Тәфсирме?
АВТОР Габдулла Тукай

Тәфсирме?


Һәр заман кем насры берлән фәтхе килсә алланың,
Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның.

Син күрерсең тугъры юл тапканны күп төркем
халык,
Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб ходай,
Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл, тәүваб ходай!


?