичерделәр. Куяннар киң ачык болыннарны, зур фермаларны яратмыйлар, аларга күбрәк киртәләнеп алынган кечкенә фермаларның борылмалы-сырылмалы болын-кырлары ошый, алар бер-берсенә шундый якын, кайчак зур авыллар сымак тоташып китә язалар иде.
Шундый поселокларның берсе Ньючузен чуен юлы станциясе тирәсендә барлыкка килде. Бу поселокның тирә-юнендә яңа әйбәт токымлы куяннар күпләп үрчеде. Алар арасында җемелдәвек күзләре өчен Энҗекүз дип аталган бәләкәй генә бер ана куян да яши. Энҗекүз, гаять җитез булып, койотларны хәйран алдый белә иде. Ул үзенә оя ясау өчен прериянең әле чирәме дә кузгатылмаган ап-ачык көтүлек җирен сайлап алды. Монда аның берсеннән-берсе бәләкәй балалары туып үсте. Бер баласы үзенең җете күзе, соргылт-көмеш туны белән тач әнисе иде, тик менә холкы белән генә аңардан аерылып тора иде. Ә менә Энҗекүзнең икенче улына яңа асыл токымлы әнисенең барлык күркәмлеге до күчкән булып чыкты.
Без белгән куян Энҗекүзкәйнең шушы улы инде. Бу куянның батырлыгы һәм бигрәк тә җитезлеге аңа тирә-якта дан китерде, шуның өчен дә аңа Чаптар кушаматы бирелде. Дошманнарын кәкре каенга терәтерлек качу ысулларын шул куян үзе уйлап чыгарган иде инде.
Әле бәләкәй чагында ук ул Каскадо штатының ни акыллы куяны да үзенең башына китерә алмаслык бер хәйлә тапкан иде. Бервакыт аның артыннан бик явыз бер җирән эт куып барды. Куян киртәләр һәм фермалар арасыннан никадәр генә борыла-сарыла чабып йөрмәсен, әмма бөтен тырышлыклары да заяга гына иде. Киртәләр һәм фермалар койот эзәрләгәндә генә таяныч була ала, чөнки фермерлар белән этләр, койотларга һөҗүм итеп, үзләре дә искәрмәстән, куянга ярдәм күрсәтәләр. Хәзер исә куянның хәле бик мөшкел иде, ник дигәндә, ул үтеп чыккан киртә арасыннан әлеге җирән эт тә үтеп чыккан, һәм Чаптар Җәк, эле бәләкәй сабый бала гына, арып әлсери дә башлаган иде инде. Аның колаклары хәзер гадәттәгечә басып тормый, очлары кырт кына сынган кебек, хәтта вакыт-вакыт шәлберәеп үк төшәләр иде. Нәкъ менә шул мизгелдә ул тагы бер чәнечкеле киртәнең кечкенә генә тишегеннән елдам гына шуып узды, ләкин теге юньсез эт тә аның артыннан җитез генә атылып чыккан иде.
Аланда кечерәк кенә бер сыер көтүе утлап йөри, яннарында бер бозау да бар иде.
Мәгълүм булганча, киек җәнлекләр бик куркыныч минутларда кемгә дә булса сыенырга тырышалар. Алар үзләре артыннан әҗәл куа килгәнен бик яхшы беләләр. Ә бит мондый чакта җиде ятның да дусларча ярдәм кулы сузуына аз гына булса да өмет итәсең. Безнең Җәкне дә менә шундый кысыр өмет дип әйтикме — соңгы чиккә этәрде, ул туп-туры сыерлар янына чабып китте.
Әлеге эзәрләү һәм дошманлык бары куянга гына кагылса, сыерларның әллә ни исләре дә китмәс, алар үзләренең капкан үләннәрен гамьсез генә чәйнәүләрендә булырлар иде. Ләкин сыер халкы да бит эт затын күралмый, шуның өчен дә каршыларында җирән йонлы эт пәйда булгач, аларның танаулары белән койрыклары бердән күккә чөелде. Сыерлар, усал гына пошкырынып, бер сафка тезелделәр дә бозау әнкәсе җитәкчелегендә эт өстенә ябырылып килә башладылар. (Җәк бу вакытта тәбәнәк кенә күгән куагы төбенә поскан иде.) Эт бер читкә тайпылды. Карт сыер аны бозауга һөҗүм итә дип уйлады булса кирәк — эт артыннан шундый чатыр чабып китте, тегенең күләгәсе дә күренми калды, мин сиңа әйтим.
Җәкнең әлеге качу алымы искитмәле булып чыкты. Күрәсең, бу алым сыер белән үгезләрнең бабалары әле бизон булган, этләрнең исә элгәрләре әле койот булган бик борынгы чорлардан ук килгәндер. Җәк бу вакыйганы гомере буе онытмады һәм үзенең әлеге хәйләсен соңыннан да кат-кат кабатлады.
Чаптар, зирәк булуы өстенә, үзенең төсе белән дә бүтән куяннардан аерылып тора иде.
Җәнлекләрнең төсләре аларга, тирә-юнь шартларына яраклашып, күз яздырырга ярдәм итсә, бу «саклагыч төс» дип атала, әгәр инде, киресенчә, әйләнә-тирәдә күзгә бәрелеп торсалар, алары «белгерткеч төсләр» дип йөртелә. Куяннарның төсе шул яклары белән яхшы, алар куянны саклый да, кирәк чакта «мин монда» дип кычкырып та тора. Үзләренең өннәрендә, соргылт куаклар һәм түмгәкләр арасында утырган чакларында куяннарның колак, баш, сырт һәм янтыкларының соры йоннары гына күренә. Болар һәммәсе бергә кушылып җир төсенә керә, һәм бик якын килеп карамыйча, аларны аерып та булмый. Ләкин дошманы якынлашып, үзен тәгаен күреп алачагын белсә, куян шундук сикереп торып качып китәчәк. Аның соры төсе мизгел эчендә юкка чыга, әйтерсең ул үзенең соры төстәге чикмәнен салып ата. Тиз арада бүтән төскә керә ул: колагы акка әйләнә, очлары гына каралып тора; аякларына да ул ак оек киеп куйгандай була; койрыгы исә ак җирлектәге кара тапка охшап кала. Бу соры куян түгел инде, ә аклы-каралы куян. Ул хәзер белгерткеч төскә керде. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Монда бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Колакларының тышкы йоны соры булса да, эчке йоны аклы-каралы бит. Куян ак төпле кара койрыгын да, тәпиләрен дә утырып торган чагында җиргә кыскан була. Гүя ул өстендәге соры чикмәненең мамыклы чабулары белән бөтен җирен каплап утыра. Ә инде сикереп торгач, аның ала-кола төсләре шундук калкып чыга. Элек аның төсләре: «Мин түмгәк...»— дип пышылдап торган булса, хәзер исә алар: «Мин куян!»— дип кычкырып торалар.
Бу аңа нәрсә өчен кирәк? — дип уйлыйсыз инде сез. Чынлап та, барлык котылу чаралары җитез аякларында булган бу кыюсыз җан иясе яшеренәсе урынга нишләп әле үзен бөтен дөньяга белгертә? Моның бик мөһим сәбәбе булырга тиеш. Хикмәт менә нәрсәдә икән. Әгәр аны бүтән бер куян куркытса, ягъни бу ялган өркү генә булып чыкса, ул шундук әүвәлге халәтенә кайта, үзенең табигый төсендә кала. Киресенчә, әгәр куянны койот, төлке яисә эт-мазар куркытса, алар аны шундук күреп алачаклар һәм куян куу ул җил куу белән бер дигән нәтиҗәгә киләчәкләр. Дөрестән дә, алар: «Бу куян бит, мин аны ачык яланда барыбер тота алмыйм»,— дип уйлап куялар. Бу — куяннарны йөгереп йөрү кебек артык мәшәкатьтән коткара.
