Су анасы

Габдулла Тукай

Тулы исеме Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист
Сайт Тукай сайты

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.


Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,


Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.


Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.


Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.


Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,

Шунда яр буендагы куе агачларга посып.


Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.


Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.


Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.


Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.


Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—

Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.


Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!

Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»


Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;

Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.


Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,

Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!


«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» —

бертуктамый этләр өрә;

Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.


Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.


Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;

«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.


Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;

Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни...

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.


Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;

Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.


Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.

Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:


— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!


— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!


Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;

Калтырыйм, куркам:

«Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»


һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;

Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.


Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,

Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.


Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине!


Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.