Сандугач

(Украин халык әкияте)


Бер заман бер пан сандугач тоткан да, аны читлеккә ябарга теләгән.

Ә кошчык аңа әйтә икән:

— Җибәр мине, мин сиңа яхшы киңәшләр әйтәм, бәлки, ярап куяр.

Шуннан бай сандугачны җибәртергә булган. Менә сандугач беренче нинди киңәш биргән:

— Үткән эшкә, пан, беркайчан да үкенмә. Икенчесе:

— Акылга сыймас сүзгә ышанма.

Бай әфәнде бу киңәшләрне ишеткәч, сандугачны коткарган. Сандугач очып киткән дә әйткән, ди:

— Их, мине җибәреп начар эшләдең бит, бай. Белсәң иде миндә нинди хәзинә барын. Минем эчемдә зур асылташ бар. Син аны алсаң, тагын да баер идең.

Бай моны ишетеп бик нык үкенгән, хәтта сандугачны тотарга җилпенеп тә караган. Сандугач байга әйткән:

— Мин хәзер, бай, синең саранлыгыңа да, наданлыгыңа да төшендем. Үткәнне кире кайтарып булмавына үкендең. Минем ахмак сүзләремә дә ышандың! Кара, нинди кечкенә бит мин. Мин кечкенә кошның эчендә ничек зур таш булсын ди?

Сандугач шулай дип әйткән дә очып та киткән.