И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Габдулла Тукай

Тулы исеме Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек колган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!