Куяннарның аклы-каралы таплары аларның гаскәри мундирлары да, милли байраклары да. Авыру, зәгыйфь куяннарның ак һәм кара таплары беленми дә диярлек, әмма куәтле, таза куяннарның ул таплары ярылып ята. Оясында соры түмгәк булып утырган Чаптар да, койоттан яисә төлкедән качып барган чагында, аларны юри үчекләгән төсле була: башта ул ала куян булып чабып китә, нәкъ менә ак кар өстендәге чем-кара күмер кебек җем-җем килә; шуннан соң ул ап-ак йомгакка әйләнә, ниһаять, иң азактан, үтә күренмәле кош мамыгына әверелеп, күздән югала, эреп юкка чыга.
Фермерларның күп кенә этләре соры куянны әле тотып була дип уйласалар да, ала куянны исә тотып булмасына тәмам төшенеп җиткәннәр иде. Әлбәттә, алар, кайвакыт ау хиреслегенә бирелеп, ала куян артыннан да: куалар, ләкин бусы инде бер кызык өчен генә була. Чаптар да, үз көченә нык ышанганлыктан, алар белән бик хәтәр уеннар уйнап ташлый иде.
Бүтән җәнлекләр кебек, безнең Җәк тә үзен билгеле бер төбәкнең хуҗасы итеп саный һәм бу төбәкнең чиген бик сирәк очракларда гына үтеп чыга. Аның биләмәсендә оялары атлаган саен диярлек, җирле халык телендә бу ояларны «куян түшәкләре» дип тә атыйлар. Түшәкләр сай табак хәтле генә иңкүләнеп тора, бу иңкүлекләр төбенә кипкән яфрак түшәлә. Кайчак оялар куак я үлән арасында ясала, һәр оя да, шартына карап, бик ипле итеп корыла. Бер оя, әйтик, эссе көн өчен билгеләнә, ул барыннан бигрәк кояштан саклану өчен хезмәт итә; мондый оялар һәрвакыт тән ягына карыйлар. Кышкы торак тирәнрәк казылып, анысының авызы, киресенчә, көн ягына каратыла. Ә инде юеш, сүрән көннәр өчен печән ышыгында махсус куыш корыла, һәм анысының «капкасы» көн батышы тарафына карап тора. Куян, әйтик, көнне берәр оясында үткәргәннән соң, төнгә каршы агай-энеләре белән бергә тукланырга чыга ди. Алар, ашап туйганнан соң, ай яктысында көчекләр кебек әүмәкләшеп уйныйлар-уйныйлар да таң алдыннан гына нәкъ көннең шартына туры килерлек берәр өйгә кайтып керәләр.
Фермалар арасындагы көтүлекләр куяннар өчен иң ышанычлы урыннар иде. Үткен энәле куак-киртәләр һәм чәнечкеле тимер чыбыклар белән әйләндереп алынганлыктан, бу көтүлекләрдә дошман тәпиенә эләгү куркынычы булмый. Ләкин азыкның да иң-иң тәмлесе кешеләр торган җирләрдә була, тик биредә аларны бүре белән төлкедән дә куркынычрак булган кешеләр һәм аларның мылтыклары белән этләре сагалый, аннары андагы коймалар да кереп-чыгып йөрергә комачаулый иде. Менә шушындый хәвеф-хәтәрләр янавына да карамастан, Чаптар үзенең бер оясын яшелчә бакчасы уртасындагы кавын түтәленә терәп үк диярлек ясап куйган, һәм Чаптарның акылын-фигылен белгән кешеләр, аның шулкадәр дә шашкын тәвәккәллек күрсәтүе турында ишеткәч, моңа бер дә исләре китмәде. Әйе, аның өчен бакча — бик хәтәр урын, ләкин шул ук вакытта ул биредә җәннәт рәхәтлегенә тиенә бит. Аннары ул монда койманың утеп-сүтеп йөрерлек күп кенә тишек-тошыкларын да белә, ә инде коймадан чыкканнан соң, ул үзенең күп кенә хәйләле алымнарын куллана ала.
III
үзгәртүНьючузен Көнбатыш Америка шәһәрчекләренә хас бер шәһәрчек иде. Анда бөтен нәрсә иләмсез. Урамнар урынына туп-туры юллар сузылып киткән, күз ялы өчен ичмаса бер генә борылыш та юк. Йортлар йорт түгел, ә начар такталар белән сумалалы кәгазьләрдән, ягъни тольдән корыштырган корылмалар гына. Шушы бичара алачыклар, үзләренең гариплеген һич аңламыйча, без дә йортлар санында бит дип, кукраешып утыралар. Аларның һәрберсе, үзенчә, башкалардан өстенрәк күренергә тырыша. Берсе, әйтик, ике катлы йортка охшарга өметсенеп, алгы яктан ясалма фасад белән бизәлгән. Икенчесенә кирпеч сымак шакмаклап буялган такталар какканнар. Ә өченчесе зиннәтле мәрмәр сарай булып күренмәкче.
Болар дөньяның иң шыксыз йортлары булып, үз хуҗаларының яшертен уйларын белгертеп торалар, ягъни мәсәлән: «Бу йортларның кирәге шулкадәр генә, бер-икс ел түзсәк, моннан бүтән җирләргә китеп олагырбыз»,— дип әйтеп торалар кебек иде.
Шәһәрчекнең бөтен бизәге — матурлык өчен дип тә түгел, ә азмы-күпме күләгәсе булсын дип утыртылган агачлар, тик боларнын да кәүсәләре акка буялган, очлары кыркылып гарипләндерелгән.
Шәһәрчектә күңелгә ятышлы бердәнбер бина бар, ул да булса икмәк элеваторы. Ул грек гыйбадәтханәләренә дә, швейцариялеләр дачасына да охшарга тырышмый, тупасрак булса да, үзен, бар булганыңча, ягъни бик зур һәм бик намуслы икмәк элеваторы итеп күрсәтә.
Шәһәр урамнарының иң очында прерия манзарасы ачыла. Биредә анда-санда ферма утарлары, су. чыгара торган җил тирмәннәре һәм рәт-рәт булып сузылып киткән чәнечкеле куаклар күзгә ташлана. Монда инде чынлап та хозурланырга була. Киртә урынына куе итеп утыртылган күгән агачлары биек булып һавага ашып утыралар. Алтынсу җимешләренең күплегеннән аларның каты нык ботаклары да чыдамаган, сыгылып төшкән. Бу җимешләр ашарга яраксыз булса да, алар биредә ком чүлендәге яңгырдай бик тансык, чөнки алар бик матур булып салынып-салынып торалар һәм шәһәр төмсәлегеннән арган күзләргә рәхәтлек бирәләр.
Әлегедәй шәһәрчеккә барып эләксәң, аннан ничек булса да чыгып таю ягын карыйсың. Кыш ахырындарак бу шәһәрчектә ике көнгә тоткарланып калган бер юлчыбыз тәгаен менә шулай уйлый иде. Ул башта шәһәрчекнең тарихи истәлек булырлык нәрсәләре белән танышты. Ләкин трактирда пыяла капкач астында сакланган ак җофар карачкысы да, кырык ел элек кызыл тәнлеләр тарафыннан баш тиресе салдырылган Бэкки Буллин -карт та, шулай ук заманында Кит Карсон тәмәке тарткан трубкә дә аны кызыксындырмады, шуңа күрә ул тизрәк кар юрганы белән капланган прериягә ашыкты.
Прериягә чыгуга, эт эзләре белән чуарланган ак кар өстендә эре-эре куян эзләрен күреп алды. Бер узгынчы кешедән, бу шәһәрчектә куяннар бармы-юкмы дип, сорашып торды һәм:
— Бер генә куян да күргәнем булмады,— дигән җавапны алды.
Тегермән эшчесе дә шул ук сүзне әйтте. Ләкин газеталар төргәге күтәргән бер малай башка фикердә булып чыкты:
— Алар болында бетәсемә түгел,— диде ул.— Кайвакыт шәһәргә дә киләләр. Калба дигән берәүнең яшелчә бакчасына да зур бер куян оялаган. Аның йоны бик кызык, шахмат тактасы кебек чуп-чуар.
