Туктар Урдалысы авылы тарихы


Татарстан тарихы минем авылым тарихында чагыла.

Min-urdala

Туктар Урдалының тарихы татар халкы тарихының аерылгысыз бер өлеше. Минем гаиләм, авылдашларым халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, илебезнең бөтенлеген саклауда зур өлешләрен керткән кешеләр. Шуңа күрә авылыбыз турында язасым килә. Безнең авыл зур елгалар буендагы тигез болынлыклары, бай урманнары булган җирләрдә кысрыклана башлагач, моннан 450-500 еллар элек Туктар бабай сайлаган җиргә урнашкан. Безнең авыл тирәсендә бик зур булмаган урманнар, инешләр, Урал тавының Бөгелмә сыртына барып тоташучы үрләр, ерганаклар белән бүленгән киң кырлар, бик күп чишмэлэрне җыеп Камага юл тотучы Шушма елгасы бар. Читтән килеп беренче тапкыр күрүчеләр безнең авылның матур табигатенә кышында, җәен сокланмыйча калмыйлар.

Авылга башлап килүчеләр Шушма буендагы болын җирләргә урнашканнар булса кирәк. Минем үземнең әтинең бабаларының йорт нигезләре шуны күрсәтә. Алар елга ярларын чистартып, яр буйларын таллар утыртып ныгытып, бакча ясаганнар, яр буендагы бихисап чишмәләргэ агач улаклар куйганнар. Агач улаклы чишмәләрдән су алган, кер чайкаган вакытлар минем дә балачак истәлеге булып тора.

Халык арткан саен су буеннан читтәрәк урнаша барып, авыл шактый зурайган. Өстәрәк урнашкан хуҗалыклар берничә гаилә берләшеп коелар казыганнар. Туктар бабай бер дэ ялгышмаган. Монда җир күп. Борынгы бабаларыбыз шушы җирләрне эшкәртеп иген иккәннәр, сыерлар, атлар асраганнар, сарык, кош-корт тотканнар. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә булган, чөнки таулар арасындагы урманлы аланлыклар моның өчен бик уңайлы урыннар. Хөснетдин умарталыгы, Умарталык чокыры дип аталган урыннар шул турыда сөйли. Йорт янындагы зур бакчаларда бәрәңге, авылдан читтәге басуларда бодай, арыш, тары, солы, борай, киндер үстергәннәр. Шушмадан бик ерак булмаган тау битендә су сибеп хәтта шалкан үстергәннәр, шуннан Шалканнар чокыры дигән исем саклана. Табигать шартлары бездә кырыс. Язгы-көзге кыраулар да , эсселек тә, кышкы салкыннар да тирә-як авылларныкыннан көчлерәк. Шуңа да карамастан, әби-бабаларыбыз, артык уңайлы булмаган чокырлы-ерганаклы җирләрне кадерләп тәрбияләп, уңыш җыйганнар. Шуның белән гаиләне ач-ялангач итмәгәннәр, салымнарын түләгәннәр, йорт кирәк яраклары һәм хуҗалык алып бару өчен эш кораллары булдырганнар. Революцягә кадәр хуҗалыкларда заводта эшләнгән сабаннар, тырмалар, көрәк-сәнәкләр һ.б. булган. Барлык кыр эшләре ат белән башкарылганлыктан, ат кирәк-яракларын ясаучылар булган. Тәгәрмәч сукканнар, дуга, чана табаннары бөккәннәр, камыт теккәннәр. Без бәләкәй чакта инеш буендагы тәгәрмәчкә агач бөгә торган җайланмалар арасында уйнап йоргәннәребез хәтердә. Безнең әни яклап бабай да, зурәти дә шушы эшләрне олыгайган көннәренә кадәр колхозлар вакытында да эшләделәр. Халык тырыш, уңган булган, шактый хәлле яшәгән. Безнең авылда артык байлар, алпавытлар булмаган. Иң бай дигәне Камалтдин байның Шушмада ике урында буа буып эшли торган ике су тегермәне булган.Ул да башка крестьяннар кебегрәк гади яшәгән. Алай да, “Алтын яшереп калдырган икән”, - дигән сүзләр булган. Ә тегермәннәр эле 70 елларга кадәр халыкка хезмәт күрсәттеләр: он тарттыру, ярмалар ясау, йон тетү, көнбагыш мае чыгару кебек эшләр читкә йореп эшләнмәде. Зурәти, я әти ат арбасына төягән капчыклар өстенә утыртып сеңелем белән мине дә алып барганнары хәзер дә күз алдымда. Илдәге вакыйгалар берсе дә Урдалыны читләтеп үтми. Авылда берничә мәчет эшләп килгән. Халыкның күбесе укый-яза белгән. Ир-атлар арасында шахтага акча эшләргә китүчеләр дә булган. Җыелышып Богырыслан байларына урак урырга ялланып эшләп кайтканнар. Еракка китмәүчеләр күрше Поляево авылындагы бик бай алпавыт утарында эшләгәннәр. Авыл халкы күрше авылларда яшәүче руслар, мордвалар, керәшеннәр, чувашлар белән ватып-җимереп булса да сөйләшеп, аралашып, ярдәмләшеп яшәгән. Безнең бабайларның да тирә-як авылның һәркайсында “Знаком”нары бар иде, без бәләкәй чакта зур сакаллы Тимошка бабай хәл белергә кергән чакларын, зурәти белән сөйләшеп утырганнарын хәтерлим.

