Сөембикә бәете

СӨЕМБИКӘ БӘЕТЕ

(Казанны, алган көйгә)


Тәкъдирдән бәндә узмый, бер хода түзгәнгә

Әҗрен хода биргүче казага түзгәнгә.

Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,

Ата-ана дәүләтен китмәс диеп белгәнмен.

Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,

Бу кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,

Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым?

Унсигез яшьләрем тулган чакларымда

Хан хатыны булдым мин ата-ана хакларында.

Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем,

Казанның яшь ханы Җангали булды ирем.

Җангали хан мәкътул бер залим кулындан,

Бәндәгә казалар очрыйдыр юлындан.

Ханбикә булгачдин, ике ел торгачдин,

Тол калдым кайгылы, хан дөнья куйгачдин.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Сылу чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым?

Кырымлы Сафагәрәй Казанга хан булды,

Өч хатыны булса да, дүртенчегә мине алды.

Дөньялар хафалы, замана буталды,

Казанга күрше падишаһлар күз салды.

Казан эче тынычсыз, дошман бары беленә,

Дәүләте бар кешеләр керә кеше теленә.

Сафагәрәй вакытында бик күп булды сугышлар,

Һәркайдан яу килгәчдин авыр булды сулышлар.

Гомерем үтте ундүрт ел Сафагәрәй хан белән,

Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән.

Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,

Шул тынычсыз вакытта Сафагәрәем вафат.

Ике яшьлек угылым, күзем нуры, колыным,

Үтәмешгәрәем калды ятим, былбылым.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,

Үзем дә тол, угылым ятим, кайда минем тыныч вакытым?

Мәскәү ханы Казанны алмак була үзенә,

Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүзенә.

Мәскәү ханы үгетли картны, яшьне, егетне,

«Бирелегез миңа», ди, «тотармын җәбер итми».

Морзалар сүз аңламый, көчләре аз сугышка,

Ничә кабат сүз бозып, барды алар солыхка.

Солых шартын тагын да бу морзалар боздылар,

Нугай, Кырым, Казанлылар төрле җиргә туздылар.

Хан урынына хан булып торалмадым пан булып,

Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып.

Башкара алмыйм эшне, тыңлата алмыйм кешене,

Һәркайсысы белгән булып йөреттеләр эшне.

Хан кабере өстенә кордырдым таш манара,

Дидем: «Үзем үлсәм дә, исемем күп елга бара».

Манараны коргачдин көнләштеләр халемә,

Мәскәүгә хат яздыра шул көндәшем—залимә.

«Сугыш өчен Сөембикә манараны салды», дип,

Тагы язган: «Кырымнан яңа гаскәр алды», дип.

Миндә ул ният булмады, мин сугыш теләмәдем,

Морзаларның юк фикерен күземә дә элмәдем.

Морзаларга мин әйттем, Мәскәү белән белешик,

Һичбер җәбер итмәсә, буйсыныйк та килешик.

Инде алай булмаса, көчле белән көрәшмик,

Солых бозмыйк, мал бирик, сугыш диеп сөйләшмик.

Тыныч торсак, күп еллар каннарыбыз түгелмәс,

Мәскәү берлән сәүдә кылсак, дәүләтебез кимемәс.

Бу сүземне морзалар һич тә кабул күрмәде,

Ни кадәрле әйтсәм дә, бер сүзем дә кермәде.

Мәскәү әйтә: сугышмагыз, мин Казанны алырмын,

Рәнҗемәгез, ахырында яхшы ук җәфа салырмын.

Шуны ишеткәч, Кырымга китәргә дә уйладым,

Күрәчәкләр булганга, кабул түгел теләгем.

Карыштылар морзалар, Мәскәү сүзен алмыйлар,

Каршылыкны Мәскәүләр миннән диеп аңлыйлар.

Казан—Мәскәү арасында тагын бер сугыш булды,

Җиңелгәчтен казанлылар, солыхка киңәш кылды.

Мәскәү соңгы солыхны башкаларга яд кыйлган,

Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт кыйлган.

Казандагы кенәзләр үзе тыныч булырга,

Һәр каюсы кул куйганнар мине әсир кылырга.

(Әмер) булды китәргә, көймәләргә җитәргә,

Күзләремдин нур китте, белмим нихәл итәргә.

Мине тотып ике адәм утырттылар арбага,

Тәхет, бәхет калдырып, көймә янына бармага.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Күңелем моңлы, йөзем сары, күзем яшьле, әсир вакытым.

Күзем салдым халыкка, күбе җылап озата,

Кайсылары: «Мәскәү ханы рәхимле»,—дип юата

Шәһәр тәмам гүлидер, җылау-сыктау тавышы,

Миңа төшкән кайгылар—морзаларның табышы

Уйлап алдым: кыямәт купканмы әллә бүген дип,

Тагы уйладым, җылаучылар минем кебек түгел дип.

Барып җиткәчдин дәрьяга, кереттеләр көймәгә,

Газиз телләрем бәйләнде, белмим ни сүз димәгә

Кайсы әйтәдер «әлвидаг», кайсы әйтәдер «әлфирак»,

Мин әйтәмен: «Бәхил булың, киттем инде бик ерак».