Малайның бик зур куян дигәне Чаптар Җәк иде, әлбәттә. Ләкин ул Калба бакчасында яшәми, анда әллә нигә бер кунакка гына кереп чыккалый. Ул көнне Чаптар «капка»сы көнбатышка карап торган оясында утыра, чөнки ул көнне көнчыгыштан дымлы җил исә иде. Аның бу өе Медисон-авенюның көнчыгыш очында урнашкан. Әлеге мосафир да шунда таба китеп барды, куян исә аны ерактан ук күзәтеп торды. Кеше юлдан килгән чагында, аның күңеле тыныч иде әле, ләкин кеше, төньякка борылган юл буенча китмичә, кыр аша туры гына атлап килә башлагач, куянны кинәт курку алды. Кеше аның сукмагына аяк басу белән, Җәк оясыннан сикереп чыкты да болын буйлап көнчыгышка таба йөгереп китте.
Дошманыннан качып барган куянның һәр сикергән адымы, гадәттә, сигез-ун футка җитә. Биш-алты адым узган саен, ул, разведка ясау өчен, һавага да сикереп куя — куралар һәм куаклардан да биегрәк күтәрелеп, тирә-юненә ялт кына карап ала. Тәҗрибәсез куян өскә дүрт адым саен сикерә һәм, шулай ешлый торгач, бик күп вакытын сарыф итә. Акыллы куян сигез-тугыз адымга бер сикерүдән дә канәгать, чөнки күзәткәләү өчен шунысы да җиткән. Чаптар исә һавага унике адым саен гына ыргыла, шунда да, бөтен ягына ялт-йолт каранып, үзенә кирәген белеп өлгерә. Аның сикереп атлаган адымнары да башкаларныкыннан зуррак була: ун-унике футка җитә. Үз артыннан калдырган эзләре менә тагын кай ягы белән аерыла: бүтән токымлы йорт куяннары да, кыр куяннары да койрыкларын, карга тидермичә, югары күтәреп чаба; төньякта яшәүче зур куяннар койрыкларын салындырып чабалар; кайберләренең койрыгы, түбән үк төшеп, тәпи эзләре артыннан карны сызгалап бара; Чаптарның җемелдек-кара койрыгы куян кардәшләренең һәммәсенекеннән дә озынрак иде, бу озын койрыкка һәм аның кар өстендә озын-озын сызыклар калдыруына карап, аны, ягъни Чаптарны, шундук танып була. Аның эзләре бүтәннәрнеке арасында үзалдына аерылып ята иде.
Куяннарның күбесе этсез кешедән курыкмый. Ләкин Чаптар бервакыт сыртын пешереп алган мылтык ядрәсен бик нык хәтерли, һәм менә хәзер дә ул, әлеге мосафирның үзенә якынаеп килүен күргәч, җиргә сырыша язып диярлек, коймага таба чабып китте. Койманың теге ягына чыккач, канатын җәеп җиргә тияр-тимәс очкан карчыгадай, алга томырылды, бер миль үткәннән соң, башта һавага сикереп, сак кына тирә-ягына каранып алды, аннары үзенең иң яшертен ояларының берсенә кереп ятты.
Ләкин аңа озаклап ял итәргә туры килмәде. Егерме минут үтү белән, аның колаклары шыгыр-шыгыр иткән тавышка елт итеп торып бастылар — ул мосафирның кар шыгырдатып килүен аерым ачык ишетте. Җәк сикереп торганда, ялтыравык таяк тоткан кеше аның янына килеп җитә иде инде.
Аякларында күпме көч булса, барын җигеп, Чаптар яңадан койма ягына элдертте. Чәнечкеле тимер чыбыклар белән колгалардан ясалган киртәгә җитми торып, дошманын күрү өчен ул бер генә мәртәбә дә сикереп карамады — хәер, бу саклылыкның кирәге дә юк иде, чөнки кеше аны абайламый да калган, тик эзләренә генә күз салгалап килә иде.
Шулай да Җәк, түше белән җиргә тия язып һәм бүтән дошман да күренми микән дип як-ягына карана-карана, һаман әле алга табан чабуында булды. Хәзер инде ул мосафирның аның эзеннән килгәнен белә, шуңа күрә сасы көзәннәр белән көрәшүдән калган күптәнге саклык тойгысы аңа элмәк ясарга куша иде. Җәк, ерактагы коймага җиткәнче, туры гына йөгерде, койманың теге ягына чыккач та, илле адымлап йөгереп барды, аннары, әле генә узган эзеннән кире кайтып, бүтән оясына таба бөтенләй икенче якка чабып китте. Җәк тәнне бу оясында аяк өсте торып кына үткәрде. Менә кояш та чыкты. Аңа кояш җылысында рәхәтләнеп кенә ятасы иде югыйсә. Ләкин әнә бит кар шыгырдый, димәк, дошманы тагын якынаеп килә. Шуннан Җәк, әле рәтләп җылынып та җитмәгән килеш, яңадан да бик еракка чабып китте.
Ярты миль чапканнан соң, ул, бер калку җиргә туктап, кешенең һаман әле үз артыннан килүен белде һәм эзләрен тырышып-тырышып бутарга кереште. Аннары Җәк үзенең бик яраткан оясы яныннан узды, бөтенләй кире яктан урап килеп, дошманын адаштыруына тәмам ышанганнан соң, шул яраткан оясына ял итәргә кереп ятты.
Баягы кебек бик үк тиз ишетелмәсә дә, берникадәр вакыттан соң кар яңадан шыгырдый башлады. Җәк, бик хәйләкәр дошманга тап булуың төшенеп, аңа каршы яңа алым табарга булды һәм үзенең посып яткан урыныннан елдам гына сикереп чыкты. Мосафир да, куян да бу вакыт Чаптар биләмәсен зур түгәрәк ясап әйләнеп чыкканнар һәм бик олы гәүдәле кара эт яшәгән фермага килеп җитә язганнар иде. Нәкъ менә шушы ферманың такта коймасында тавыклар кереп-чыгып йөри торган бик җайлы бер тишек бар иде. Куян бу тишекне искә төшергәч шатланып бетә алмады: бу койма ярдәмендә ул никадәр җиңүләргә иреште, бурзай хәтле бурзайны төпсез чуманга утыртты!
Чаптар, хәзер инде үзен күреп калуларыннан да курыкмыйча, ачык ялан буйлап әнә шул коймага таба чабып китте.
Ләкин коймадагы тишек томаланган булып чыкты. Куян, аптырашка калып, бүтән ярыкларны эзләргә кереште, таба алмый йөдәп бетте. Ул, чатны борылгач, кинәт төбенә тикле ачып куелган ян капканы күреп алды. Ишегалдында әрдәнәләп өелгән такталар өстендә тәмләп кенә кара эт йоклап ята иде. Тагы да түрдәрәк, ышык почмакта, бер-берсенә елышып, тавыклар җылынып утыра. Әнә амбардан бер мәче чыгып килә, ул, салкын карга тәпиләре белән чирканып кына баса-баса, кухняга таба узды. Чаптар, капка каршында туктап, боларның һәммәсен дә карап торды.
Тигез ак кар өстендә аны эзәрләүче мосафирның кара шәүләсе селкенгәли иде. Җәк, акрын гына сикерә-сикерә, ишегалдына керде. Озын сыйраклы әтәч, үз эше белән шөгыльләнәсе урынга, каты гына кыткылдап куйды — ул куянны күреп калган иде. Шуннан кояшта гамьсез генә яткан эт капыл гына башын күтәрде, аннары торып ук басты. Җәккә үлем куркынычы яный иде. Озак уйлап тормастан, ул җиргә чүкте дә соргылт бер түмгәккә әйләнде. Моны гаҗәеп осталык белән эшләсә дә, әгәр әлеге мәче булмаса, ул дөнья белән мәңгегә саубуллашасы иде. Мәченең аны коткару теләге юк иде югын, шулай да ул аны коткарып калды. Ишегалдында әле куян барын искәрмәгән эт капкага таба атлап килде һәм куянның чигенү юлын кисеп куйды. Ләкин нәкъ шул чакны өй чатыннан мәче килеп чыгып, өйнең нигез туфрагына сикереп менде дә андагы гөл чүлмәген бәреп төшерде. Бу саксызлык эт белән мәченең битараф булып кылануларына чик куйды. Мәче куркуыннан амбарга таба чабып китте. Мәче чаба торып та, әтиең моңа котырыгы килмәсә, аның эт дигән аты корысын. Менә эт белән мәче куяннан утыз фут ераклыкта гына, пыр тузынып, чабып уздылар. Алар күздән югалмас борын ук әле, Җәк капкага таба борылды, хәтта: «Рәхмәт сиңа, пескәй!»— дип әйтеп тә тормыйча, ишегалдыннан атылып чыкты да таныш сукмагыннан өермә кебек чабып китте.
