Фатима белән сандугач (Тукай)

Фатима белән сандугач
АВТОР Габдулла Тукай

Фатима белән сандугач


Фатима:

Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач:

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.

Фатима:

Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Мәхбүслек — тоткынлык.


?