Төлке белән Алёнушка

Төлке белән Алёнушка

(Рус халык әкияте)


Борын-борын заманда бер карт белән бер карчык яшәгән. Аларның Алёнушка исемле оныклары булган.

Күрше кызлар урманга җиләк җыярга барырга уйлаганнар һәм үзләре белән Алёнушканы да алырга кергәннәр. Картлар башта оныкларын җибәрергә теләмәгәннәр. Аннары риза булганнар һәм аңа иптәшләреннән бер дә калмаска кушканнар.

Менә кызлар урманда йөриләр, җиләк җыялар икән. Агачлар да, куаклар да күп булган урманда. Йөри торгач, Алёнушка иптәш кызларыннан аерылган һәм адашкан. Кызлар «Ау-ay! — дип кычкырганнар, әмма Алёнушка ишетмәгән.

Караңгы төшкән. Кызлар өйгә кайтып киткәннәр. Алёнушка урманда берүзе калган. Ул агач башына менгән дә еларга тотынган.

Шул чагында агач яныннан бер Аю узып бара икән.

— Ник елыйсың, кызыкай? — дип сораган Аю.

— Ничек инде еламаска, Аю бабай! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Алёнушка булам. Мине кызлар урманга алып килделәр. Алып килделәр дә ташлап киттеләр.

— Төш, мин сине өеңә илтеп куям.

— Юк, төшмим, куркам — син мине ашарсың дим.

Аю үз юлына китеп барган. Алёнушка тагын еларга тотынган.

Шул чагында аның яныннан бер Бүре үтеп бара икән.

— Кызыкай, ник елыйсың? — дип сораган Бүре.

— Ничек инде еламаска Бүре-бай! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Алёнушка булам. Мине кызлар урманга алып килделәр. Алып килделәр дә ташлап киттеләр.

— Төш, мин сине өеңә илтеп куям.

— Юк, төшмим, куркам — син мине ашарсың дим. Бүренең йөгереп китүе була, кыз тагын еларга керешә. Шул вакыт агач яныннан бер Төлке узып бара икән, кызның елаганын ишетеп сораган:

— Кызыкай, ник елыйсың?

— Ничек инде еламаска, Төлке-төкле аяк! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Алёнушка булам. Менә кызлар урманга алып килделәр. Алып килделәр дә ташлап киттеләр.

— Төш, мин сине өеңә илтеп куям.

Кыз агач башыннан төшә дә Төлкенең өстенә менеп атлана. Төлке, шундук томырылып, аны авылга алып та китә. Өйләренә килеп җиткәч, Төлке койрыгы белән капканы шакый башлый.

— Кем бар анда?

— Бу мин, Төлке-төкле аяк, сезгә оныгыгыз Алёнушканы китердем.

— Рәхмәт яугыры икәнсең, Төлке-юмакай, әйдә, өйгә кер! Сине кайда гына утыртыйк икән дә, нәрсә белән генә сыйлыйк икән?

Төлкенең алдына сөт һәм йомырка китереп куялар; картлар Төлкене нәрсә белән сыйларга да белмиләр икән.

Төлке тамагын туйдырган да тиз генә семки чыгып чапкан, ди. Шуның белән әкият тә хахазахадр