Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур? (риваять)

Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар. Яшь балалар да, таза, көчле ир-егетләр дә, картлар да кырыла гына икән. Кешеләр бу афәттән ничек тә котылырга белмәгәннәр. Бу вакытта кешеләр арасында бик батыр егет яшәгән икән. Ул халыкның кайгы-хәсрәтенә карап түзеп тора алмаган. Ата-анасының фатихасын алган да тереклек суы эзләп чыгып киткән. Ай киткән, ел киткән, бик озын юллар, кара урманнар, биек таулар үткән, киң диңгезләр кичкән. Шулай йөри торгач, ул бер иркен сахрага килеп чыккан. Бу дию пәриенең патшалыгы икән. Йөри торгач бу бер матур сарай күргән. Егет туры сарайга карап юл тоткан. Аны анда бик гүзәл кыз каршы алган. Бу — дию пәриендә тоткынлыкта яшәүче кыз икән. Ул егеткә:

— Тиз генә кит моннан,— дип ялына башлаган.— Дию пәрие кайтса, икебезне дә харап итәр,— ди икән. Егет үзенең нинди эш белән йөрүен сөйләгән:

— Сусыз мин бер кая да китмим,— дигән.

Кыз моны бер чишмә буена алып барган. Чишмәнең тирә-ягы яшел үләннәр, матур чәчәкләр белән бизәлгән, агачларда кошлар сайрый икән. Бу тереклек чишмәсе була. Егет савытын тутырып су ала да, кыз белән саубуллашып, юлга чыга. Кыз аерылганда моңа көзге белән кайрак бирә. Алар тылсымлы көчкә ия икәннәр. Азмы-күпме юл үткәч, дию пәриенең үзен куа чыкканын сизенә башлый. Менә ул килеп җитеп, менә-менә тотып та алыр кебек. Егет шул вакыт артына борылып көзге ташлый, шул урында зур диңгез хасил була. Дию пәрие тагын да куып җитә башлый, егет тагын артына борылып кайрак ташлый һәм ике арада биек тау хасил була. Егет тагын хәтсез юл ала, кешеләр кырына да кайтып җитәргә ерак түгел инде хәзер. Ләкин дию пәрие аны бу юлы куып җитә. Егет дию пәрие белән алыша башлый. Алыша-алыша алар бик күп агачларны сындырып бетерәләр. Менә дию кылычы белән егетнең кулына суга. Егет кулындагы савыт төшеп ватыла, ә суы чыршылар өстенә түгелә. Менә шуннан инде чыршылар мәңге яшел, матур булып калалар.