Әлбәттә, хуҗа хатын мәчене эттән аралап алды, шуннан соң эт янә такта өеме өстенә менеп сузылып ятты. Күп тә үтмәде, ишегалдына куянны эзләүче әлеге мосафир килеп керде. Аның мылтыгы юк, кулында нибары калын таяк кына иде, шуңа күрә эт ана тияргә батырчылык итмәде.
Шулай итеп, куянның эзе шушы йортта өзелеп калды. Бу хәйлә куянның башына алдан ук килгән иде микән, юк иде микән — әмма ничек кенә булмасын, аның бу әмәле тантаналы җиңү белән тәмамланды, Җәк бәйләнчек дошманнан котылып калды.
Ят кеше икенче көнне дә Җәкне эзләргә чыкты, ләкин аның эзләрен генә тапты. Аның эзен ул койрык сызыкларыннан, зур-зур адымнарыннан һәм кар өстенә нык басып һавага чөелүләреннән танып алды. Шул ук вакытта тегеләре белән янәшә бүтән бер кечерәк куян эзе дә ярылып ята иде. Менә алар биредәрәк очрашкан булганнар, әнә тегендәрәк исә бер-берсен куышып уйнаганнар кебек, чөнки калдырган эзләре бер дә сугышканга охшамый; ә менә монда кояшта бергәләп тамак туйдырган һәм ял иткәннәр булса кирәк; арырак парла-шып йөгергәннәр; тукта, чү, бер-берсен кочаклашып та уйнаганнар түгелме соң? Ят кеше, кар өстенә карап торганнан соң, һәммәсен дә аңлады. Бу — җәнлекләрнең туй вакытлары булып, аларның һәрберсе дә хәзер гаилә кору ягын кайгырта. Әлеге эзләр дә Чаптар белән сөйгән ярының эзләре булырга тиеш иде.
IV
үзгәртүҖәй ае да килеп җитте. Җәй куяннарга зур куанычлар алып килде. Штатта уйлап җиткерелмәгән бер закон чыкты. Бу закон буенча үтерелгән һәр карчыга белән ябалак башыннан бүләк бирелә иде. Шуннан даланың бу канатлы сакчыларын бөтенләй кырып бетерә яздылар. Куяннар исә шулкадәр күп үрчеде, инде моннан сон. да түзеп торырга ярамый, чөнки аларның илне бөлгенлеккә төшерүләре мөмкин иде.
Үзләре үк әлеге законны уйлап чыгарган һәм үзләре үк аңардан күп зыян күргән фермерлар бер уйга килделәр, куяннарны меңәрләп-меңәрләп тотарга булдылар. Фәлән көнне иртәнге фәлән сәгатьтә җирле халыкның һәммәсе дә графлыкның төньяк юлына җыенырга һәм, җилгә каршы торып, бөтен өлкәне әйләнеп чыгарга, куяннарны тимер чыбыклы челтәр белән камап алынган утарга куып кертергә тиешләр иде. Этләрне ауга катнаштырмадылар, чөнки аларның боерыкны тыңламаулары да бик ихтимал иде. Ауга мылтык та алмадылар, халык күп булган җирдә мылтык белән эш итү куркыныч иде. Аның каравы ир-ат белән малай-шалайлар берәр пар озын таяк белән букча-букча таш алып чыктылар. Ат менгән яки арбага утырган хатын-кыз алар артыннан ияреп барды. Аларның күбесе такылдавык, ау быргысы һәм калайлар белән коралланган иде. Кайбер арбаларның көпчәкләре турысына иске чиләкләр, тотам-тотам дранчалар бәйләп куелган, алар тәгәрмәч кигиләренә тиеп киткән саен, шалтыр-шолтыр иткән, шотыр-потыр килгән авазлар чыга иде. Ә бит куянның колагы бик сизгер, кеше була торып кешене миңгерәйткән бу тавышлар аларның тәмам һушларын алырга тиеш иде.
Көн аяз, күк йөзендә бер генә болыт әсәре дә юк. Иртәнге сигездә сигнал бирелгәннән соң, аучыларның һәммәсе берьюлы кузгалып китте. Башта биш миль киңлегендә боҗра ясап бардылар. Утыз-кырык адым саен бер кеше куелган иде. Олаулар белән ат менгәннәргә юл буенча гына барырга туры килде, ләкин куянкуарлар кыр аша гына атладылар. Актарасы, тарап чыгасы җирне, әйтик, дүрткел итеп күз алдына китерсәк, алар шуның өч ягына да урнашканнар иде. һәрберсе иптәшен узып кычкырырга тырыша, таягы белән куак төпләрен чәшкеләп ала иде. Менә бер заман төрле яктан куяннар атылып чыга башлады. Аларның кайберләре туп-туры аучылар өстенә килә, ләкин тегеләре аларны таш яңгыры белән каршылап, күбесен үтерә баралар. Бу иләк аша бик сирәге генә исән-сау үтеп чыга ала иде.
Аучылар камалган куяннарны, себерке белән себергәндәй, бер урынга җыя башладылар. Алар тиздән куак төбе саен мыжгып торалар иде инде. Өч сәгать дигәндә, куяннар тәмам камалып бетте, бу мәхлукларны бер якка кысып китерәсе генә калды. Аучыларның сафы хәзер бик тыгызланды, ун фут саен бер кеше туры килде. Алар тозакка төшкән куяннарны, әнә шул тыгыз җәтмә белән сөзә-сөзә, әлеге утар ягына куарга тотындылар. Куяннарның бик якын чабып килгәннәре шундук үтерелә торды. Җир өсте инде аларның гәүдәләре белән чуарланып беткән булса да, тере куян арткапнан-арта бара кебек иде. Тимер челтәрле утар капкасы турысына килеп җиткәч, бер гектарлы мәйданда алар әле һавага сикереп, әле атылып-бәрелеп, тәмам чуалышып беттеләр. Алар чыгып качарлык урын эзлиләр, ләкин камап алган боҗра кысыла барган саен, акыручы-бакыручы кешеләр төркеме дә икеләтә, өчләтә арта гына бара, шуннан куяннарга бер генә юл кала — алар ташкын булып утар эченә атылып керәләр иде. Хәзер инде алар тәмам йончып һәм исәнгерәп беткәннәр, шуңа күрә кайберләре аңгыра кебек җирдә утырып торсалар, кайберәүләре исә челтәр койма тирәли шашынып-шашынып чабалар, ә бер ишләре аулаграк почмакка елышырга, хәтта бер-берсенең астына кереп качарга тырышалар иде.
Ә безнең Чаптарыбыз камалыш вакытында кайда иде соң? Бичара куяннар ташкыны аны да үзе белән өереп алган, һәм ул беренчеләрдән булып утар эченә атылып кергән иде.
Ләкин куянкуарларның максаты куяннарны үтереп , бетерү генә түгел, алар иң әйбәт дигәннәрен сайлап алып калырга тиешләр, әлеге тозакны шуның өчен дә оештырганнар иде.
Көчле һәм акыллы куяннардан башкалары бу утарда, әлбәттә, юк ителәчәк иде. Көч-хәл белән генә җан асрап йөргән яраксыз куяннар монда чынлап та бик күп булып чыкты. Киек җәнлекләр дөньясын һәр яктан җитеш һәм камил дип уйлаучы адәмнәр үзләре дә мондагы гарип-горәбә куяннарны күреп шаккаттырлар иде.
