Мәктәп
АВТОР Габдулла Тукай

Мәктәп


Мәкаль бардыр: "Урыс байса — сала аулында дәү чиркәү;
Татар байса — хатын асрый, була хатыны өчәү-дүртәү".

Гүзәл тәфсир кыйлынса, бу мәкальдән ушбудыр матлаб:
"Урыс байса — сала чиркәү, вәләкин әүвәле — мәктәп".

Казан

Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.


?