Хашия Төхбатуллина

Күңелем белән бала чагым буйлап атлыйм. Татарстанның Алабуга районына кергән Кутыр авылы буйлап барам.

Хашия Төхбатуллина
Туган 11 март 1960(1960-03-11) (62 яшь)
Илмәт авыл җирлеге[d], Алабуга районы[d], Татарстан АССР[d], РСФСР[d], СССР[d]
Әлма-матер Алабуга дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре укытучы, шагыйрь

Утыз өч кенә өй булган авыл. Барсы да гади җир кешеләре яшәгән анда.Ат караганнар, яшелчә бакчасында эшләгәннәр, көтү көткәннәр. Соңгарак таба тракторда эшләүче шәхесләре дә барлыкка килгән бу авылның. Шуларның берсе 13- 14 яшендә тракторчылар курсына укырга киткән – минем әтием. Буйга кечкенә генә булган әтием тәгәрмәчле тракторда эшли башлаган. Ул бик тиз сүнә торган булган, ватылган чаклары да үзәкләргә үтәрлек булган. Әтием көннәр буе шул трактор белән җир сөргән.Бу трактор – Кутырның ул чактагы бердәнбер яңалыгы да булган. Машина йөртүчеләр булмаган бу авылда.Күршедәге Үтәгән авылында яшәгән шоферлар. Авыл халкы су буеннан аккан бердәнбер чишмәсеннән су алган.Көянтә- чиләк күтәргән кызлар һәм яшь хатыннар авылның бер бизәге дә булып торган, чөнки матур һәм чиста итеп киенеп йөргәннәр су алырга. Суга баручы яки судан кайтучыларга авыл халкы сокланып карый торган булган. Монда хатын-кызның уңганлыгы да күзгә чалынган.

Хатын –кызлар яшелчә бакчасына да эшкә йөргән. Чүп утаган , яшелчәләргә суын сипкән, җирен йомшарткан. Яшелчәләр , аеруча кәбестәләр күкрәп үскән монда.Авылның түбән ягына урнашкан бу бакча авылның сокланырлык бер урыны булып саналган. Бу авылда гаиләләрдә балалар да туып торган. 1960 нчы елны гына 6 кыз бала тууы турында сөйлиләр. Алар бүген үзләре 50 нең өске ягындагы кешеләр. Ләкин туган җирләрен онытмыйлар. Кайтып, туган җирләрен күреп киләләр.Истәлекләрен искә төшерәләр. Бүгенге көндә бу кечкенә авыл җир өстендә юк инде. Авыл өйләре урынындагы басуда иген үсә. Су буендагы чишмә дә куе таллар арасында калган. Аның кайдалыгын да беркем белми.Сорагач, шушы тирәдәрәк дип, кайчандыр шушы авылдан чит җирләргә китәргә мәҗбүр булганнар гына җавап бирә.

Бердәнбер истәлеге булып мәңгелек йорты гына саклана авылның. Игелекле авылдашларының оыклары һәм оныкчыклары аны бүгенге көн төзү материаллары белән уратып алган. Карт тупылларын кискән.Яшел койма артындагылар аларга хәер- догаларында яталар, дип уйлыйм. Кутыр белән Илмәт арасы 5-6 чакрым араны тәшкил итәдер. Кутырдан соң Көек авылы. Көектән сулга таба бара торган юл Ядегәр авылына илтә. Ә турыга түбәнгә таба Илмәткә басу юлы китә. Шул юлдан миңа ике яшь вакытта гаиләбез колхоз үзәге булган Илмәт авылына күченә, чөнки Кутырдан халык төрлесе- төрле якка китә башлый, икенчедән, анда эш тә калмаган була.


Илмәткә күченгәч, әбием Мәгъсүмә белән ,җәяүләп, Кутырга бара идек. Зират кылырга йөри иде әбием , ә иптәшкә мине дә ала иде. Игеннәр өлгереп килгән басу өстендә кошлар сайравын тыңлый- тыңлый, әби артыннан атлый идем. Кайвакытларда, атлы кеше очрап куя. Утыртса, синнән дә бәхетле кеше юк. Рәхәтләнеп , акрын гына барасың да барасың.Сирәк кенә ат пошкырып куя. Аякларыңны ат арбасыннан салындырып, басу юлыннан үтүләр, гомерлек истәлек булып, күңелдә каласын гына белми идем әле ул вакытта...

Күченү вакытларын хәтерләмим. Шулай да, Илмәтнең барлык урнашу тәртибе күз алдында тора.Тау башы урамы, Зиңгәр очы,Түбән оч, Ындыр арты, Кавказ урамы. Халык телендә бу авылның урам исемнәре иде.Тау башын Зиңгәр очыннан аерып, кечкенә генә елга ага. Җәй көннәрендә аны буап куялар.Бөядәге су шактый тирән иде. Анда батып үлүчене дә хәтерлим. Авылның иң көчле кешеләрреннән саналган Рәфкать абыйның гомере шунда өзелде. Елга аша салынган күпер туп- туры колхозның идарә йортына илтә. Колхоз идарәсе өч бүлмәле агач йортта урнашкан. Анда бик күп еллар җыештыручы һәм мич ягучы булып,Тау башының иң соңгы йортында яшәгән Рауза апа белән Габдрахман абый эшләде.

