Татарстан Совет Социалистик Республикасының Дәүләт Суверенитеты турында Декларация

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы,


– республиканың күпмилләтле халкы язмышы өчен тарихи җаваплылыкны аңлап;


– Россия Федерациясендә һәм Совет Социалистик Республикалар Союзында яшәүче барлык халыкларның суверен хокукларына ихтирам белдереп;


– автономияле республика статусының аның күпмилләтле халкының киләчәктә сәяси, экономик, социаль һәм рухи үсеше мәнфәгатьләренә туры килмәвен күрсәтеп үтеп;


– татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып;


– демократик хокукый дәүләт төзергә омтылып,


1. Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итә һәм аны Татарстан Совет Социалистик Республикасы– Татарстан Республикасы итеп үзгәртә.


2. Татарстан ССР территориясендәге җир һәм аның байлыклары, башка табигый байлыклар һәм башка ресурслар бары тик аның халкының милке булып тора.


3. Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, политик инанулары нинди булуга һәм башка аерымлыкларга карамастан, кешегә тигез хокуклар һәм ирекләр гарантияли, Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә.


4. Киләчәктә Конституциядә, башка хокукый норматив актларда, дәүләт тормышында дәүләтнең рәсми исемен «Татарстан Совет Социалистик Республикасы» (Татарстан ССР яки Татарстан Республикасы) дип кулланырга.


Республика дәүләт властеның югары органын – «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы» дип, ә ул кабул итә торган актларны – Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы актлары дип исемләргә.


5. Бу Декларация Татарстан ССР Конституциясен эшләү, Татарстан ССР законнарын үстерү өчен, Татарстан ССРның Союз договорын, РСФСР һәм башка республикалар белән договорлар әзерләүдә һәм төзүдә катнашуы өчен, Татарстан ССР дәүләт төзелешенең аеруча мөһим мәсьәләләрен һәм аның ССР Союзы, РСФСР һәм башка республикалар белән мөнәсәбәтләрен аның халкы тикшерүенә чыгару өчен нигез булып тора.


Татарстан ССР Конституциясе һәм законнары Татарстан ССРның бөтен территориясендә өстенлекле.


6. Татарстан ССРның яңа Конституциясен, башка законнарны һәм норматив актларны кабул иткәнгә кадәр Татарстан ССР территориясендә Татарстан ССРның, РСФСР һәм ССР Союзының Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә каршы килми торган законнары һәм закон актлары гамәлдә булуны дәвам иттерә.


Бу Декларация аны кабул итү вакытыннан көченә керә.



Татарстан Совет Социалистик Республикасы

Югары Советы рәисе М. ШӘЙМИЕВ.




Казан. 1990 ел, 30 август.