Толстой фикере (Тукай)

Толстой фикере
АВТОР Габдулла Тукай

Толстой фикере


Әле мөмкин икән иркенне тоткынлыкка сатмаска,
Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска,—

Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-кыз дип;
Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.

Өйләнмәк бер-берәүнең җәбре-каһре өсткә менмичә —
Егылмак берлә бердер, һичбер әйбергә абынмыйча.

Үземнән гыйлавә

Ышандык без ходайга, бер вә бардыр дип, вә ялгыз дип;
Сөйли тел: «Кайнигәч, кайне, кәләш, дип, һәм дә балдыз»,— дип.

Гыйлавә — өстәмә.


?