Колхозга яшь белгечләрне җибәрәләр иде: вет врач, агроном, фельдшер һәм акушерлар. Аларның кайсылары билгеләнгән елларын эшләп, соңыннан китеп тә барды. Кияүгә чыгып калучылары да булды... Бу авылда минем бала чагым һәм үсмер чорым үтте. Кулыма мәктәп сумкасытотып, укырга да Илмәт башлангыч мәктәбенә бардым. Беренче укытучым- Бибинур апаның тырышлыгы белән уку серләренә дә төшендем. Тырыша идек ни дисәң дә. Шул тырышлык гомер буена кирәк буласын гына үсә- үсә төшенергә насыйп итте.. Илмәт авылы белән минем бик күп истәлекрләрем бәйләнгән. Кечкенәдән “Питә чокырына” каен җиләгенә йөрүләр, “Үдәк башына” казлар куу, аларны читләрнекеннән аерып кичен алып кайтулар, “Абла тау башына” бозау арканлау, көндез көянтә –чиләк асып, бозауга су эчерергә барулар, кибет каршындагы таудан чана шууган вакытлар.. Шулар арасыннан иң ошамаганы урам көтүен көтү булгандыр , ахрысы. Умарталык, Чытырман дип аталган тирән чокырлы урыннарда көтү көтелде. Аларның өске ягында яшь уҗым үскән кырлар иде. Сыерлар шунда керү ягын гына чамалап тора. Куа-к уа арыплар бетелә иде. Ул көннең ничек озынлыгын үзе көтү көткән кеше генә белә торгандыр... Әле һаман Чытырман чокырлары төшкә дә керә. Умарталык та хәзер шактый үзгәргән. Андагыяшь чыршылар бик матур булып үсеп килә. Бала чагымның иң матур чагы шушы авылда үтте. Эшкә тырыш, бер-берсенә карата ярдәмчел иде авыл халкы. Бәрәңге утыртканда да, алганда да,терлек азыгы әзерләгәндә дә ярдәмнәреннән ташламый иделәр. Кемгә печән кайтса, сәнәген алып шуңа булышырга керергә ә өлгерә..

Морт юлыннан кайтканда, умарталыктан соң авылга кадәр чөгендер басуы җәеләп китәр иде. Ул шактый озын, башына җиткәнче утый- утый хәлләрдән таясың. Шулай булгач,чөгендер басуларында эшләгән җәйге челләләр ничек итеп исеңнән чыксын инде. Бер чүпне дә калдырмыйча, утарга тырыша идек ич. Илмәттән Мортка таба бара торган ара күтәртелгән таш юлдан тора иде. Инде ул да искергән: машиналар бата, кышларын кар – бураннар күмеп китә. Әтием тракторчы . Аның тракторына бульдозер куелган булгач, таңнан торып юл ачарга чыгып китәр иде. Алабугага илтүче шул юлны машиналар йөри башланганчы ук ачарга кирәк булды.

Җәй көннәрендә Алабугадан авылга туры басу юлыннан да йөриләр иде. Совхоз(Малореченск), Көек аша кайткан ул юллардан күп тапкырлар үтәргә туры килде . Шул юлда 1967 нче елда Алабуга базарыннан кайтышлый, әби белән бабайны машина таптады. Ничек онытылсын ул вакытлар... Минем күңелемдәге Илмәт белән бәйле истәлкләрнең кайбрләре шулар.Кайткан саен Изгеләр чишмәсе аккан бек тауларына, Чытырман, Умарталык чокырларына карап үтәм.Алар- минем үсмер чагымның үтелгән юллары, хыялларымның очсыз- кырыйсыз вакытлары.

Татарстаным- татар илем, синең язмышыңа минем язмышым да шулай кушыла түгелме! .Шулай булмый соң. Мин гомерем буе шушы җирдә яшәдем: тудым, үстем, мәктәптә белем алдым, югары уку йортын тәмамлап, 38 ел буена укытучы булып эшлим... Илмәт авылына рәхмәтем зур минем. Мине күп нәрсәгә өйрәтте. Минеке кебек күпме язмышларны үзенең киң күңеле аша үткәрде. Аннан күпме белемле шәхесләр чыкты, илебез тормышында аларның да югалмас эзләре яши.

Татарстан тарихында Илмәт. Меңнәрчә татар аыллары кебек гореф- гадәтен тотып, саф татар телендә сөйләшеп яшәгән авыл халкы- илемнең терәге булмый ни булсын!

