(Италия — Төркия сугышы мөнәсәбәтилә)
Дуст кушылдылар Арыслан берлә бер көн Юлбарыс,
Бер киңәштә эшләнергә булды эшләнгән бар эш.
Шул заманны әллә кайдан килде чыкты бер Мәче,
Каршылыйлар: «Әйдә безгә иттифакъка кер, Мәче!»
Булса да сүзләр береккән, бу өчәү айрым яши,
Һәрбере үз тапканын айрым ятып, айрым ашый.
Юлбарыс, күрсә ишәк-куйны, тиз үк ертып ала;
Мөттәфикъ безнең Мәче тик күзләрен йөртеп кала.
Ат-сыер күрсә Арыслан, иткә тиз әйләндерә:
Бәдбәхет безнең Мәче тик күзләрен майландыра.
Аулый алмый бу Мәче һич, ач үләр хәлләр килә...
— Иттифакъ туклыклымы? — дип, дустлары аннан көлә.
Зар җылый безнең Мәче: «Сез туйдыгыз, ди, мин ач ич!
Нигә тик мин ач калырга, мин — великий держав ич!»