Авылдашларым солдат хезмәтенә дә барганнар. Мәсәлән, безнең зурәти рус-япон сугышы вакытында корабльдә хезмәт итеп Һинстан аша әйләнеп барып Ерак көнчыгышны күргән кеше, ә әни яклап бабай 1914 елгы Герман сугышына алына. Аннан инде гражданнар сугышын Колчакка каршы Чита тирәләрендә төгәлләп кайта. Салахов Ямалтдин бабай солдат хезмәтеннән соң гражданнар сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнеп кайткан. Тирә якта беренчеләрдән булып оешкан колхоз 70 елларга кадәр шушы орден хөрмәтенә “Кызыл Орден” исемен йөртте. Барлык совет халкы кебек, 21 елгы авыр ачлыкны, революциядән соңгы һәм колхозлашу чорларындагы эзәрлекләүләр, читкә куылуларны кичергәннән соң Урдалы халкы да яңача яшәргә, укырга, эшләргә зур дәрт белән керешә. Авылда төзелгән пионер оешмасы, комсомол яшьләр өлкәннәрнең һәр эшендә ярдәмче була. Колхозлар ныгый, тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары кайта башлый, авылның яшьләре моңарчы күрмәгән-белмәгән һөнәрләрне үзләштерәләр. Шулай киләчәккә зур өметләр белән яшәгәндә илебезгә Гитлер гаскәрләре һөҗүм итүе, ил чикләреннән еракта яшәсәләр дә, минем авылдашларымның, туганнарымның якты хыялларын чәлпәрәмә китерә.

Урдалы авыл советына караган Урдалы, Карагай, Урта чишмә авылларыннан 500 дән артык кеше фронтка китә. 255 авылдашыбыз җиңү хакына яу кырында гомерләрен корбан итә. 1941 елның көзенә авылда бары тик картлар, балалар, хатын-кызлар гына кала. Безнең әниебезнең иң яшь,чибәр, таза чагына туры килә сугыш чоры. Шуңа күрә тыл хезмәтенең авыры төшә аның җилкәсенә – картларның, балаларның көче җитмәстәйләре. Колхоздагы барлык эшләрне ир-атлардан башка, атлардан башка көнне төнгә ялгап эшлиләр, өйдә дә бабайны бер тәүлеге дә тулмаган бәби белән озатып калган әнисе һәм берсеннән берсе кечкенә 4 эне-сеңелләре көтә. Бик озак бара шул сугыш. Бабай исән-сау кайта, теге туып кына калган кыз әтисе кайтканда ишек алдында уйнап йөри. “Өйгә кердем дә, “Анда ниндидер солдат абый килгән безгә”, - дип әйттем әнигә”, - дип искә төшерә Фәүзия апай ул көнне. Әле шактый вакыт “Әти”, - дип әйтә алмыйча ятсынып йоргән. Колхоз эшен дә өзәргә ярамый, фронт икмәк көтә. “Бәләкәй генә угезләрне, мескенкәйләремне, җигә идек. Алар тарта алмаганны үзебез тарта идек”,- дип сөйли иде әни.

Аның өстәвенә юл салу эшләренә җибәрәләр. Әниләр көзге салкын пычракларда көрәк белән, кул арбасы белән күтәртеп эшләгән Шөгер юлларыннан әле дә йорибез, Бөгелмә аэродромын төзүдә дә катнашырга туры килгән безнең әниләргә.

1943 елның кышында әни тормышка чыккан. Үз йортында ике малай, өлкәнрәк балалар, кул арасына керәләр, әбигә колхоз эшендә булганда бала карашалар, үзләре дә эшкә ярыйлар.

Безнең әти фронтка алынмаган, Суслонгер хәрби лагереннан сәламәтлеге начар булганлыктан комиссия кайтарып җибәргән. Ул 1918 елда арыш урагы вакытында туган булырга тиеш дияләр иде туганнары. Укымышлы зур гаиләдән чыккан булса да, аның туган вакытын төгәл белерлек булмаган ул вакытта. Чөнки әти туар алдыннан гына туганнары белән атлар тезелешеп кайткан вакытта арыш арасыннан юлбасарлар чыгып Хафиз бабайга талау нияте белән һөҗүм итәләр. Авылга кадәр исән кайтып җитүен җитә бабай, Глазово больницасына да алып китәләр, ләкин күп санлы тирән җәрәхәтләреннән юлда вафат була. Дүрт бала һәм туарга вакыты җиткән әти белән кайгыдан хәлсезләнеп калган калган әби баласын табып 6 ай үтүгә тиф авыруыннан үлеп китә. Ике үсмер кыз, ике малай һәм бәби ятим калалар. Хафиз бабайның берничә ир туганы була, ләкин үзләренең өй тулы бала. Киңәшләшкәннән соң олырак апаны 14 яшендә тормышка бирәләр, 12 яшьлеген Шәмсениса әбинең туганнары тәрбиягә алалар, ике малай туганнар күзәтчелегендә үз йортларында калалар. Әтине үзләренең баласы булмаган яшь бала карардай гаиләгә бирергә тырышалар. Кайсы йортта тамак туйдыру бик авырлаша, кайсысының хатыны үзе бала табарга өметләнә – шулай итеп безнең әтинең бәләкәй чагы Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендә сурәтләнгәннәргә бик охшаш. Ахырда “Үзебез дә ачтан үләрбез, бала да харап булыр”, - дип үз балалары булмаган Минәхмәт белән Минегаян йортына китерәләр әтине. Аларның тагын шулай ук алып үстерә торган кызлары була. Минэхмэт бабай безнең өчен зурәти, Минегаян әби зурәни булдылар. Үсеп җиткәч безнең әти үстергән гаиләсен хөрмәтләп документларын зурәти фамилиясе , отчествосы белән ала.Зурәти пәһлевандай гәүдәле, эшкә батыр кеше иде. Шушма буенда зур бәрәңге бакчасы, кырда үз җире, аны эшкәртергә атлары, сабан-тырмалары булган. Зур эшләрне шушы авылда ук яшәгән ир туганнары белән ярдәмләшеп эшләгәннәр. Герман сугышында һәлак булган энеләренең улы Нәсих белән хатынын да ташламаганнар, аның җирен дә ташламаганнар. Читкә барып та урак урып, тоз күленә тозга барып йөргәннәрен сөйли иде зурәти. Солдат хезмәтендә өйрәнгәндер инде, оста итеп итек астына сала иде, безнең оекбашларны да ямап кидерә иде. Шуңа күрә бу гаилә ачлыктан бик интекмәгән.