1977 нче елдан мин Алабугада. Әтием җиткергән агач йортта гомер итәм. Үзем яшәгән урам, аның бүгенге көнгә кадәр асфалть җәелмәгән тигезсез юллары- гомер агышымның бер кисәгенә әверелде. Каршыда чокырлар һәм таллар. Ничек дип әйтсәң дөресрәктер, ләкин җиләкләр пешеп утырган бу җирләргә дә тыныч кына яшәргә ирек бирми шәһәр халкы: комлы урын булганга, ком алып күпме тауларны ишеп бетерде инде. Чокыр- чакыр гына утырып калды. Җитмәсә,үзләре ишелә торганга әверелде алар. Шулай болай да ямен югалткан җирләр көн саен зар елый. Ярдәм сорап шәһәр җитәкчеләренә дә йөреп карадык, ач кадерен тук белмәгән кебек булды.

Элек бу җирләрдән бөтен алабугалыны туендырган су алынган. Танылган сәүдәгәрләр Стахеевлар төзегән су каналы су тибеп чыга торган текә ярдагы чокырдан юл алган.Су җыя торган биек корылмасы бүген түбәләре алынып аткан хәлдә, каңгыраеп утыра. Беркемгә кирәкмәс чыганакка әверелгән.Кызганыч, ләкин чынбарлык шундый. Көн дә шуның яныннан үтеп йөргәнгә, бик күңелем әрни шушы күренешкә. Үткәнне санга сукмау дисәң генә инде.Югыйсә, ул Алабуга музейләры оешмасы карамагында.

Көн дә Алабугага күпме турист килә.Матурлап, төзекләндереп, су тарыхы турында да сөйләсәләр, ничек әйбәт булыр иде! Су булган җиргә генә үзенә кала яки сала корган ич халык. Ә Алабугада элек- электән байлар яшәгән , алар шәһәр үсешенә үз өлешләрен керткән, бөек Пушкиныбыз да хатлар юллаган шәһәрләрдән санала ич.

Бу урыннарның тагын бер истәлеге- Һава торышын тикшерү үзәге.Ул зур булмаса да, матур гына итеп койма белән әйләндереп алынган. Түбәнгә шәһәрнең үзәк урамнарына таба кечкенә генә инеш тә агып ята, ләкин ул бөтенләй дә каралмаган. Аның аша үтә торган басма яннары, акация үсеп, чытырманга әйләнгәнеп бара.Тирә- ягы да кеше күзе төшәрлек түгел. Бу урыннар да Алабугамның- минем яраткан каламның бер өлеше. Әле ул төшләр иске шәһәрнең үзәк мәйданыннан кул сузымы гына арада...

Бер яктан шәһәрем тарихы белән горурлансам, икенче яктан, каралмаган урыннары язмышы борчый да мине. Ничек булса да –ул минем гомер бишегем.Һәр таңны зур өметләр белән каршы алган туган җирем...

Алабуга, Тойма елгасы буйлары, борынгы Чулман, Ак мәчет урнашкан биек тау өсте, аннан башланып киткән Шишкин урманнары - барысы – барысы дөньяда тиңе булмаган газиз урыннар.

Сагынып кайтасың да,” Алабугам”, дип яратып әйтеп куясың. Чыннан да ул минем Алабугам.Һәм минем кебек бик күпләрнең туган каласы. Чулман буенда борынгы төрки бабаларыбыз яшәгән , бүгенге көндә дә үз матурлыгын югалтмаган җанга якын Ак калаң язмышы ничек дулкынландырмасын!

Мәктәптә иң яраткан дәресем- әдәбият : шунда үтелгән әсәрләр истән чыкмыйча уйландыра торган да иде. Әдәбият укытучыларының сөйләмнәре дә үзенә тартты, чөнки алар да бик хисчән кешеләрнең берсе булды.

Сәнгатьле сөйләмне ярата идем. Үзем дә сөйләргә яраттым- сәнгатьле сөйләргә. Концерт һәм спектакльләр карау да бик ошый .Авылга килгән чын артистлар күз алдыннан китмичә, озак күңелемдә яши иде.

Болар барысы мине Алабуга дәүләт педагогия институтына алып килде. Мин- тел кешесе идем. Филология факультетында белем алдым. Безне Рим Гарип улы, Леонид Шәйхелсолтан улы, Наиб Наҗар уы, Тәлгать Нәби уллары кебек бөек шәхесләр укытты. Моңа безнең курсташлар гомере буе рәхмәтле иделәр .Әле кемгә тия соң мондый бәхет. Үз эшенең белгечләре булырлык итеп белем бирә алдылар , тәрбияләделәр безне мөгалимнәребез. Ничек алар алдында баш имисең!

Менә инде үзем 40 елга якын белем һәм тәрбия өлкәсендә. Үз телем минем язмышыма әверелде. Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Җыйнап кына әйткәндә, татар телчесе. Әйе, минем өчен моннан да якын хезмәт юк. Булырга да мөмкин түгел.

Мин телем сагында, үз телемнең язмышы, киләчәге турында кайгыртып, борчылып һәм бик күп уйланып яшим. Үз көчемнән килгәнчә , аны яшәтергә тырышам.

Шулай ук карагызҮзгәртү

Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар: