Нәсихәт (Тукай)

Нәсихәт
АВТОР Габдулла Тукай

Нәсихәт


Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,
Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама.

Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — алланың колы;
Кул суза, мискин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы.

Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.

Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!

Булса — бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын,—
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр-Ильяслыгын! *

Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» — кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенең хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр-Ильяс булмасын!»— дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды, (Г. Тукай искәрмәсе.)


?