Борынгы Римда зур җиңүләрдән соң әсирләр арасыннан гладиатор сайлаган кебек, көчсезләр юк ителергә, көчлеләр, гайрәтлеләр тамаша өчем сайлап калдырылырга тиеш. Нинди тамаша өчен дисезме? Җәнлекләрне узыштыру өчен, Ярыш клубы өчен иде бу.
Утар эчендә алдан ук биш йөзгә якын бәләкәй әрҗә әзерләп куелган, алар рәшәткә буенча тезелеп киткәннәр. Аларның һәрберсенә берәр куян салынырга тиеш иде.
Беренче булып утарга иң җитез куяннар чабып керде. Җитезләрнең дә әле акылга саераклары була. Андыйлары, утарга килеп керү белән, кая барып бәрелергә белми чабып йөри башлады. Ә кайберләре җитез дә, мәнле дә булып чыкты: алары әрҗәләрне файдалы күреп, тиз генә шулар эченә кереп посты. Күз ачып йомганчы, әрҗәләр куяннар белән тулды. Бу ысул бик үк хатасыз булмаса да, ул артык мәшәкатьтән коткарды, тиз арада җиңел аяклы һәм бик акыллы куяннарны сайлап алырга ярдәм итте. Биш йөз куян бурзайларга сабак өйрәтергә билгеләнде, ә калганнары — дүрт меңнән артыгы аяусыз рәвештә кырылды.
Елтыр күзле биш йөз куян салынган әрҗәләрне шул көнне үк поездга төяделәр. Алар арасында Чаптар да бар иде.
V
үзгәртүӘлеге давыллы тозактан соң тоткыннарның йөрәкләре алынгандыр дип уйлый күрмәгез: куяннар бик сабыр алар, үзләренең язмышларына тыныч кына буйсына беләләр. Алар, зур каланың ярыш кырына китерелеп әрҗәләрдән чыгарылганнан соң, әллә ни зарланырлык нәрсә күрмәделәр. Куяннар алдында киң генә утар җәйрәп ята, татлыдан-татлы азыкларны теләсәң нихәтле аша, аннан җаның да тыныч, чөнки дошманның әсәре дә юк иде.
Алар икенче көнне иртә белән үк күнекмәләр ясарга керештеләр.
Ярыш кыры утар белән янәшә генә икән. Утар капкаларын ачуга, шунда киләсең дә чыгасың.
Куяннар әнә шул кырга чыгарылып, кайсы кая таралышып та өлгермәде, каяндыр малайлар килеп чыгып аларны куаларга керештеләр. Алар куяннарны Пристань дип аталган баягы утарларына куып керттеләр. Менә шундый күнекмәләр берничә көнгә сузылды. Куяннар, ниһаять, бары Пристаньга чабып кереп кенә котылып буласын төшенеп алдылар.
Шуннан соң икенче дәрес башланды. Кырый капканы ачтылар да куян көтүен ярыш кырын әйләнеп үтүче һәм каршы яктагы бүтән утарга илтүче озын гына юлга куып чыгардылар. Малайлар башта әнә шул каршы яктагы утарның капкасын ачып, куяннарны шунда керттеләр, аннары аларны кыр буйлап этләр белән куарга тотындылар. Яшь куяннарның кайберләре, әүвәлге гадәт белән, разведка сикерешләре ясап алдылар. Куяннар, ташкын кебек, алга чабып киттеләр, ә бөтен өер алдыннан, түше белән җиргә тия язып, аклы-каралы бик һәйбәт бер куян җилдерә, аның зифа буе белән уйнак күзләренә кешеләр утарда чакта ук игътибар иткәннәр иде инде. Хәзер ул, кырга чыгарылганнан соң, бөтен куян гаскәрен үз артыннан ияртеп барды, югыйсә аның гаскәре әллә кайда артта ук аерылып калган иде.
Куяннарны караучы ирланд кешесе:
— Күрегез әле моны, Чаптарны, пешерә генә бу! — дип кычкырып җибәрде һәм Жакнең данлы исемен тагы да ныгыта төште.
Ярты кырны узганнан соң, куяннар кинәт Пристаньны исләренә төшереп, кар сырындылары өстеннән йөгергән җәяүле буран кебек, шунда таба атылдылар.
Икенче дәреснең мәгънәсе дә шул — капкадан чыгу белән, Пристаньга таба чабу иде. Барлык куяннар да бу дәресне бер атна эчендә өйрәнеп беттеләр, шулай итеп алар Ярыш клубының тантаналы бәйгесенә әзерләнеп җиткәннәр иде инде.
Чаптарны хәзер стадион эшчеләреннән тыш тамашачылар да яхшы белә. Җәк үзенең чуарлыгы белән дә бүтәннәр арасында аерылып тора. Аннары озын колаклар көтүе аны күптән инде үзенең башы итеп таный. Клуб хезмәткәрләре хәзер аларны куучы этләр белән бергә Җәк башыннан да акча куеп бәхәсләшәләр иде инде.
— Шунысы кызык, Дигнам карт быел үзенең «Минки»сын ярышка катнаштырыр микән?
— Катнаштырса, кул сугып бәхәсләшәм, Чаптар «Минки»ны да, аның иптәшен дә уза.
— Минем Җейен сезнең Чаптарыгызны Зур трибунага җиткәнче үк каптырып алачак. Әгәр ышанмыйсыз икән, әйдә бәхәсләшәбез, бергә каршы өчне куям.
— Хуп! — дип, шундук чәчрәп чыкты ирландияле Мики.— Мондагы этләрнең ичмаса берсе Чаптарны юлыннан кире бордырсамы! Үземнең айлык хезмәт хакымны түлим!
Чаптар тирәсендә менә шундый юраулар һәм бәхәсләшүләр башланып китте, аның чиксез сәләтенә ышанучылар көннән-көн арта торды.
VI
үзгәртүЯрышларны бик матур кояшлы көнне иртә белән башлап җибәрделәр. Шәһәр халкы ярышка шулхәтле күп килгән, Зур трибунада энә төртерлек тә урый калмаган иде. Этчеләр бурзайларны берәмләп тә, парлап га чыгардылар. Бурзайлар өстенә бизәкле чапраклар ябылган булса да, аларның мускуллы нык аяклары, еландай бөгелгән муеннары, озынча танаулы бик нәфис башлары белән елтыр сары күзләре әллә каян күренеп тора иде. Алар, табигать белән кеше хәйләкәрлегенең җимеше булып, гүя чабу өчен генә яратылганнар. Этчеләр аларны күз карасыдай саклыйлар, балаларны баккандай багалар, аларга кешедән калган бернинди ризыкны ашатмыйлар, ят нәрсәләрне иснәттермиләр, бигрәк тә алар янына ят кешеләрне җибәрмиләр иде. Пари тотучылар бу этләргә бик күп акча куеп бәхәсләшәләр. Ләкин шундый хәлләр дә булгалый, этләргә бик мәкерле җимнәрне, махсус хәзерләнгән ит кисәкләрен ыргыткалыйлар яки ярамаган берәр нәрсәне иснәтеп этләрнең хәлен алалар. Шуннан карыйсын, менә дигән чабышкы этләр дә төнтек бер ялкауга әйләнә һәм үзләренең хуҗаларын банкротка чыгара.
Этләрне икешәрләп чаптыралар, чөнки бәйге булгач, аларның үзара узышулары да кирәк әле. Беренче чабышны откан этләрне янә парлап-парлап бүлеп куялар. Куяннарны исә һәр узыш саен берәмләп чыгаралар. Аларны бәйдәге көндәш этләр көтеп тора. Куян билгеләнгән җиргә барып җитүгә, стартер, ягъни этләрне ярышка озатып торучы, аларның икесен дә сызыкка тигезләп бастыра да шундук бәйләреннән ычкындырып җибәрә. Куян белән этләрне кырда, атка атланып, кызыл костюм кигән судья көтеп тора. Ул атын этләр артыннан чаптыра башлый. Дәресләрдә сабак алган куян кыр аша, ягъни Зур трибуна алдыннан, Пристаньга таба йөгереп китә. Этләр аны куарга керешәләр. Әгәр берәрсе аны куып җитсә, озын колак анарга тоттырмас өчен як-якка атыла башлый. Куян әнә шулай туры юлдан тайчанган саен, эткә очко языла бара. Ә инде эт аны куып җитеп басып алса, бу инде тулы җиңүгә санала.