Шулай яхшы гына үсеп барганда безнең әти тагын бәхетсезлеккә очрый. Малайлар белән чишмәгә таба төшә торган тауда чана шуалар һәм әти чишмә суына бата. Малайлар куркышып өйләренә сибеләләр. Әтинең коткаруны сорап кычкырганын ишетеп өлкәннәр килеп чыгарганчы байтак вакыт үтә, сөякләренә кадәр салкын тия, бер аягының сөяге бозыла башлый. Авылда әле медицина хезмәте юк, кем нәрсә киңәш итсә шуны эшләп карыйлар. Файдасы булмый, билгеле. Кем тапкандыр, патша вакытында фельдшер булып хезмәт иткән рус кешесен өйләрендә тотып, кирәкле даруларны алып, дәвалыйлар. Тагын бераздан бер авылдашка ияртеп җибәреп Оренбургта фельдшерның яшәгән җирендә дәваландырып кайтаралар. Аяк сөягендә ачык җире кала, шулай да йөрерлек хәлгә килә әти. Бик авыр булмаган хуҗалык эшләрендә булыша, укырга керә, бик теләп укый. Авыру аркасында айлап дәрес калдырырга туры килсә дә, зирәклеге, укырга зур теләге булганлыктан бик тиз куып җитә, хәтта иптәшләрен узып китә. Әдәби китаплар укырга ярата, аларның эчтәлеген оста итеп сөйли. Йөгереп-сикереп уйный алмаса да, яныннан кеше өзелми. “Укыганнарымны сөйләтер өчен урамга күтәреп алып чыгалар иде”, - дип сөйләгәне бар әтинең, балачактагы күршеләре дә шулай искә төшерәләр иде. Шулай бик яхшы билгеләренә мәктәпне тәмамлап, безнең әти Бөгелмә педучилищесына укырга керә, анда укыганда да оста сөйләүче булып тулай торакта таныла. Кичләрен дәресләрен әзерләп бетергәч күрше бүлмәләрдән дә әтине тыңларга җыела башлыйлар. Бүлмәдәш малайлары “керү билеты” уйлап табалар – я бер кисәк икмәк, я бер бәрәңге. “Укыганнарым беткәч үзем уйлап чыгара башладым”, - дип сөйләгәне бар әтинең. 1939 елда укытучы дипломы алып курсташы Касыйм белән Сарабиккол авылына эшкә җибәрелә. Ул вакытларны гомере буе сагынып искә төшерде әти.

Ике бертуган абыйсы да шушы елларда үсеп җитеп, мәктәпне Камышлыда Габдулла абый сәүдә буенча, кечерәге Габделәхәт укытучылыкка укып чыгалар. Габделәхәт абый армия сафларына алына, Көнбатыш Украинада чик сакчысы. Сугыш башланганчы “Шушы рәсемемне җибәрәм, карап искә төшерерсез”, дип язылган берничә фотосы гына калды, бер хаты да килмәгән, хәбәрсез югалган...

Габдулла абый 1941 елның июлендә фронтка киткән, күрше авылдан берәү бик үтенеп сорашкач кына “Чолганышта калгач яраланган Габдулланы носилкага салып барганнарын күргән идем, шуннан соң очрашмадык”, - дигән сүзләрдән башка бернинди мәгълүмат юк, шулай ук “Хәбәрсез югалды” хәбәре генә килгән. Әти төрле юллар белән абыйларының язмышын ачыкларга тырышты, хәзер без дә Интернет сайтлардан эзләп карыйбыз, тик әлегә бернәрсә дә таба алмыйбыз. Абыйларын бик сагынды әти. , үлем түшәгенә яткач зурайткан фоторәсемнәрен каршысына элдерде. Бик туган җанлы кешеләр иде алар.

Апалары белән йорешеп, очрашып яшәделәр, зурәти белән зурәни дә әтинең барлык туганнары белән якын итеп аралашып яшәделәр. Зурәти-зурәни ятим балаларны шундый елларда үстереп, укытып кеше иткәннәренең игелеген дөньялыкта ук күрделәр дисәм дә артык булмас. Зурәти 96 яшенә кадәр, шуның 4 елын аягында йөри алмыйча, ә зурәни 93 яшенә кадәр безнең әти-әни тәрбиясендә гомер кичереп бакыйлыкка күчтеләр. Алар безгә куандылар, без аларны яраттык, картайган көннәрендә кадерләп карашырга ярдәм итәрлек булып үсеп җиттек. Хәзер инде берсе дә арабызда юк, урыннары оҗмахның түрендә булсын.

Безнең авылда 1918 елда авылда совет мәктәбе эшли башлый. Мәктәпнең гасырдан артык эшләү дәверендә меңнәрчә кеше белем алды. Татар мәктәпләре бик күп үзгәрешләр кичерергә туры килсә дә, сынатмады. Ничә тапкыр графика гына үзгәрде – гарәп графикасы, латин графикасы, кириллица...

Безнең гаиләнең тарихы мәктәп тарихыннан аерылгысыз. 1939 елда эшли башлавы белән әтиебез Габделхак Минәхмәт улы Гайнетдиновларның хәзерге көндә 375 еллык педагогик стажы булган династиянең тарихын ачып ьибщрде. Әти 41 ел Урдалы мәктәбендә, шуны 20 елын завуч,15 елын директор булып эшләде. Эшен яратып, бөтен көчен биреп башкарды, һәркемгә яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә тырышты. Ул Казан педагогия институтын 4 баласы тугач тәмамлап тарих укытучысы булды. Күп белә иде, бик күп кешеләргә тиешле пенсияләрен, ташламаларын юллап алырга ярдәм иткән чакларын беләм. Үзен дә укучылар да, ата-аналар да, өлкәннәр дә хөрмәт иттеләр. Армиядә хезмәт итүчеләр отпускыга кайтсалар яки төгәлләп кайтсалар күрешеп китәләр иде.

Әтинең үз эшен яратуы безгә дә күчкән күрәсең. Безнең әни дә, махсус белеме булмаса да, бик оста тәрбияче иде, без күбрәк аның тәрбиясендә булдык. Әти бит мәктәп мәшәкатьләренә чумып, өйдә бик аз була иде. Җиде баланың дүртесе укытучы, тәрбияче һөнәрен сайлады. Безнең гаилә тагын бер телче-тарихчы, ике физик-математик, бер тәрбияче-логопед бирде. Шулар янына килен-кияүләр, оныклар да кушылгач менә шундый зур педагогик тарихы булган гаилә барлыкка килде. Үзебезнең Урдалы мәктәбендә генә дә 1940 елдан бирле өзлексез икешәр, өчәр кеше берьюлы эшләгән чакларыбыз булды. Кушып санаганда гаиләбез Урдалы мәктәбенә 157 ел гомерен багышлаган булып чыкты.

Авылыбыз мәктәбе хәзер дә илебезгә, Татарстаныбызга, авылыбызга тугрылыклы ул-кызларын озата тора. Җидееллык, сигезъеелык вакытында кем Шөгер урта мәктәбендә укуын дәвам итеп, югары белем алып, башкалары турыдан-туры училище, техникумнар бетереп яки һөнәри училище тәмамлап урнаша бардылар. Авылда һәр тармакта үзебезнең белгечләр җитәрлек булды. “Торгынлык еллары” дип аталган чорны сагынып искә төшерерлеге бар. 1978 елда мәктәптә 9 класс ачыла, яңа бинада урта мәктәп эшли башлый. Көчле, эшчән укытучылар һәм укучылар коллективы нинди генә эшләр башкармый! Бу елларда мәктәпне үз эшенең остасы, эшлекле, таләпчән Гайнетдинова Рәшидә Фәлдри кызы җитәкли. 23 ел башкара ул бу эшне. Әйтергә кирәктер – Рәшидә апа да үзебезнеке, Мамадыш ягыннан килгән бу сөйкемле кызны безнең Фәрит абыебыз үзенә гашыйк итеп алып калды.

