(Лермонтовтан үзгәртелгән)
Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше,
Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше —
Күңле бозланган кешедер: һич тагын бер кат сөймәс,
Инде ул беркем өчен дә гамь йимәс һәм «Аһ!» димәс.
Бетте әүвәлге очынмаклар, — авыр ул гер кеби;
Һич эчелмәскә мәхәббәткә йомылган керпеги.
Сүзләре салмак аның — койган кеби кургаш белән!
Күзләре инде юешләнми аның күз яшь белән.
Һәрвакыт ул инде ялгызлык сөя, золмәт сөя;
Бер пигамбәр яки бер дәрвиш кеби — газләт сөя.
Файдасы юк төрле хиссият уты берлән янып,
Күңле калган көл-күмергә әйләнеп, хиссезләнеп.
Мисле шул: урман эчендә бер яшен суккан агач,
Бер хәятының суы коргач, юешлек булмагач, —
Инде ул мәңге тамыр җәймәс, ботакланмас тагын;
Бер янып сүнде — икенче кәррә ярмас яфрагын.