Кузгалу сызыгыннан, ягъни старттан, дәррәү кубып киткән эт кайчакта йөз адымнан ук куянның башына җитә. Алай тиз тоттырган куян бик начар булып чыга инде. Ә болай этләр куяннарны күбесенчә Зур трибуна алдында куып җитәләр. Бик сирәк очракта гына куян, эткә тоттырмыйча, Пристаньга кереп кача ала.
Ярышның дүрт чишелеше булуы мөмкин. Аның берсе — эт куянны тиз генә куып җитә дә аны шундук башкарып ташлый. Икенчесе — куян, үзен тоттырмыйча, Пристаньга кереп кача. Өченчесе — кызу кояш астында куян артыннан чабып әлсерәп беткән этләрне алышырырга мәҗбүр булалар, чөнки мондый чакта этләрнең йөрәге ярылуы мөмкин. Ниһаять, иң соңгы чишелеш менә нинди була: әгәр куян, Пристаньга кайтмыйча, бөтерелә-бөтерелә, эттән качып йөри икән, ул чагында аны корылган мылтык көтеп тора.
Ярыш вакытында да хәрәмләшүләр булган кебек, куяннар салынган әрҗәләр тирәсендә дә алдашулар, төрле хәйлә корулар булуы мөмкин. Шуңа күрә куяннарны әрҗәләрдән алып торучы һәм ярышка озатучы судья белән стартерлар да бик намуслы булырга тиешләр.
Чираттагы ярыш алдыннан ирландияле Мики янына бармагына җәүһәр кашлы йөзек кигән бер кеше килде. Бу «очраклы гына» очрашу иде.
Микины бик затлы сигара белән сыйладылар. Сыйлаганның ни гаебе бар? Ләкин сигара яшел кәгазьгә төрелгән, бу кәгазьнең чите чак кына кайтарыла да төшкән иде. Шуннан ике арада тәкәллефсез генә сөйләшү булып алды:
— Сез иртәгә старт янына бассагыз ничек булыр иде икән, ә? Мин әйтәм, Дигнам әфәнденең «Минки»е оттырса, мин сезгә тагын бер сигара өстәп бирер идем.
— Әгәр мин стартка куелсаммы! Эшне шундый майлап куярмын, Минки бер генә очко да ала алмас. Хәер, приз аның көндәшенә дә тәтемәс.
— Шулаймыни? — дип, Микиның әңгәмәдәше кинәт кенә кызыксына калды.— Соң бик әйбәт алайса. Нәкъ үзегез уйлаганча эшләгез. Әҗере — ике сигара.
Стартчы Слайменның моңарчы бер генә дә үз эшенә тап төшергәне булмады, аның «эчне тишми торган» күц кенә тәкъдимнәрне кире каккан намуслы кеше икәнең һәммәсе дә беләләр иде. Аның эшеннән беркем дә шикләнми дияр идек тә, тик менә аяк астыннан гына бер-ике канәгатьсезе табылып куйды. Аларның берсе алтын сәгать чылбырлары һәм асыл ташлар белән бизәлгән бик купшы бер әфәнде иде. Ул Слаймен өстенә җитди гаепләр ташлаган, моны үзенең дәлилләре белән дә беркеткән иде. Шуннан ярыш җитәкчесе Слайменны вакытлыча үз бурычын үтәүдән читләштерергә мәҗбүр булды, аның урынына көтмәгәндә әлеге ирландияле Мики Дуны билгеләп куйдылар.
Мики, ярлы булса да, бер дә төшеп калганнардан түгел. Ана бер минутта бер еллык хезмәт хакын сугып алу җае чыгып тора, өстәвенә ул ни эткә, ни куянга зыян китермәскә уйлап куйган иде. Мәгълүм ки, куяннар килеш-кыяфәтләре белән бер-берсеннәп әллә ни аерылмыйлар. Хикмәт монда аларны сайлап ала белүдә.
Инде беренче ярышлар узган. Әрҗәләрдән илле куян чыгарылып, аларның һәммәсе дә эт авызына эләккән яки атып үтерелгән иде. Мики үзенең вазифаларын сүз тигермәслек птеп үтәде, этләр парлап-парлап җибәрелгән чагында, бер генә кагыйдә дә бозылмады. Шуннан Мики Ду стартчы булып ныгып калды.
Хәзер тамашачыларны алда кубок өчен соңгы чабышлар, зур акчалы уеннар көтә иде.
VII
үзгәртүЗифа буйлы чибәр бурзайлар узышны сабырсызланып көтеп торалар. «Минки» кушаматлы бурзай белән аның көндәше беренче пар булып чабарга тиешләр. Моңарчы эшләр бик гадел алып барылды, шуннан соң да хәрәмләшүләр булыр дип кемнең генә башына килер иде икән? Микиның ярышка теләсә кайсы куянны чыгарырга хакы бар лабаса!
— Өченче номерлымы! — дип кычкырды ул үзенең ярдәмчесенә.
Әрҗәдән чуар колаклы Чаптар атылып килеп чыкты. Аның һәр адымы биш фут булыр. Өстәвенә ул шау-шулы халыкны күргәч аптырап киткән һәм, биниһая биеклеккә сикереп, разведка да ясап алган иде.
Стартчы:
— һоп!— дип кычкырды, ә аның ярдәмчесе таягы белән рәшәткәгә барабан сугып алды.
Чаптарның сикереп чайкап адымнары хәзер инде сигез-тугыз футка җитә яза иде.
— һоп! һоп!—дип дәртләндергәч, ул хәтта үзенең адымнарын унике футка җиткерде.
Чаптар утыз адым чамасы чабып китү белән, зарыккан бурзайларны бәйдән ычкындырдылар, бернинди тот-карлыксыз икесен берьюлы ычкындырып җибәрделәр. «Куянны егерме адымнан кудырту да ярыйсы булган икән»,— дигән сүзләр колакка чалынып калды.
— һоп! һоп! — дигән тавышлар ишетелде.
Шуннан Чаптар, җитез балыктай, ундүрт футлы адымнар белән алга таба йөзеп китте һәм разведка ясау өчен бер генә мәртәбә дә һавага ыргылмады,
— һоп лә!
Нинди гүзәл этләр! Кыр буйлап йөгерүләре үзе генә дә ни тора! Ләкин бурзайлар алдыннан, аларны хәтсез генә артта калдырып, ак болыт булып, алай гына да түгел, җитез акчарлак булып, Чаптар очып бара. Инде хәзер ул Зур трибунага җитеп килә иде. Этләр куянга аз гына да якыная аямадылармыни соң? Юк, киресенчә, алар калыша гына баралар иде! Аклы-каралы көнҗәләнең Пристаньга ничек очып кергәнен язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Әйтерсең лә Пристань капкасы Чаптар өчен тавыклар кереп-чыгып йөри торган теге бик игелекле койма ярыгы иде. Бурзайлар килә-килешкә капка алдында туктап калгач, трибунада утыручылар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Халык аягүрә басып Чаптарга «ура!» кычкырды. Стартер Мики да эчен тотып көлә иде. Дигнам әфәнде исә пыр тузып сүгенә. Репортерлар баш күтәрми каләм уйната иде...
Икенче көнне барлык газеталар да үзләренең укучы-ларына шундый хәбәрне җиткерделәр:
Куянның искитмәле нәтиҗәсе. Чаптар кушаматлы куян спорт дөньясының иң шөһрәтле ике этен хур итте!
Ике этнең дә хуҗасы: «Минем эт җиңде!»— «Юк, минеке!»— дип, ярсына-ярсына бәхәсләшергә керештеләр. Дөресендә икесенең дә нәтиҗәсе бертигез иде. Шуннан соң этләрне икенче мәртәбә узыштырырга булдылар. Ләкин алар бик алҗыган иде инде, шул сәбәпле бик акрын йөгерделәр.