Спорт ярышларында алдынгы урыннар, үзешчән сәнгать конкурсларында җиңүләр, колхоз басуларында аерым җир бүлеп алып суган һәм чөгендер үстерү, фермада бер группа бозаулар группасы симертү, тимурчылык эше, пионер һәм комсомол эше - барысына да өлгерделәр.Өлкән класс егетләре тракторчы һөнәренә, кызлар терлекчелеккә таныклык алып чыгалар иде. Үткән ел күмәк хуҗалык таралганга кадәр үзебезнең мәктәптән һөнәр алып чыккан егет-кызларның күбесе авылда төпләнеп механизатор, терлекче булып эшләделәр. Авылдан читкә китүчеләр - нефтьчеләр, алар да монда алган белгечлекләре белән эшкә барып керәләр иде. Мәктәп колхоз белән кулга кул тотынышып авылдагы барлык зур эшләрне бергә башкара иде. Колхоз укучы балаларны үз исәбеннән Советлар Союзыныың нинди генә шәһәрләренә экскурсиягә йөртмәде! Әле куптән түгел генә 300,400 бала укыган вакытлар, һәр урамнан, тыкрыктан 15-20 бала килә торган көннәр артта калды. Үзгәртеп кору еллары авыллар тормышына зур йогынты ясады. Һәр йорттан малларын, сабан-тырмаларын җыеп башлап, 60 ел буена арттырып байлык туплаган миллионер колхозыбызның байлыгы халык белән киңәшеп тә тормыйча бик тиз генә каядыр таралды. Эш яшендәгеләр кайсы кая эш эзләп таралышты. Авылда өлкәннәр генә диярлек яшәп калды. Хөкүмәт тарафыннан авылларны торгызырга тырышу чараларының да көче җитмәс кебек тоела. Кайчан гына гөрләп торган мәктәп тә бүгенге көндә яңадан 9-еллыкка әйләнде.

Шулай да, җыелган тәҗрибәне югалтмыйча, мәктәпнең һәм авылның күркәм традицияләрен саклап, аз гына балалар белән авылыбызны яшәтергә тырышабыз. Мин үзем туган мәктәбемнән 2 ел Шөгер урта мәктәбендә, 5 ел Алабуга педагогия институтында укыганда гына аерылып тордым. Шуннан соңгы 42 нче ел гомерем физика һәм математика фәннәрен яратырга, яхшырак белеп тормышта югалмаска өйрәтүгә багышланды. Моңа бер дә үкенмим. Хәзер инде үземнең укыткан укучыларым мәктәп җитәкчеләре булып эшлиләр. Димәк, гомер заяга узмаган.

Элекке еллар белән чагыштырганда авылда яшәүчеләр нык кимесә дә, халык бер-берсенә ярдәм итеп, кемгә дә булса кайгы-хәсрәт килсә шундук оешып кайгысын уртаклашып яши, булдыра алганча булыша. Кайчандыр шәһәргә китеп урнашкан авылдашларыбызны туган яклары тарта. Үскән нигезләрен тернәкләндереп, җәй көннәрендә онык-оныкчыкларын җыеп кайталар, авылда ял иттерәләр. Гаилә бәйрәмнәрен, искә алу мәҗлесләрен төп нигездә үткәрәләр. Читтә яшәп мәңгелеккә күчәр вакытлары җиткәндә авылдашларыбыз узләренең туган җирләренә кайтаруны васыять итеп калдыралар. Димәк, монда, авылда яшәүчеләр каберләрне онытмасларына ышаналар.