Халык калды җыгылып, һушсыз булып биректә.

Көчле адәмнәр нишләми, булганнары иректә.

Волгига чыкканда, карадым мин калага,

Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.

Дидем: «Мескен Казаным, төште таҗың башыңнан,

Калдың бүген дәүләтсез чишмә агар яшеңдән

Кайда калды шатлыгың, кайда сәнең байлыгың?

Күрер күзгә билгеле хәзер кол, гидайлыгың.

Бушап калды сараең, нурың китте үзеңдин»,—

Дип җылап, Казанны югалттым мин күземдин.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Хансарайда торган идек, бүген булдык әсир, ятим.

Манарам күренде күп җирләргә җиткәнче,

Тагын да бер җыладым хәлләрем беткәнче.

Дидем: «Ярабби, манарам, белмисен, канда барам!

Калдырдым инде сәни, тәкъдиргә юкдыр чарам.

Хан өстенә корылдың, таштандыр сәнең җисмең,

Җимерелгәнче йөрермез исемем белән һәм исмең».

Шулай сөйләп барганда, манарам да җугалды,

Җугалуга сәбәп шул—көймә бик күп юл алды.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Күңелем моңлы, күзем яшьле, үзем әсир, угылым ятим.

Көймә китте кузгалып, карчыгадай кошны алып,

Миндәй гарип бичарадин гакылны, һушны алып.

Бара торгач без җиттек Зөя дигән калага,

Килде андагы баяр, морза безне күреп калмага.

Барып җиткәчдин Зөягә, анда без өч көн тордык.

Чыкмадык без бер җиргә, көймә эчендә утырдык.

Андин киттек Мәскәүгә күреп сәфәр михнәтен,

Әсир булып барабыз күрми дөнья зиннәтен.

Күп заманнар баргачдин, Мәскәүгә барып җиттек.

Бу бәхетсез башларга ни була дип без көттек.

«Кызлар мәйданы» дигән бер урынга илттеләр,

Бераз карап торгачдин, безне йортка керттеләр.

Кергән йортка каравыя куйдылар бер ун кеше,

Чыгармыйлар, йөртмиләр һәм кертмиләр бер кеше.

Көн дә уза, төн дә уза, хәсрәтдин тәнем»сыза,

Ике баяр килгән бер көн, берсе: «Айда!»—дип кул суза.

Әсир булгач ни чара? Кузгалдым мин, бичара,

Балам белән икебезне кая алар алып бара?


Барып кердек зур йортка, эчендә аның хансарай,

Күп кешеләр җыелган, барысы да безне карай.

Падишаһ да шунда үзе, миңа әйтә бер сүзне:

«Балаң монда асралыр, иргә бирәм мин сезне»,—

Диеп. Шунда баламны кулымдин да алдылар.

Әсирлектән янган идем, тагын утка салдылар.

Ишеттем мин баламны поплар алганнар диеп,

Гакылы да юк сабыйны диннән чыгарганнар дип.

Сөембикә атым, нугай затым, калды минем хан дәүләтем,

Күңелем моңлы, күзем яшьле, калдым ялгыз, әсир, ятим.

Мин киткәчдин, көндәшем, китте инде дип Сөембикә,

Үзенә ир кайгыртып, булмак булган ханбикә.

Халык белән киңәшеп, Астархандин хан алган,

Яшь кенә кенәз икән, исеме Ядегәр хан булган.

Көндәшем ханга барган Казанны һәм тотам дип,

Дөнья әйткән: «Ашыкма әле, сәни дә утка атам»,—дип.

Шул елны ук мине дә падишаһ бирде бер ханга,

Касимдагы Шәехгали, Казанга дошман җанга.

Мине алгач, сугышка әмер булды барырга,

Мәскәүләр белән бергә Казанны һәм алырга.

Сөембикә атым, нугай затым, кайтса да шул хан дәүләтем,

Казаным юк, күңелем моңлы, онытылмый һич хәсрәтем.

Шәехгалиләр барганлар, Казанны һәм алганлар,

Мине саткан морзаларның башын җиргә салганлар.

Ядегәр белән көндәшем тагы да кулга төшкән,

Мине яндырган утта үзе дә яхшы пешкән.

Гарип балам Үтәмеш тә алты яшенә җитте,

Фани дөньядан үтте, андин бер кайгым бетте.

Дөньяга килгән адәм кайгы күрмичә тормый,

Дөньяда шат йөргәннең дә тупракдыр ахыр урыны.

Сөембикә атым, нугай затым, күзем яшьле, юк рәхәтем,

Күрдем михнәт, чиктем газап, онытылмай һич хәсрәтем.

Искәрмәләр

үзгәртү

тәкъдир—язмыш, күрәчәк

мәкътул—үтерелде

залимә—мәрхәмәтсез хатын

дәрьяга-елгага

әлвидаг, әлфирак—хушлашу сүзләре

бирентә-яр буенда

Волгига—Идел елгасына

гарип бичарадин-җәберләнгән, чарасыз калган мескеннәр

падишаһ—Явыз Иван

көндәшем-шул ук Хөршид-ана булса кирәк

гарип-монда: җәберләнгән, кимсетелгән мәгънәсендә