Салам эшләпәләр

(Япон халык әкиятләре)


Борын-борын заманда бер авылда карт белән карчык яшәгән. Алар бик ярлы булганнар.

Менә иске елның соңгы көне килеп җитә. Күрше йортлардан тук-мак белән “бум!”да “бум!” дип, пешкән дөге изгән тавышлар ишетелеп тора. Аннан Яңа ел сые — моти көлчәләре әзерлиләр.

— Карчык, тукмак тавышларын ишетәсеңме? — ди карт, елмаеп. — Бәйрәмгә көлчә әзерләгән вакытны бигрәк яратам инде!

Ә боларның өендә нибары бер уч дөге калган икән. Ул исә бер генә көлчәгә дә җитми.

Картлар уйлыйлар-уйлыйлар да, ул бер уч дөгене тычканнарның ач балаларына ашатырга булалар.

— Ә без синең белән, картлач, Яңа елны дөгесез дә каршыларбыз, — ди карчык. Алар әнә шундый бик юмарт булганнар.

Карт тычкан оясына күз сала да:

— Яңа елга көлчә пешерәсегез килмиме? — дип сорый.

— Рәхмәт, бабакай, — дип чыелдаша тычканнар. — Без дөге көлчәсен бик яратабыз.

— Менә шәп булды! — ди карчык. — Картлач, безгә дә Яңа елны ничек булса да каршыларга кирәк инде!

Алар дөге саламыннан эшләпәләр үреп сатып, шул акчага көлчәләр сатып алырга булалар. Картлар эшкә тотына, ә тычканнар аларга ярдәм итеп, салам биреп торалар.

Биш салам эшләпә үрелеп җиткәч, карт аларны аркасына ипләп урнаштыра да, шәһәргә юнәлә.

Карт басу капкасын чыгуга, кар каплаган дзидзо (балаларны һәм юлчыларны яклаучы тәңре) алиһәләренең сыннарын күреп ала.

“Мескеннәр! Бик туңгансыз, ахрысы!” — дип уйлый карт һәм таш һәйкәлләрнең башларыннан һәм җилкәләреннән ипләп кенә карларны сыпырып төшерә.

Аннары гыйбадәт кылып, аллаларга мөрәҗәгать итә:

— Ел буена ярдәмегездән ташламавыгыз өчен рәхмәт яусын сезгә! Яңа елны да әйбәт каршыларга булышсагыз иде! — ди дә, юлын дәвам итә. Ә дзидзо сыннарының алтысы да ул киткән якка карап, тезелешеп басып кала.

Ниһаять, карт шау-шулы шәһәргә килеп җитә һәм:

— Эшләпәләр, салам эшләпәләр! — дип кычкырып, кешеләргә товарын тәкъдим итә.

Ләкин Яңа ел мәшәкатьләренә чумган кешеләр аның яныннан ашыгып узып китә торалар. Картка да, аның эшләпәләренә дә әйләнеп тә кармыйлар. Карт, бер нәрсә дә сата алмыйча, өенә кайтырга җыена.

Авылның басу капкасына җиткәнче эңгер-меңгердә карлы юлдан озак кайта ул. Таш сыннар кар астында калып, шул килеш басып торалар икән.

— Бөтенләй туңып беткәннәр! — ди дә карт, аларның һәркайсына салам эшләпә кидертеп куя. Тик аптыраш! Картның эшләпәләре бишәү генә, ә дзидзолар — алтау! Нишләргә? Бераз уйланып тора да, башындагы сөлгене алтынчы дзидзога бәйләп куя. “Менә хәзер аларга аз булса да җылырак булыр, — дип уйлый карт. Үзенең дә җаны бераз җылынып киткән кебек була.

— Карчык, мин кайттым! — ди ул, өенең бусагасына килеп җиткәч.

— Мескенкәем минем, арыгансыңдыр, туңгансыңдыр инде, — дип, кызганып каршылый аны карчык.

Карт аңа берсен дә яшермичә башыннан үткән маҗараларны сөйләп бирә.

— Син бик дөрес эшләгәнсең, — дип, аның күңелен күтәрә карчык. — Аллалар шатлансыннар, безгә дә яхшы Яңа ел теләсеннәр. Төн җитә, карт белән карчык йокларга ята. Кинәт урамда ниндидер тавышлар ишетелә. Кемдер көпшәк кар өстеннән авыр әйбер тартып килгән кебек тоела.

— Эй-са, ёй-са! Эй-са, ёй-са! Бер-ике — күтәрдек! Бер-ике алдык!

— Болай соңлап кем йөри икән? — дип, карт тәрәзәдән караса, чанада авыр йөк тартып баручы алты дзидзоны күреп ала бу. Карчык белән урамга йөгереп чыксалар, аларны тәңреләр калдырган бүләкләр генә көтеп тора икән. Ни генә юк ди анда: бер капчык дөге дә, яшелчәләр дә, башка бик күп тәм-томнар да...

— Без сезгә бик рәхмәтле! Бу кадәр мәшәкатьләнмәскә иде! — дип, карт белән карчык рәхмәт әйтмәкче булалар, тик еракта ашыгып китеп баручы аллаларның сыннарын гына күреп калалар.

Менә Яңа елның беренче иртәсе дә килеп җитә. Карт белән карчык дзидзолар калдырган азык-төлектән бик бай итеп табын әзерли.

— Ах, нинди тәмле! Тәңреләргә рәхмәт яусын! Алар аркасында Яңа елны менә ничек шәп итеп каршыладык! — диләр алар.