Табигать – туган йортыбыз
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып , җырлар , шигырьләр язалар.
Илсөяр Гайнетдинова |
Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслектә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә . Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне , киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлатсак, аны югалтмыйча, тагын да баету безнең бурычыбыз.
Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.
Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк.