Сак-Сок

(бәет)


Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,

Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.


Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,

Сак белән Сокның бәетен ишет.


Әнкәй орышты тимер ук өчен,

Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.


Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан,

Әнкәй каргады безне ачудан.


Самовар куйды, чәйләр эчерде,

Эчеп бетергәч, каргап очырды.


Яңа туңымны ботак ерткандыр,

Гомрем беткәнгә, нәфсем тарткандыр.


Әткәй калдырды, өйдә торсын, дип,

Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип.


Кыйбла ягыннан җилләр исәдер,

Безнең ризыкны әнкәй кисәдер.


Бардык урманга, җыйдык карлыган,

Без ятимнәрне әнкәй каргаган.


Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,

Үзебез туганчы тәкъдир язмышы.


Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без,

Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без.


Су буйларында бик күп йөрдек без.

Сак-Сок булгачтын, дөнья гиздек без.


Чыктык басуга, урак урырга,

Ходай язгандыр шулай булырга.


Кистем пар нарат яңа ызбага,

Ике күземнән канлы яшь ага.


Су буйларында бала үрдәкләр,

Искә төшкәндә өзелә үзәкләр.


Аклы күлмәкне туя кимәдем,

Газиз әнкәмне туя күрмәдем.


Бер ел тулганчы кайтам, дип йөрдем,

Бер ел тулгачтын, өметемне өздем.


Урыныбыз урман, икебез туган,

Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.


Өйгән кибәнне җилләр тарата,

Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.


Кояш чыкканда кан тула күзгә,

Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.


Бардым урманга, кистем пар каен,

Газиз әнкәмне сагынам көн саен.


Мамык эшләпә алып кайтыгыз,

Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез.


Яңгыр явадыр, әнкәй, башыма,

Елап килдек без әнкәй каршына.


Әнкәй елыйдыр, ник каргадым, дип,

Сак-Сок йөридер, харап булдык, дип.


Бардык урманга, җиләкләр пешкәч,

Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.


Кара карлыгач, сары сандугач,

Әнкәй, елама, үзең каргагач.


Болай булдык без: каргыш тәдбире.

Елама, әнкәй,— ходай тәкъдире.


Калган киемне алып куярсың,

Исеңә төшкәч, алып иснәрсең.


Бик күп еласаң, китапка кара,

Безне сагынсаң, Сак-Сокка кара.


Китап укырсың, гыйбрәт алырсың,

Кошлар үткәндә карап калырсың.


Имезгән сөткә, әнкәй,өрсәнә,

Кыямәт көндә бәхил булсана.


Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,

Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем.


Мамык эшләпәм җилгә очырдым,

Ике баламны каргап очырдым.


Мендем ботакка, карадым як-якка,

Ике баламны каргадым юкка.


Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,

Ике баламның калмады берсе.


Моңлы моңлансын, зарлы саргайсын,

Балаң очырдың, кемгә еларсың.


Мәдрәсә-мәсҗед, пыяла ишек,

Сак белән Сокның бәетен ишет.


Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,

Анадин тугач, тәкъдир язмышы.


Идел буенда диңгез камышы,

Кара урманда Сак-Сок тавышы.


Сары күлмәгем һич тә кимәдем,

Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.


Җәй көннәрендә сайрый сандугач,

Әнкәй, елама, үзен каргагач.


Якты дөньяны күрми калабыз,

Каргады безне газиз анабыз.


Әткәй калдыргач, өйдә калдык без,

Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без.


Йокыга киткәч, бер төш күрдек без,

Җәй көннәрендә ялгыз йөрдек без.


Су буйларында балалы үрдәк,

Исемә төшкәч, өзеләдер үзәк.


Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,

Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.


Ишегалдында җиктем пар карат,

Әнкәй каргагач, яралды канат.


Бардым урманга, сайрый сандугач,

һушларым китте эзләп булмагач.


Күз яшьләремнең калды яртысы,

Ике баламның калмады берсе.


Әнкәй, токмачны үзең күп иттең,

Әткәй кайтканчы, безне юк иттең.


Әткәмез калды безнең мәчеттә,

Без тилмерәбез икебез читтә.


Яшел путамны урый белмәдем,

Өйдән чыкканда, сау бул, димәдем.


Әнкәй, кер юдың суның буенда.

Сак-Сок булыр дип юктыр уеңда.


Бардым урманга, бастым баланга,

Балам кычкыра кара урманда.


Ишегалдымда имән дугасы,

Әткәй, елама — әнкәй догасы.


Элекке көнне икәү уйнадык,

Әнкәй каргар дип, без уйламадык.


Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?!

Турыңнан очтык, әткәй, күрдеңме?!