Тапкыр солдат

(татар халык әкияте)


Унике ел патша армиясендә хезмәт иткән солдатның өенә кайтыр вакыты җиткән. Тик кайтып китәргә ашыкмый икән бу. «Кемгә хезмәт иткәнемне күрмичә китмим? Алып барыгыз мине патшага», - дип әйтә, ди.


Генераллар бу хакта патшага җиткергәннәр. Ярар, ризалашкан патша солдат белән очрашырга. Солдатны китергәч, патша моннан: «Ник өеңә кайтмыйсың?» - дип сорый икән. «Унике ел сиңа гадел хезмәт иттем, ә үзеңне күргәнем юк. Өйгә кайткач, сорашсалар, ни диярмен?» - дигән солдат.


Патша моңа: «Мин сиңа хәзер бер сорау бирәм. Шуңа дөрес җавап бирә алсаң, сине бүләкләрмен, җир бирермен. Кайткач, өй салырсың, баеп китәрсең. Йә, әйт әле, җирнең уртасы кайда?» - дигән.


Болар генераллар белән далага чыккан булганнар, ди. Солдат дүрт якка да эре-эре итеп дүртәр адым атлаган да уртага таяк кадап куйган: «Менә монда!» - дигән.


Патшаның ризалашмый чарасы калмаган. «Үлчәп кара, дисә, нишләрмен?» - дип уйлаган ул. Аннары: «Ә хәзер, солдат, гаскәремдә күпме солдат барлыгын һәм дәүләтемдә күпме кеше яшәгәнен әйт инде»,- дигән.


«Галиҗәнап падишаһым, син бер генә сорау бирәм, дигән идең. Хәзер сорау чираты миндә. Әгәр башыңда күпме чәч бөртеге барлыгын әйтсәң, гаскәрләрең һәм халкыңның санын әйтермен,- дигән солдат.


Патша солдатның тапкырлыгына хәйран калган һәм аны юмарт бүләкләп, кайтарып җибәргән, ди.