Ярышның икенче көнендә Мики җәүһәр кашлы йөзек кигән әфәнде белән кабат очрашты. «Очраклы гына» очрашты, әлбәттә.
— Мики, сез сигара тартырга теләмисезме?
— Рәхмәт сезгә, сэр. Сезнең сигара бик әйбәт бит, ничек аңардан баш тартасың инде. Рәхмәт яусын, сэр, рәхмәт яусын!
VIII
үзгәртүШул көннән алып Чаптар ирланд кешесенең мактанычына әйләнде. Стартчы Слайменның үз дәрәҗәсен үзенә хөрмәт белән кире кайтардылар. Мики әүвәлгечә үк куяннарны әрҗәләрдән чыгарып тора башлады. Ләкин аңарда Оер үзгәреш барлыкка килде, этләрдән бигрәк куяннарга күңел сала башлады ул. Барысына да түгел, әлбәттә. Камап тотылган биш йөз куянның да иң мактаулы Чаптарын ул өзелеп яратты. Куяннар арасында ярышка кабат-кабат катнашканнары, шулай ук Пристаньга барып җиткәннәре аз түгел. Ләкин туры юлдан һич тайпылмыйча кыр буйлап узганы бары берәү генә, ул да булса Чаптар Җәк иде. Ярышлар атнага ике мәртәбә уздырыла, һәрберендә кырык-илле куянга кадәр һәлак була. Биш йөз тоткыннан хәзер исән калганнары бармак белән генә санарлык иде.
Чаптарның моңача ярышка катнашмый калганы юк һәм, катнашкан саен, ул Пристаньга барып җитә. Мики үзенең җан сөйгәнен күкләргә чөеп мактый, аны дөньяның иң талантлы куяны, ди. Ул озын сыйраклы җитез дустын ихластан ярата, бу бик җилле куяннан җиңелү этләр өчен зур мәртәбә генә ул дип, һәркемне ышандырырга тырыша иде.
Куяннар бик сирәк очракта гына кырны йөгереп узалар. Ә инде Чаптар шул ук кырны, туры юлдан язмыйча, алты мәртәбә узгач, газеталар менә болай дип язып чыктылар:
Чаптар тагын, юлыннан бер генә мәртәбә дә тайпылмыйча, Пристаньга кереп кача алды. Картлар сөйләвенә караганда, җир йөзендә инде хәзер аны тотарлык асыл этләр калмаган.
Чаптар алтынчы мәртәбә җиңгәннән соң, куян тәрбияләүчеләрнең һәммәсе дә аңа сокланып карады, аларның өлкән командирлары Мики исә куанычыннан шашар дәрәҗәгә җитте:
— Шайтан алгыры! Аны иреккә җибәрергә кирәк, ул моңа бик лаек! — диде ул өзәләнеп. Мики ярышлар җитәкчесенең, ягъни санаулы гына калып барган куяннар хуҗасының, патриотик хисләрен нечкәртергә өметләнеп өстәп куйды: — һәрбер американ кебек, аның да азатлыкка хакы бар лабаса!
Ярышлар җитәкчесе моңа каршы:
— Бик хуп, Мики. Унөч мәртәбә җиңгәннән соң, син аны туган иленә үзең үк озатып куярсың,— дип җавап бирде.
— Сэр! Хәзер җибәрсәгез икән сез аны!
— Юк, юк, җибәрә алмыйм. Ул миңа бер-ике яңа эткә сабак бирер өчен кирәк.
— Алайса бирегез кулыгызны, сэр: ул, димәк, унөч мәртәбә җиңгәннән соң азат ителәчәк!
Шул көннәрдә генә куяннарның өр-яңа төркемнәре кайтарылды. Шулар арасыннан берсе, Чаптар кебек үк бик җитез булмаса да, төсе белән аңа охшаган иде. Мики, аларны бутамау өчен Чаптарны әрҗәгә утыртып, контролердан алып торган кыскыч белән аның колагына тамга салмакчы булды. Менә ул кыскыч белән баскач, колак яфрагына ап-ачык йолдызчык сурәте төште һәм Мики шатлыгыннан:
— Син ярыш саен бер йолдызчык алырсың! — дин кычкырып җибәрде.
Мики куянның уң колагына, үткәндәге җиңүләрең әчеп дип, барлыгы алты йолдызчык тезеп чыкты.
— Бик әйбәт булды әле бу, Чаптар. Инде унөченче йолдызны да алсаң, син азат куяннарның да иң азаты булачаксың. Без азатлык яулап алганда, безнең байракны да унөч йолдыз бизәгән бит .
Моннан соңгы атнада да Чаптар яңа бурзайларны җиңде. Уң колакта хәзер йолдызлар куяр өчен урын да калмады, шуңа күрә алар аның сул колагына күчә башладылар. Ә инде тагын бер атна үткәч, Чаптарның колагында унөченче йолдызчык та пәйда булды. Йолдызчыклар уң колагында — җидәү, сул колагында алтау иде.
Аның уңышларын барлык газеталар күтәреп алдылар. Мики тантана итте:
— Чаптаркаем! Син бүгенге көннән азат! Унөч бәхетле сан ул! Бу санның мине бервакытта да алдаганы юк әле!
IX
үзгәртү— Әйе, беләм, вәгъдә иткән идем шул, иткән идем, тик минем аны яңадан бәйгегә чыгарасым килә. Яна этләрнең берсенә каршы мин бик зур акча куйган идем. Монда Чаптар өчен бернинди куркыныч юк, ул с::ы бик тиз түндерәчәк. Киреләнмә, Мики, киреләнмә! Әнә этләр көненә икешәр, өчәр мәртәбә чабалар әле. Шулай булгач, нигә әле куянга да кабат чабып карамаска?
— Сэр, этләрнең язмышы кыл өстендә тормый бит!
— Әйттем, бетте! — дип кырт кисте хуҗа.
Киртә эчендә яңа китерелгән куяннар бик күп, алар арасында эреләре дә, ваклары да, холыклары белән бик тыныч булганнары да, сугышырга ярата торганнары да бар. Зур гәүдәле бер ата куян артык вәхшиләрчә кылана иде. Иртә белән ул Җәкнең, аягын җиргә дә тигезмичә, Пристаньга кайтып керүен күргәч, аның аруыннан файдаланып, аңа һөҗүм итәргә булды.
Бүтән вакыт булса, әле яшьрәк чагында теге мәчене мәсхәрә иткән кебек, Чаптар аның башына бер генә сугар иде, һәм тегесе шундук җиргә сеңәр иде. Хәзер исә сугыш озакка сузылды. Бу хәл чираттагы узыш алдыннан булды. Тәненең тырналып кыйналып бетүе аның җитезлеген бик күпкә киметте.
Узышның баш өлеше моңа чаклы үткәрелгән узышлардан бер ягы белән дә аерылмады. Колакларын югары күтәргән Чаптар җир өстеннән шуып диярлек кызу-кызу чабып китте. Аның йолдызлы колакларында җил сызгырды. Чаптарны Минки кушаматлы эт белән Фанго кушаматлы яңа эт куалап бардылар. Стартчыларның гаҗәпләнүенә каршы, этләр куянга акрынлап якыная бардылар. Чаптарның адымнары сүлпәнәя төште һәм Зур трибуна алдыннан гына тәҗрибәле Минки аны туры юлдан беренче мәртәбә тайпылырга мәҗбүр итте. Тамашачылар бу чапкыннарны таныйлар иде, шуңа күрә аларны шау-гөр килеп каршыладылар. Илле адым үткәч, яңа эт Фанго да, үз нәүбәтендә, куянны туры юлдан яздырды, шуннан узышчылар кире стартка кайтырга чыктылар. Аида Слаймен белән Мики басып тора. Чаптар, тегендә-монда талпынып, этләрдән качып йөри, шулай да этләр аны кысрыклый башлаганнар иде инде.
Үлем тырнагы каптырып алам дигәндә генә, Чаптар бер заман Мики өстенә сикерде. Мики аны куллары белән тотып алды да аяклары белән котырган этләргә тибенергә кереште.
