Теремкәй

(Рус халык әкияте)


Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

— Терем-теремкәй, теремдә кем яши? — дип сораган.

Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

— Мин тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?

— Мин бака-Бакылдык булам.

— Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергәч, шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

— Мин куян-Куркаккай булам.

— Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

— Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай.

— Ә син үзен кем буласың?

— Мин төлке-Хәйләбай булам.

— Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Соры колак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

— Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? — дигән.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай.

— Мин, төлке-Хәйләбай.

— Ә син үзен, кем буласың?

— Мин бүре-Соры колак булам.

— Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына лап-лоп атлап аю-Камыт аяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да, бөтен көченә акырып җибәрә:

— Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? — ди.

— Мин, тычкан-Чыелдык.

— Мин, бака-Бакылдык.

— Мин, куян-Куркаккай.

— Мин, төлке-Хәйләбай.

— Мин, бүре-Соры колак.

— Ә син үзең кем буласың?

— Мин, аю-Камыт аяк булам.

— Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

— Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,— ди камыт аяк.

— Син безне сытарсың бит!

— Юк, сытмыйм,— ди.

— Мен, алайса! — диләр.

Аю төремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була — шарт!

Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә.

Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Соры колак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.