Мики аның дусты икәнлеген Җәк белә иде микән? һәрхәлдә, ул бу мәлне борыннан ук килгән инстинктка буйсынды, кан дошманына тоттырмас өчен, миһербанлы кешенең куенына кереп качты. Хәер, бу очракта ул бүтәнчә эшли дә алмый иде. Халык сөекле куянын күтәргән Микины шатлыклы авазлар оелән каршы алды. Ләкин эт ияләре: «Бу дөрес түгел! Ярышны ахырына кадәр җиткерергә кирәк!»— дип протест белдерделәр һәм үзләренең дәгъвалары белән ярыш җитәкчесенә мөрәҗәгать иттеләр. Ярыш җитәкчесе Җәкне Фангога каршы куеп отыш ясамакчы иде. Хәзер инде менә уңышсызлыктан гайрәте чикте. Шулай да ул Чаптарны яңадан узыштырырга дигән карарга килде.
Мики бик гозерләп сораганнан соң, куянга бер сәгать ял бирделәр. Шуннан Җәк белән Фанго кабат куышып киттеләр, Минки исә аларның үкчәләренә басып барды. Җәк хәзер элеккесеннән яхшырак чапты. Ләкин трибунаны узгач, аны әүвәле Фанго, аннары Минки туры юлдан тайпылырга мәҗбүр иттеләр. Җәк әле уңга, әле сулга сикерә, як-якка томылып дошманнарыннан көч-хәл белән генә котылып кала иде. Әнә шулай әҗәл белән уйнау бер минут чамасы дәвам итте. Мики дускаеның колаклары салына баруын күрде. Менә эт Җәк өстенә сикерде. Куян аның корсак астыннан диярлек шуып чыкты, ул да түгел икенче эттән дә бөтерелеп бер читкә ташланды. Ләкин аның ике колагы да бу вакыт җилкәсенә яткан иде инде. Бәхетенә каршы, этләр дә арый башлаган, телләре салынып төшкән. Аларның ыржайган авызлары да, еш-еш калкынган янтыклары да күбеккә манчылган иде. Шуннан бер заман Чаптарның колаклары шомраеп бастылар. Этләрнең йончуы әйтерсең аңа дәрман өстәде. Ул туры Пристаньга таба элдертте. Ләкин этләргә, як-якка атылгалап йөгерүгә караганда, туры юлдан йөгерүе ансатрак иде, шуңа күрә Җәк тагын үзенең хәтәр уенын уйнарга — борыла-сарыла чабарга кереште. Эт ияләре, алҗыган бурзайларны яндырудан куркып, өстәмә көч итеп, ике яңа бурзайны чыгардылар. Болары инде, әлбәттә, куянның башына җитәчәк иде. Чаптар иң соңгы көчен эшкә кушты. Ул Минки белән Фангоны еракта ук калдырып Пристаньга якынаеп килгәндә генә, аны әлеге яңа этләр куып җитте.
Хәзер инде атылгалап йөрмәсәң, баш бетә дә бетә. Җәкнең колаклары бердән шәлперәйде, йөрәге кабыргаларына тук-тук сугылып типте, ләкин аның рухы нык иде әле. Ул, әйләнмәләр ясап, яшен ташыдай чабып йөрде. Этләр, аны эләктереп алганда гына, бер-берсенә килеп бәреләләр иде. Шулай да аларның берсе Җәкнең койрык очыннан кара йонын йолкып ала алды, ярый әле Җәк елдам гына борылып үзен тоттырмый калды. Ләкин аның хәзер Пристаньга барып җитә алмаслыгы күренеп тора иде. Бәхете аңа бу юлы хыянәт итте. Менә ул чарасыз калып Зур трибуна каршына килеп чыкты. Аны анда зиннәтле күлмәкләр кигән меңнәрчә ханымнар күзәтеп утыра. Инде чабыш вакыты бетеп тә килә иде.
Яна этләрнең дә хәле чамалы гына калып барганда, кинәт кырга Мики йөгереп чыкты да, акылдан язгандай кычкыра-кычкыра, алар каршына килә башлады:
— Әй сез, эт тәганәләре! Кабих җаннар! Шуннан Мики бурзайлар өстенә ташланды.
Төрле яктан хезмәткәрләр йөгереп чыгып Микины сөйрәп алып китә башладылар. Әмма Мики, тыела алмыйча, һаман әле кешеләр белән этләр өстенә ачы тиргәү сүзләрен яудыра бирде.
— «Гадел» уен, имеш! Менә нинди икән ул сезнең гадел уеныгыз! Сез барыгыз да ялганчылар, мәкерле алдакчылар, канечкеч куркак җаннар!
Аны узыш кырыннан сөйрәп алып чыктылар. Бер әйләнеп карагай чагында, аның күзенә шундый күренеш чалынып калды: алҗыган этләр, әлсерәп беткән куянны эзәрли-эзәрли, инде кысрыклап киләләр, ә атта чабучы судья, мылтыклы кешегә ишарәләп, сигнал биреп ята иде. Микины кырдан куып чыгардылар да капканы шартлатып ябып куйдылар. Ул ике мәртәбә мылтык гөрселдәгән тавышны, кешеләрнең шаулашуын, этләрнең чинап куюларын ишетеп калды, һәм Чаптарның язмышы дүртенче номерлы чишелеш белән төгәлләнүен аңлады.
Микины инде хәзер узыш кырына кертмәячәкләр. Шуңа күрә ул, аны-моны уйламастан, туп-туры Пристаньга йөгерде. Анда колагы яртылаш салынган Җәкнең Пристаньга таба аксый-аксый чабып килүен күреп алды. Мики мәргәннең, куянга тигезәсе урынга, кыек атып этләргә тигезүен аңлады. Чынлап та, бурзайчын берсен кырдан күтәреп чыгып баралар, ә икенчесе янында җәнлекләр докторы кайнаша иде.
Мики артына карап алды да тиз генә Пристань почмагына бер әрҗә китереп куйды. Аннары ана саклык белән генә әлсерәп беткән куянны куып кертте. Мики, әрҗә капкачын япканнан соң, аны култыгына кыстырды, стадион хезмәткәрләренең ыгы-зыгы килеп йөрүеннән файдаланып, тиз генә койма аша төшеп качты.
Аны барыбер эшеннән куарлар иде! Мики, шәһәрдән чыгып, иң якын станциягә җәяүләп кенә китте. Шуннан ул, поездга утырып, берничә сәгатьтән куяннар иленә — далага килеп төште.
Кояш инде күптән баткан, тигез ялан өстен төн караңгысы каплап алган, ләкин күк йөзендә биниһая күп йолдызлар балкып яна иде. Мики әрҗәне сак кына ачты да Чаптарны чәнечкеле куаклар белән киртәләнгән ферма җирләренә хәтфә чирәмгә җибәрде. Аннары:
— Борынгы Ирландия ничәнче мәртәбә инде унөч йолдызны иреккә чыгара! — дип, үзалдына гына әйтеп куйды.
Чаптар, җиргә баскач, әүвәл аптыраулы күзләре белән як-ягына карап алды, аннан киң-киң атлап өч-дүрт адым сикереп киткәннән соң, кинәт кенә һавага чөелде — тирә-юненә күз салып алды. Шуннан ул, почетлы йолдызчыклар сибелгән колакларын аера төшеп, үзендә янә дә көч һәм рух күтәренкелеген сизеп, кыенлык белән генә яулап алынган азатлыгына таба чабып китте һәм туган ягының караңгылыгы эченә кереп күздән югалды.
Шуннан соң аны Каскадо штатында еш кына күргәләделәр. Штатта камап куян тотулар моннан соң да булды. Әллә инде безнең Җәк кешеләрдән котылуның яңа әмәлен уйлап тапкангамы, меңләп үтерелгән һәм тотылган куяннар арасында колаклары йолдызчыклар белән бизәлгән куянны бүтән бервакытта да күрә алмадылар. Аны Чаптар Җәк дип атаулары да юкка гына түгел иде шул.